Азнакай муниципаль районы
Сәпәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
V сыйныф укучысы
Хөсәинова Инзилә Заһир кызының
шигъри тәлгәшләре
Вложение | Размер |
---|---|
inzil_hosinova._aznakay_rayony_spy_mktbe._5_nche_syynyf.doc | 35.5 КБ |
Азнакай муниципаль районы
Сәпәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
V сыйныф укучысы
Хөсәинова Инзилә Заһир кызының
шигъри тәлгәшләре
ҖИТӘКЧЕ: ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ КАШАПОВА
ФИРҮЗӘ ФӘНИЛ КЫЗЫ
2012 нче ел
Әни.
Әни бит ул - иң кадерле кеше,
Әни бит ул - иң-иң сөйкемле.
Әни кирәк һәр балага һәр адымда
Әниләрсез яшәү авыр дөньяларда.
Гафу ит син мине, әнием,
Рәнҗеткән булсам әгәр,
Начар сүзләр әйтеп йөрәгеңә
Ут салган булсам әгәр.
Бик күп булдым чит җирләрдә
Авыр икән ялгыз яшәргә.
Әнисез дә, әтисез дә яшәп булмый
Менә шуны кирәк аңларга.
Көз.
Килеп җитте ямьле көз,
Агачларда сары төс.
Китәбез дип чыркылдый
Баганада күчмә кош.
Көннәр бик тиз кыскарды,
Ә төннәр озынайды.
Көзнең килеп җитүен
Бар җиһан белеп алды.
Көзнең кыска көннәре
Сизелми дә үттеләр.
Кошларга китәр чаклар
Инде килеп җиттеләр.
Очып китте торналар,
Калды бары каргалар.
Кыш җитүгә сөенәләр
Җирдәге бар балалар!
Туган авылым - Сәпәй.
Туган авылым минем Сәпәем
Синең кочагыңда үсәмен.
Онытмамын сине беркайчан да
Киткән чакта хәтта еракларга.
Челтерәп аккан чишмәләрең
Үзенә гел тартып тора.
Ал чәчәкле болыннарың
Бик күпләрне шаккаттыра.
Киң иген басуларында
Җәйрәп ята игеннәр,
Басуларда тырышып эшли
Безнең әти-әниләр.
Ерак түгел авылыбыздан
Күренеп тора Чатыр - тау
Гүзәллегенә таң калам,
Горурланам, сокланам.
Җиләк җыеп хозурланам
Аның итәкләреннән.
Суырлар шаярып дәшә
Чокыр - тишекләреннән.
Авылымның тырыш халкы
Җырга-моңга бик оста.
Бәйрәмнәр күңелле үтә
Дуслар җыелып килсә.
Кошларның шат авазлары
Ишетелә һәр җирдән,
Кайта алар сагынышып
Безнең якка чит илдән.
Авылыбызда һәрчак туйлар
Шаулап, гөрләп үтәләр.
Уңган килен һәм кияүләр
Тигез гомер итәләр.
Еллар тыныч, имин булсын,
Аяз булсын күгебез.
Балаларның шат җырына
Күмелсен авылыбыз.
Тату гаилә.
Гаилә тату булсын өчен,
Өйдә тынычлык кирәк.
Шуның өчен һәркемнең дә
Ашкынып тибә йөрәк.
Һәркемнең дә үз эше бар
Өйрәтергә кирәкми.
Эшләмичә өйдә яту-
Беркемгә дә килешми.
Уку өчен мөмкинлек зур,
Әгәр теләп укысаң.
Зур үрләр яуларга була
Чын күңелдән тырышсаң.
Минем теләгем бик гади:
Тату булсын гаиләләр.
Пар канат астында үссен
Яңа туган бәбиләр!
Минем апам.
Минем апам Зөлфирә
Ул бар нәрсәне белә,
Бик тә яхшы укыган
“4”ле гә һәм “5”ле гә.
Хәзер менә кияүдә ул
Бары тик өйдә тора.
Керләр юа, идән себерә,
Бәби белән утыра.
Безгә килеп китәргә дә
Минем апам өлгерә.
Барысын да җыя – юа,
Күз иярми, күр генә!
Минем дә апам кебек
Өлгер буласым килә.
Әниләрне шаккатырып,
Үсеп җитәсем килә.
Кто грамотней?
Кто самый сильный?
Сила слова
Сочини стихи, Машина
Астрономический календарь. Январь, 2019 год