стихотворение
Вложение | Размер |
---|---|
dilus.docx | 16.41 КБ |
Саклагыз табигатьне!
Җир шарының гүзәллеге
Табигатьтә саклана.
-Аны ничек сакларга?- дип,
Бик күп кеше уйлана.
Аны сакларга теләп,
Зыян гына ясыйбыз.
Чүпләрне җиргә атабыз,
Суларын пычратабыз.
Бик күп зыян китергәнне
Үзебез дә белмибез.
Кире әйләнеп кайткач кына,
Ялгышканны аңлыйбыз.
Табигать бит ул- горурлык,
Ул бит- безнең киләчәк!
Аның кадерен белгәндә генә,
Якты тормыш көтәчәк.
Ничек файда китерим?-дип,
Белми уйга калсагыз.
Аның бик күп юллары бар,
Бер уйланып алсагыз.
Табигатькә зарар салу җиңел,
Кечкенә гамәл җитә.
Ләкин менә шул гына да
Аңа зур зыян илтә.
Хайваннарын,агачларын,
Саклый белергә кирәк.
Ләкин моны белүче
Кешеләр бит бик сирәк.
Табигатьнең киләчәген
Бер Ходай гына белә.
Шуңа күрә зыян түгел,
Яхшылык кына телә.
Их,кешеләр!...Сакламыйбыз
Уйлап та карамыйбыз,
Киләчәкне күрмибез,
Зыян белән түлибез.
Бездән соң да чиста калсын,
Бүтәннәр дә сакларлар.
Безнең якты өметләрне,
Оныклар да акларлар.
МБОУ “ Пыжмара урта мәктәбе”
Парклар маршы-2012
“Лукоморье” балалар әдәби конкурсы
“Саклагыз табигатьне”
Авторы- 7 нче сыйныф
укучысы Гараев Дилүс
2012ел
Снегири и коты
Упрямый зяблик
Сказка "Колосок"
Любили тебя без особых причин...
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?