Республиканский конкурс сочинений о прфессиях по номинации "Моё будущее - в моих руках" ( на родном языке, в стихотворной форме)
Вложение | Размер |
---|---|
zur_uskchten_kem_bulyrga.doc | 33.5 КБ |
Зур үскәчтен кем булырга,
Кемнән үрнәк алырга?
Сайлаган һөнәр юлыңа
Ничек тугъры калырга?
Моның өчен кечкенәдән
Кирәк хыялланырга!
Хыялыңны чын күңелдән
Тормышка ашырырга.
Бәләкәй чактан хыялым –
Тәртип сакчысы булу.
Авылымның халкына
Бары изгелек кылу.
“Стёпа абый – милиционер” мультфильмын
Карый идем яратып.
Батыр ярдәмчел абыйдан
Күз дә алмый, җан атып.
Хәзер үрнәк алыр кешем
Ерак түгел, якында.
Сезгә әйтәсе сүзем дә
Минем әти хакында.
Әтием – милиционер
Зур хөрмәткә ия ул.
Һәрнәрсәне хәл итә ул
Сабырлык, акыл белән.
Дөреслекне яклаучы ул
Таләпчән һәм бик төгәл.
Әтием аңлатты миңа
Законның ни икәнен:
“Законны хөрмәт итмәсәң,
Яшәүнең юк, - ди,- яме.
Полиция хезмәткәренең
Төп максатын бел, улым.
Законга тугъры хезмәт ит,
Булырсың син уң кулым.”
Бу дөньяда һичберәү дә
Хали түгел хатадан.
Безнең бурыч төзәлергә
Ярдәм итү хатадан.
Яшүсмерләр инспекторы булу-
Хыялым, чынга ашса.
Яшь буынга ярдәм итәр идем
Упкынга егылмаска.
Һичшиксез, ия булырмын
Мин бу бөек һөнәргә.
Тормышымны аямыйча,
Хезмәт итәрмен илгә.
Яхшы, яман төшенчәсен
Аера белсә сабый.
Акыллы карашлы адәм
Кая барса да ярый.
Тәртипсезлек, начарлыклар
Булмаса әгәр җирдә,
Яшәве булыр мәгънәле,
Күңелле – туган җирдә.
Милициям мине саклый диеп
Халык юкка әйтми шул.
Тыныч төннәр, тыныч көннәр теләп
Алар безне саклый шул.
Ышанып әйтәм, курыкмыйм:
Көчле минем теләгем.
Әтием – минем үрнәгем.
Әгәр хыялым чынга ашсамы...
Булсын иде һөнәремнән
Башкалар да канәгать.
Иңсен иде йөрәгемә
Мең рәхәт һәм мең рәхмәт.
10 нчы ноябрь – Хокук саклаучылар көне. Шул уңайдан мин әтиемне чын күңелдән һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәм, аның гел безнең белән булуын телим.
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Свадьба в Малиновке
Круговорот воды в пакете
Как напиться обезьяне?
Заповеди детства и юности