Конкурс " Парклар маршы "
Вложение | Размер |
---|---|
skazka.doc | 32 КБ |
Әтнә муниципаль районы
Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе
Әкият “Энҗе чәчәк”
“Парклар маршы” конкурсына
(лукоморье номинациясе)
Автор: Газизова Зөһрә, 4сыйныф
Җитәкчесе: Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы
2012 ел
Борын-борын заманда Ашыт елгасы буенда урнашкан Әйшияз исемле авылда эшкә уңган, тырыш халык яшәгән. Алар җәй көннәрендә җиләкләр җыйганнар, кышкы озын кичләрдә палас сукканнар, чабата үргәннәр.
Менә шул авылда үзенең әтисе, үги әнисе белән Ландыш исемле кыз яшәгән. Кыз әтисен бик яраткан, үги әнисен дә хөрмәт иткән. Ә үги әнисе кызны бер дә яратмаган. Менә беркөнне ул үги кызын Ашыт елгасы янындагы Калатауга арба тартып утынга җибәргән.
- Кара, аны, шушы арбаңны утын белән тутырмыйча кайтма,- дигән. Кыз киенеп утынга чыгып киткән. Бара- бара икән бу, көч- хәл белән барып җитә Калатауга. Арбасын куя да, моңлана-моңлана чыбык-чабыклар җыеп, арбасына тутыра башлый. Һәм ниндидер сулкылдаган тавыш ишетә. Караса, аның каршысында ак кыңгырау чәчәк үсеп утыра икән. Кыз аңа карап торган-торган да дәшкән.
- Нинди матур, нинди хуш исле чәчәк, әллә елыйсың инде? Нигә елыйсың, синең исемең ничек?
- Исемем булмаганга күрә елыйм инде мин. Безнең белән янәшә үскән барлык чәчәкләрнең, үләннәрнең исемнәре бар. Ә без исемсез.
- Әйдәгез, мин сезгә исем кушам.
Ландыш исемнәр әйткән. Ләкин ул әйткән исемнәрнең берсе дә чәчәкләргә ошамаган.
-Ә синең үзеңнең исемең ничек соң ?-дип сораганнар чәчәкләр.
-Ландыш дип йөртәләр мине хәзер. Ә минем әнием мине яратып “Энҗе чәчәгем” дип эндәшә иде,-дигән. Шулвакыт кыз кычкырып җибәргән.
- Әйдәгез, мин сезгә “энҗе чәчәк” дип исем кушам.
Чәчәкләр үзләренә кушкан исемне охшатканнар,куанышканнар, хәтта елауларыннан да туктаганнар. Ә кыз арбасын тартып, чыбык җыюын дәвам иткән.
Шул көннән соң кыз көн саен өйдәге эшләре беткәч, энҗе чәчәкләр янына барган, аларга сулар сипкән.Чәчәкләр матур булып үскәннәр.
Ләкин кызның көн дә урманга китүенә үги әнисе бик нык аптыраган. Көннәрдән-беркөнне ул кызы артыннан урманга киткән. Качып кына, кызның чәчәкләргә су сибүен карап торган. Кызның энҗе чәчәкләр белән сөйләшүеннән көнләшкән. Шуннан соң үги әнисе кызның Калатаудан кайтып китүен көтеп торган да, кыз күздән югалуга энҗе чәчәкләргә ут төрткән. Энҗе чәчәкләр күз ачып йомганчы янып беткәннәр.
Кыз икенче көнне урманга барса ни күрсен. Ул карап үстергән энҗе чәчәкләрнең берсе дә калмаган. Һәм елый-елый өенә кайтып киткән.
Өенә кайтса, үз күзләренә үзе ышанмаган. Кыз Калатауда вакытта өйләрендә янгын чыгып, үги әнисе янып көлгә әйләнгән. Шул вакыйгадан соң энҗе чәчәкләр сирәк калган һәм аларны “Кызыл китап” ка керткәннәр. Үги кыз белән әтисе калган гомерләрен бик рәхәт яшәгәннәр.
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Одеяльце
Рисуем ананас акварелью
Как нарисовать портрет?
Ласточка