Сочинение про отца на татарском языке
Вложение | Размер |
---|---|
tiem_gorurlygym_hmthanov_nis.doc | 24 КБ |

Суыксу урта гомуми белем мәктәбе укучысы
Әхмәтханов Әнис Әдһәм улы хезмәте.
Әтием горурлыгым.
Әти-әни янда булса гына
Табып була олы бәхетне.
Әйе, һәрбер кеше бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Ләкин бәхет барлык кешегә дә тигез бирелми. Бала кайчан бәхетле була? Әлбәттә әти-әнисе янда булып,аңа 2 яклап ныклы терәк булганда бала үзен бәхетле тоя һәм бу шулай да.
Минем әтием - Әхмәтханов Әдһәм Әгъләм улы 1973 иче елның 10 декабрендә Биектау районы Чәмәк авылында Әгъләм һәм Илхамия гаиләсендә беренче бала булып дөнъяга килә. Элек бит кул хезмәте бик күп булган. Шуңа күрә әтиемә бик тиз олыларның кул арасына керергә туры килә. Яшьтән эшләп, чыныгып үсә әтием. Башлангыч белемне Ташсу башлангыч мәктәбендә ала, аннан Суксу урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач чып - чын авыл егете нишләсен, туган авылын ташлап китәсе килми аның. Тырышып, жиң сызганып колхоз эшенә керешә. Бүгенге көн дә шул туган авылында хезмәт итә. Бу тормышта ир кешенең 3 бурычы бар ди татар халкы: өй салу, уллар үстерү һәм агач утырту. Бу нәкъ тә минем әтиемә туры килгән сүзләр. Күптән түгел без яңа өй салдык. Әле кечкенә булсам да, мин дә үз көчемне куйдым өй салуда. Шушы кечкенә кулларым белән кирпеч ташыдым, нәни чиләкләр белән ком китердем. Яңа өйгә күчкәннән соң өй түренә алма агачы утыртып куйдык. Гаиләбезне тагын да түгәрәкләп 2010 нчы елда кечкенә энекәшем Рәмис туды. Шулай итеп әти үз бурычын үтәде. Үсеп җиткәч, безгә аннан үрнәк алырга инде. Безне, 2 малайны нәкъ шул эшләр көтә бит. Ә хәзер без бик күңелле һәм бәхетле итеп яшибез.Көндезләрен әтием эштә инде, ә кичләрен ул һаман безнең белән уйнарга ярата, без дә аның белән. "Качышлы", "Сукыр тәңкә", домино, шашка уеннарын бик яратып уйныйбыз.
Әтиемә һәм бөтен гаиләмә саулык, тынычлык, бәхет, шатлыклар телим. Әти-әнинең җылы канатлары астында бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын Ходай!
Ахметханов Анис.

Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Красочные картины Джастина Геффри
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Иван Васильевич меняет профессию
Ель