Боек шагыйребез Габдулла Тукайнын 125 еллыгына багышлана
Вложение | Размер |
---|---|
tukayga_iyarep.doc | 25.5 КБ |
Мәзәк шигырь.
Мин-Хөсәенова Айназ Айрат кызы. Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы. Туган елым: 20 нче апрель 2002 нче ел. Әтием - авылда мал табибы, әнием - балалар бакчасында тәрбияче. Гаиләдә әбием, бабам һәм энем бар.
Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятенә ияреп,
Куян елында әйтелгән сүз.
Сәрдегән дигән авылда
Карт, карчык гомер иткән.
Озын колак куяннан гайре
Берниләре юк икән.
Адәм булып, байлык төяп
Кайтсын бу, дип, авылга,
Озатканнар бу куянны
Казан дигән калага.
Китмәгән ул капчыгына
Кишер, кәбестә төяп,
Киткән, ди, куян туп-тулы
Омтылыш, хыял төяп.
Бу фәкыйрең Казанда да
Бик куркып яшәгән, ди.
Бүреләрдән артып калган
Ботканы ашаган, ди.
Озын колак, иренмичә,
Гыйлемгә тотынган, ди.
Карт белән карчык әйткәнчә,
Капчыгын тутырган, ди.
Бер-бер артлы, җәлләмичә,
Капчык бавын чиш кенә...
Куян бай икән акылга,
Күңелендә - хис кенә.
Ә бүреләр бу куянны
Куып җитәргә теләп,
Көн-төн чапканнар капчыкны
Кабып йотарга теләп.
Озын колак куян исән, ди,
Капчыгы да тулы, ди...
Шөкер, бүре елы түгел,
Батыр куян елы, ди.
Әкияттә сөйләнгән чор
Элекке еллар иде.
Ак тунлы куян дигәнем
Ул минем әти инде.
Әти авылны ярата
Нәк Тукай абый инде.
Ул бик-бик кирәкле кеше-
Авыру малларны дәвалый.
19 нчы февраль 2011 нче ел.
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Рисуем "Осенний дождь"
Зимовье зверей
Акварельные гвоздики
Дымковский петушок