Туган җир һәр кешегә якын. Туган яктан еракларга китсәң, сагынып дусларыңны, туганнарыңны искә төшерәсең, сагынып кайтасың. Исхакова Миләүшә дә табигатьне, туган авылын ярата, аны сагынып кайта.
Вложение | Размер |
---|---|
monda_minem_tugan_yagym.docx | 19.52 КБ |
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Сочинениеләр конкурсына
Монда минем туган җирем
Бөгелмә муниципаль районы
Зеленая Роща урта гомуми
белем бирү мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Исхакова Миләүшәнең сочинениесе.
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхуллина Р.А.
2012 нче ел
Авылым, син бөек илкәемнең,
Җанга якын газиз почмагы.
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз почмагы.
Р.Закиров
Һәр кешенең туган җире, туган йорты, туган иле бар. Кая гына бармасын, ул туган ягын сагына, аны юксына. Һич тә булмаса, торган җирен туган иле белән чагыштыра, үз тормышына туган ягының бер мизгелен сыйдырган истәлек өсти. Бу - туган якның табигатен сурәтләгән рәсем, моңлы бер шигырь юллары, яисә татарча җыр...
Туган җир үз эченә бик күп нәрсәне сыйдыра. Ул туып үскән йорт та, әти-әни белән әби-бабай да. Минемчә, туганнарын белмәгән, авылы тарихы белән кызыксынмаган кеше туган җирен дә яратмый. Мин дә авылда туганмын. Миңа да туган ягым якын.
Мин әти-әниемне, әбием белән бабамны Зеленая Рощадан башка күз алдына да китерә алмыйм. Алар монда туганнар, монда яшиләр. Алар язмышы авылым тарихына тыгыз бәйләнгән.
Татарстанның көньяк – көнчыгышында урнашкан Бөгелмә районындагы Зеленая Роща авылы - минем туган авылым. Монда мин беренче тапкыр “әни” дигәнмен, беренче адымнар ясаганмын. Дөнья белән танышу да шушы җирдән башланган.
Ак чәчәкле бакчалары, киң иген кырлары, гөмбәле урманнары, җиләкле таулары – барсы да минем туган ягым.Тау астыннан агып чыккан салкын сулы чишмәләре дә ни тора!. Кояш нурларында җемелдәгән, эсседә сусауны баскан салкын су әкрен генә җыр җырлый сыман. Кышын да җыр тынмый, дәвам итә...Изге чишмәсе булган җирдә тормыш кайный. Элек-электән килгән гадәт буенча халык су буйларында яши. Хәзер дә шулай. Авылыбызда күптән чиләкләп су ташучы юк – бөтен өйләрдә чишмә суы краннан гына ага. Барыбер чишмәләрне халкым саклый, аларны чистартып тора. Без, мәктәп укучылары, ел саен география укытучысы Новикова О.И. белән шушы чишмәләрнең тирә-ягын чистартабыз.
Авыл буйлап асфальт юл җәелгән. Мин көн саен шушы юлдан мәктәпкә барам. Көне-төне моннан машиналар эшкә ашыга. Димәк, тормыш дәвам итә.
Авылымның тирә-ягындагы урманнар кешеләрне гел үзләренә тартып тора. Минемчә, урманны белмәгән, аны яратмаган кеше бездә яши дә алмый. Урман җиләк-гөмбә белән матур. Җәен дә, язын да, көзен дә урман сине буш җибәрми. Әнә сап-сары яфрак коела. Син төсле келәм буйлап йөрисең... Ә кышын монда чаңгы юлы сызыла...
Кызганычка каршы, биредә кешенең зарары ешрак күренә башлады. Ташланган чүп-чар, ватылган шешәләр, киселгән агач ботаклары туган як табигатенең зарарлы матдәләр белән агулануына китерә бара. Узган ел безнең мәктәп укучылары урманда өмә дә оештырдылар. Алар урманчылар белән бергә чүпләрне җыйдылар, тирә-яктагы урманнарны чистарттылар. Билгеле, бу эш гел дәвам итәргә тиеш. Авылдашларымның туган як урманнарын саклауларын телим мин. Югыйсә, урман һәм авыл бер-берсе белән тыгыз бәйләнгәнгә, алар бер-берартлы юкка чыгачак.
Авылымның гүзәл кешеләре, кызыклы тарихы да бар. Мәктәбебездә туган якны өйрәнү музее эшли. Анда туган җиремнең елъязмасы сурәтләгән материал тупланган. Авылның беренче кешеләре белән беррәттән аның бүгенге көндә танылган шәхесләре турында мәгълүмат та бар биредә. Мәсәлән, галим Ф.Х.Хәлилов. Ул лаеклы ялда булса да тәҗрибәләр үткәрүен дәвам итә. Галим төрле үсемлекләрне сыный, үстерә, тарата. Аның ярдәмендә Зеленая Роща авылы тагын дә ямьлерәк, тагын да яшелрәк булыр дип уйлыйм мин. Нәкъ менә шигырдәгечә:
Туган җирем- Яшел алан-
Яшеллек арасында...
Буалары диңгез кебек,
Сулары – зәңгәр-зәңгәр...
Оҗмаһы да кирәк түгел,
Аланым булса әгәр!- ди
шагыйрә М.Ф.Шәрәфетдинова безнең авылыбыз турында . Чыннан да шулай булсын иде! Кызганыч, элекке буалары юк шул инде.
Үземнең туган якка булган хисләремне мин дә шигъри юллар белән белдерәм:
Яшел Алан – яшел бишек,
Яшелләнә ел саен,
Килегез, күреп китәрсез
Ничек тә табып җаен!
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Почта
Флейта и Ветер
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
5 зимних аудиосказок