Безнең хөрмәтле дәү бабаебыз.
Безнең хөрмәтле дәү бабаебыз.
Советлар союзы яки Россия герое булмаса да, безгә – яшь буынга үрнәк итеп мин үземнең дәү бабаемны күрсәтер идем. Чөнки безнең дәү бабаебыз үткән тормыш горурланырлык та, сокланырлык та!
Безнең дәү бабаебыз Галиев Фаикъ Мөхәммәтгали улы Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-сау әйләнеп кайта. Ул 1925 елның 17 гыйнварында Азнакай районы, Әлкәй авылында (элекке Бөгелмә волосте) урта хәлле крестьян гаиләсендә туып үсә. Аның яшьлеге бик авыр колхозлаштыру чорына туры килә. Берничә тапкыр күршеләрдән ут чыгып, төзелеп беткән өйләре янып бетә. Ишле гаиләләре белән урамда калалар. Бабаебыз үзенә Ходай биргән тормышны бик матур үткән. Ул бик намуслы, рәхимле, игелекле кеше була. Кечкенәдән үк хезмәтне бик яраткан. Авыр тормыш мәктәбе үткән кеше. Бик яшьли әтисез калган. Чөнки безнең дәү бабаебызның әтисе Мөхәммәтгалине 1938 елда «халык дошманы» дип ялган яла ягып, Бөгелмә төрмәсенә алып киткәннәр. Ул инде аннан кире әйләнеп кайтмаган. Бу вакытта дәү бабаебыз гаиләсе 6 бала ятим калалар. Иң зурына 6 яшь, ә иң кечесенә 3 яшь була. 3 яшьтән ятим калган дәү бабаебызга дөньяның бөтен ачысын-төчесен татырга туры килә.
Бик күп еллар үткәч кенә, Фаикъ бабаебыз төрле җирләргә язып, белешеп Мөхәммәтгали бабаебызның гаепсез булуын исбат итә, аның тулысынча реабилитацияләнгән булуы турындагы документны Мәскәүнең үзеннән үк кайтарта.
Фаикъ бабаебыз 1943 елның башында, 18 яше тулгач, хәрби хезмәткә алына һәм япон империалистларына каршы сугышта катнаша. Дивизион артиллерия батареясенең взвод командиры булып хезмәт итә. Җиде ел хезмәт итеп, 1950 елда исән-сау әйләнеп кайта. Кайту белән налог агенты булып эшкә урнаша. 1951 елның ноябрь аенда авылның иң уңган, иң булган кызы Зиннурова Минсылу Гыйззәтулла кызы белән никахлашып, матур, тату гаилә корып җибәрәләр, дүрт кыз, бер малай карап үстерәләр.
Дәү бабаебыз налог агенты булып 1959 елга кадәр эшли. Биш баласы булуга карамастан, Әлмәтнең буровой кадрлар мәктәбен тәмамлый һәм электромонтёр булып эшли башлый. 55 яшендә шуннан ук пенсиягә дә чыга. Гомумән, бабаебыз бик тырыш, бик уңган кеше була. Аның белмәгән, эшләп карамаган эше булмагандыр да. Ул үзлегеннән укып белем ала, бик күп нәрсәләргә өйрәнә. Бик башлы, акыллы кеше була. Умартачы да, төзүче дә, мич чыгаручы да, механик та, бакчачы да, тагын әллә нинди һөнәрләр иясе дә була ул. Эшләсә, җир җимертеп эшли, ял итсә, менә дигән итеп ял итә белә торган кеше була. Аларны, дәү әбиебез белән икесен, авылда бер туйдан, бер бәйрәмнән калдырмаганнар, чөнки дәү әбиебез бик матур җырлый, бабаебыз да аннан калышмый, җор күңелле кеше була.
Дәү бабаебыз белән дәү әбиебез үз хуҗалыкларында 50 гә якын умарта тотып, үз гаиләләрен корган балаларына да бик нык ярдәм итәләр, оныкларын үстерешәләр. Дәү бабаебыз авылның иң абруйлы кешесе булып санала. Пенсиягә чыккач, 20 ел ветераннар советы председателе булып эшли. Бик күп ветераннарга орден-медальләрен юллап алырга булыша.
Дәү бабаебыз үзе исән чагында гаиләбезнең шаҗәрәсен язып калдырды. Дәү әбием белән дәү бабаемның 5 баласы, 11 оныгы, 14 оныкчыгы, бик күп туганнары бар. Өч оныкчыгы (шул исәптән без дә) дәү бабаебыз язган шаҗәрәгә керде.
Аларның гаиләсе авылда үрнәк гаилә була. Дәү әбиебез белән 53 ел бергә гомер кичерәләр. 2004 елда 79 яшендә дәү бабаебыз авырып, дөньядан китеп барды. Үләр алдыннан ул мондый сүзләр әйтеп калдыра: «Өйдә мин булмасам да, бәйрәмчә мохит дәвам итсен, балалар, оныклар бергә җыелып эшләгез, бергә ял итегез, бәйрәм итегез»,- ди. Инде үлеменә 8 ел булуга карамастан, дәү бабаебызны әбиләр, бабайлар, дәү әбиебез, дистәләгән оныклары зур хөрмәт белән искә алалар. Арабызда ул юк. Ләкин дәү әбиебез янына хәлен белергә, эшләрендә булышырга, нәкъ элеккегечә, атна саен бәйрәмгә килгән кебек без - балалары, оныклары, оныкчыклары җыелабыз. Аллага шөкер, дәү әбиебез исән-сау. Аңа инде быел 83 яшь тула. Дәү әбиебез - тыл ветераны. Сугыш чорында тылдагы хатын-кызлар, балалар, картлар җиңү көннәрен якынайту өчен фронттагылардан ким көрәшмәгәннәр. Йокысыз төннәр, авыр хезмәт аларның көндәлек тормышының бер өлешенә әверелгән. Дәү әбиебез ул көннәрне көрсенеп искә ала. Аларның тылдагы хезмәтен онытмаган хәзерге яшь буынга бик зур рәхмәтләр укый. «Бәйрәм саен чакырып, бүләкләп торалар, онытмыйлар», - ди. Без дәү әбиебезгә шатлыклы гомер, ныклы сәламәтлек, Әлкәй авылының «ак әбисе» булып әле тагын күп еллар безне куандырып яшәвен телибез.
Конкурска эшне дәү бабаебызнын Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында яшәүче, Әлмәт шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә укучы оныкчыгы Әхмәдуллина Алия язып җибәрде.
Почему Уран и Нептун разного цвета
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Подарок
Сказка "Морозко"
Композитор Алексей Рыбников