Сочинение. Хәзерге вакытта Ватанны саклау традицияләре.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie._hzerge_vakytta_vatanny_saklau_tradiciyalre.rmil_.doc | 88.5 КБ |
Хәзерге вакытта Ватанны саклау традицияләре.
Күптән түгел 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне булып узды. Абыйлар, әтиләр, бабайлар бәйрәме ул. Алар саклаган безнең Туган илебезне. Бөек Ватан сугышы кырларында, Совет Армиясе сафларын-да… Бигрәк тә безнең малайларыбыз, егетләребез өчен истәлекле көн бу. Чөнки иртәгә Ватаныбызны алар саклаячак . Солдат булып, кулла-рына корал тотып. Аның өчен алар иң элек Туган илебезнең патриот-лары булып үсәргә тиеш. Кызганыч, Туган илне ярату төшенчәсе элеккеге белән чагыштырганда шактый үзгәргән. Чөнки дөнья үзгәргән, илебез үзгәргән, бүгенге Россия дә хәзер бөтенләй башка ил. Советлар Союзы җимерелгәннән соң, тарихи кыйммәтләр алышынган, халыкларның үзара мөнәсәбәтләре, дуслык, туганлык төшенчәләре үзгәргән. Безгә үрнәк булган бик күп шәхесләр халык дошманнарына әйләнгән, ә ул чакта дошман дип йөртелгәннәр бүген геройлар булган-нар да куйганнар. Өлкән буын – безнең әби – бабайларыбыз Советлар илен, үзләренең комсомол, пионер чакларын сагына, ул чакта барысы да әйбәт иде дип исәпли. Бүгенге сәясәтчеләр исә ул вакытларда барысы да начар иде, хәзер безнең яңа Россиядә тормыш яхшырак дип исбатларга тырыша. Кемнәр хаклы да, кемнәр ялгыша соң? Бу бик бәхәсле сорау. Шуңа күрә дә бүген бездә, яшь буында, патриотик хисләр тәрбияләү үтә дә катлаулы проблема. Бу хакта безнең җитәкче-ләр, әлбәттә, уйлана, уңай шартларны да булдырырга тырыша,минемчә.
2011 нче елдан башлап, мәсәлән, 2011-2015 нче елларга исәпләнгән “Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” програм-масы эшли башлады. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү макса-тыннан бик зур эшләр эшләп булачак, минемчә. Әйтик, чын мәгънә-сендә яхшы, сыйфатлы кинофильмнар төшерергә булыр иде. Үрнәк тә бар: күптән түгел генә зур экраннарда “Брест крепосте” кинофильмы күрсәтелде. Архив документларына нигезләнеп эшләнгән ул фильм сугышның чынбарлыкта ничек булганын аңларга ярдәм итә. Киноны караганнан соң миндә бабайларыбызның батырлыгына соклану хисләре уянды, Туган илгә мәхәббәт хисләре артты. Менә шундый кинолар кирәк безгә. Югыйсә, хәзерге киноларның күпчелегенең бернинди дә тәрбияви рольләре юк бит. Атыш та суеш, урлашу да баю… Кино-ларның төп геройлары — бандитлар, караклар… Бүген без, балалар, шулардан үрнәк алып үсәргә тиешмени?..
Аяз бүген безнең күгебез,
Солдат абый сакта торганга.
Тыныч бүген безнең көнебез
Батыр халкым минем булганга.
Солдат абый сакта торса гына
Тыныч була безнең балачак.
Горур, батыр халкым булса гына,
Һәр туар таң аяз булачак.
Туган илне ярату, әлбәттә, гаиләдән, туган нигездән, туган авыл-дан башлана. Әти-әниеңне, туганнарыңны , авылдашларыңны яратсаң гына үз Ватаныңны яратырга мөмкин. Үз халкың өчен янып яшәсәң ге-нә, аның тарихын белсәң генә күңелдә патриотизм хисләре уяначак.
Минем яшьтәшләрем арасындагыларның күбесе Бөек Ватан сугышы кайчан башланганын да белми. Анысы гына ярый әле, алар хәтта ата-бабаларының кем белән сугышканнарын да әйтә алмыйлар! Үз тари-хыңны да бөтенләй белмәгән килеш, әлбәттә, патриот була алмыйсың. Шуңа да карамастан, күңелләребезне төшермибез, изге эшләребезне дәвам итәбез: сугыш һәм тыл ветераннарына тимурчылыкка йөрибез, укытучыларыбыз алар белән очрашулар үткәрә, ел саен авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл янында “Хәтер вахтасы” оештырабыз, бәйрәм кичәләре, 9 нчы Май тантаналары булып тора. Менә бу чаралар малайларны һәм кызларны чын патриотлар итеп тәрбияли, минемчә.
Әмма бездә патриотик хисләр тәрбияләүне дәүләт үзенең иң зур бурычы дип исәпләргә тиеш. Гаиләдән, балалар бакчаларыннан, мәктәптән башланса гына бу изге эш үз максатына ирешәчәк. Бу мөһим эш белән радио-телевидение дә, газета-журналлар да, театрлар да, шулай ук язучы-әдипләр дә, башка иҗат кешеләре дә турыдан-туры шөгыльләнергә бурычлылар. Мин яратып укый торган “Сабантуй” газетасы нәкъ менә шушы вазыйфаны башкара да: аның һәр санында балаларны патриотик рухта тәрбияләү ярылып ята. Һәрбер язма бала-ларны әйбәтлеккә, игелеккә, матурлыкка өндәүгә юнәлтелгән. “Сабан-туй”ның төп бурычы — Татарстаныбызның, татар халкының лаеклы улларын, кызларын тәрбияләп үстерү! Ә патриотик тәрбиягә нәкъ менә үз милләтеңне, туган телеңне ярату да, өлкән буынга хөрмәт тә, халык-лар дуслыгы да, спорт белән шөгыльләнү дә, рухи һәм физик тәрбия дә керә. Шуларны күреп үскән, шуларны белеп, аңлап, үзләре дә шундый булып үскән малайлар гына Ватаныбызның чын патриотлары булып үсә алалар. Алар гына чын солдат була алалар! Язмамны түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Ватаныбызны саклау —
Егетләрнең бурычы.
Яшьтән шөгыльләнеп кенә
Арта аларның көче.
Һәрбер егет яшьтән үк
Спорт белән дус булсын,
Көчләре ташып торсын,
Беләкләре нык булсын.
Туган якны, Ватанны
Сез сакламый , кем саклар?
Әнкәйләрнең, барыбызның
Өметләрен кем аклар?
Разлука
Лиса Лариска и белка Ленка
Рисуем кактусы акварелью
Лиса-охотница
Снежный всадник