Һәркемгә туган-үскән җире газиз һәм якын. Без фәнни-тикшеренү эшендә туган авылыбыз Вәрәшбашның тарихын, бүгенгесен өйрәнүне максат итеп куйдык.
Вложение | Размер |
---|---|
avylym_tarihy.doc | 54.5 КБ |
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының муниципаль бюджет гомүмбелем бирү учреждениесе
«Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»
Укучы: Сәхәбетдинова Алинә Илдар кызы
Мөслим муниципаль районы
Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү
мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Тема:
Вәрәшбаш авылы тарихы
Укытучы: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Яхина Ләйсән Рави кызы
2012
Эчтәлек
Кереш........................................................................................................................3
Төп өлеш...................................................................................................................4
1нче бүлек. Авылның барлыкка килүе………………….......................................4
2 нче бүлек. Колхоз оешу еллары……………………………………...................6
3 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллар…………………...........7
Йомгак.................................................................................................................8
Кулланылган әдәбият ............................................................................................9
Кереш
Тирән ярлы тау башында
Туган авылым - Вәрәшбаш...
Хафазетдинова И.М.
Һәркемгә туган-үскән җире газиз һәм якын. “Без тарихта эзлебез” конференциясендә катнашып, без туган авылыбыз Вәрәшбаш авылының тарихын, бүгенгесен өйрәнүне максат итеп куйдык.
Бурычлар:
Хезмәтнең өйрәнү объекты- Вәрәшбаш авылы җирлеге.
Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.
Мәктәп музеенда эшләп килүче “Туган якны өйрәнү” түгәрәге авылыбыз тарихын күптәннән өйрәнә. Музеебызда авылыбыз тарихы турында аерым бүлек бар. Мөслимдәге үзәк музейда да безнең авыл, аның кешеләре турында сигез альбом саклана. Заманында аларны җыю белән Мидхәт Фәтхуллин (Мөслим музееның элеккеге җитәкчесе) шөгыльләнгән. Мәктәп музеенда һәр елны материаллар җыю максатыннан, укытучылар тарафыннан укучылар белән эзләнү эше оештырыла. Авыл тарихын өйрәнү 1999 еллардан башлана һәм ул мәктәп музее ачылу датасы белән туры килә.
Авылыбызның тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртучылар шактый. РСФСРның атказанган укытучысы Низамиева Т.Г. күп еллар мәктәптә эшләү чорында укучылары белән Вәрәшбаш авылы топонимикасын булдырган.
Хезмәттә тарихи-чагыштыру, тасвирлама, тикшерү һәм респондентлар белән әңгәмә методлары кулланылды.
Эш кереш өлештән, биш бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
1нче бүлек. Авылның барлыкка килүе
Минем туган авылым – җырларда җырлана торган Вәрәшбаш авылы. “Вәрәшбаш “ дип сөйли башласаң ... ”И ул чокыр – чакыр арасында ничек яшисең, урамнарында кызыл балчык, баткак, “ – дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Ләкин һәркемгә үз туган ягы кадерле, матур, газиз.
Вәрәшбаш авылы район үзәгеннән 9 чакрым ераклыкта тегермән кору өчен яраклы булган Вәрәш һәм Ташлы Каран инешләре буена урнашкан татар авылы (элеккеге вакыттагы рәсми документларда Чермалы, Карантамак, Чыршылы исемнәре белән дә аталып йөртелгәннәр). XVIII гасыр башларында нигезләнгән. Иске Вәрәш һәм Катмыш авылларыннан моннан 200 – 250 еллар чамасы элек беренче агайлар монда килеп утыра башлаганнар. Беренче агачларны агалы – энеле Әбделмән һәм Әпсәм, Фәтхулла һәм Нигъмәтуллалар төплиләр.[1] Алар безнең авылыбызда беренче торакларны төзиләр һәм тормыш итә башлыйлар. Аннары башкалар күчеп утыра һәм авыл барлыкка килә. Иске Вәрәштән күчкәнгә күрә, авылга да Вәрәшнең башы дип исем кушканнар (Вәрәш инеше авылыбыз чишмәләреннән башлана һәм Ык елгасына барып тоташа).
Авылыбызның көнчыгыш ягы моннан 90 елар элек кенә әле урманга терәлеп торган. Чәчүлек җирләрне арттыру нәтиҗәсендә урманнар авылдан ераклаша барган. Авылыбызны икегә аерып тирән чокыр ясап агучы елганың башта ярлары булмаган. Еллар үткән саен бүген ул 15 – 20 метр тирәнлектәге чокырга әйләнгән. Ул вакытта безнең авыл кешеләрен өч төркемгә бүлеп йөрткәннәр: башкортлар, типтәрләр, казан кешеләре.
1780 елда авылдагы 48 хуҗалыкта 440 кеше яшәгән. 1884 елга кадәрле соңгы халык санын алу нәтиҗәсе буенча, авылда 174 ир-ат, 188 хатын-кыз, барлыгы 362 кеше исәпләнә. 22 хуҗалыкның бер аты да булмаган, 22 хуҗалыкта берәр баш ат, бары тик 1 хуҗалыкның гына 6 аты булган. Халык игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачалык белән дә шөгыльләнгән.
1817 елда авылыбызда 184 йорт, ике мәчет, 3 кибет, 1 су тегермәне булган. 1895 елда авылыбызда соборный мәчет кабат төзелә (№1035 белән теркәлгән). Ул 421 ир-атны һәм 434 хатын-кызны белләштерә. Мәчет каршында мәдрәсә дә эшли. Икенче мәчетне төзергә 1905 елда рөхсәт бирелә,мәчет 1912 елның 10 сентябренә төзелеп бетә (№3657 белән теркәлгән).[2]
Рус патшалары башкортларга җирне мул биргәннәр, ә типтәрләргә бөтенләй диярлек булмаган. Башкортлар 1552 нче елда, Иван Грозный Казан ханлыгын басып алганда, патшага ярдәм иткән булганнар. Шуның өчен аларга нәселдән-нәселгә кала торган байлык бирелгән. Шундыйлардан Зәйнулла Хөрмәтуллин һәм Җиһангир Нигъматуллиннарның 15 – 20 шәр гектар җирләре, аерым сарык көтүләре, 4 – 5 сыер һәм атлары булган. Кашап мулланың бик күп җире,100 дән артык умартасы, сарык көтүе, сыерлары һәм атлары булган.
Шулар белән рәттән Сабирҗан Ямалиевның, Әхмәтгәрәй Нафиковның һәм Әхмәтвәли Нафиковның аз гына чәчүлек җире дә, аты да, сыеры да булмаган. Алар тамак туйдыру өчен, көнне-төнгә ялгау өчен бай кешеләргә бил бөгәргә мәҗбүр булганнар. Нәбиуллин Мөбәрәкҗан, Хөснулла Хәсәнов, Зәйнулла, Дәүләтша һәм Әсәт картлар үз хуҗалыкларында магазин тотканнар. Алар читтән сатып алып кайтып авылда ваклап сатканнар.
Мәсьәләләрне хәл иткәндә халык “мир җыены”на җыела торган булган. Анда җир бирү, көтүче яллау, басуларны ныгыту һәм башка эшләр карала.
Революция еллары алдыннан Ишалин Кашап һәм Халиков Ризатдин дигән муллалар укыткан. 1900 нче еллар тирәсендә Теләнче Тамак авылының атаклы бае Хәлфин безнең авылда кечкенә генә таш мәктәп салдыра. Гыйбадуллин Зиннәтулла һәм Низамиев Садрыйлар авылның хат язучылары булганнар. Хатлары 24 км ераклыктагы Казлык – Куак авылына илтеп салганнар.
Ул вакытта газеталарны муллалар, авыл старостасы Гыйльфан бабай һәм озак еллар шәһәрдә йөреп кайткан Әхмәтов Вәлимөхәммәт абзый гына алганнар. Газеталар “Вакыт” һәм “ Йолдыз” исемле булганнар.
2 нче бүлек. Колхоз оешу еллары
1917 нче елгы революция шаукымы безнең авылга да килеп җитә. Патша режимы бетерелә һәм Совет власте урнаштырыла. Баязитов Фәррах беренче авыл Советы рәисе була. Совет властеның беренче көннәрендә үк авыл кешеләренә җан башына карап җир бүлеп бирелә, коллективлаштыру хәрәкәте башлана. Безнең авылда колхоз 1929 нчы елда төзелә. Аңа “Динамо” исеме бирелә. Тиз арада колхозга 250 хуҗалык керә. Җире 2500 га, атлар 200 баш исәпләнгән.
Илдәге сәяси вакыйгалар нәтиҗәсендә, 1930 елның март аенда 238 хуҗалык колхоздан чыга. Күмәк хуҗалыкта 12 гаилә, 22 баш ат кала һәм хөкүмәт карары белән 120 га җир бирелә. Елның әйбәт килүе, күмәк хезмәтнең яхшы оештырылуы нәтиҗәсендә, 1 га дан 13,5 цт уңыш алына. Колхозчыларга җан башына 13 әр пот, аннан тыш кояш көненә 1 әр кг икмәк бирелә. Моны күргән аерым хуҗалыклар яңадан колхозга языла башлыйлар. 1933 нче елга авылда аерым хуҗалыклар калмый.
1934 елда колхозда дүрт кырчылык бригадасы, бер төзү бригадасы, бер яшелчәчелек бригадасы һәм бер ат фермасы була. Болар өстенә 1938 нче елда сыер, сарык, кошчылык фермалары һәм умартачылык барлыкка килә. Колхозчыларның хезмәт көненә түләү уртача 6 – 9 ар кг икмәк була. Ул елларда, соң барлыкка килү нәтиҗәсендә, терлекчелектән продукция алынмаган. Ә нәселле атлар фермасы һәр елны 70 – 80 мең сум табыш биргән. Бер хезмәт көненә дә бер кг суган, 2 кг кәбестә өләшенгән. Дәүләткә продукция сату һәм төзелеш буенча колхоз районда беренче урында торган.
1931 елда 120 башка атлар торагы, 1933 – 1934 елларда машиналар кую өчен гараж, нәсел атлары өчен таш сарай салына. 2000 цт икмәк сыйдырышлы элеватор, ябык ындыр табаклары, техника ремонтлау мастерское, 1933 нче елда җиде еллык мәктәп, сарык һәм кошчылык фермалары, 2 га мәйданда алма, 5 га мәйданда яшелчә бакчалары төзелә.
3 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллар
1941 нче елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы Вәрәшбаш авылыннан да бик күп эшче көчләрне тартып алды. Авылдан барлыгы 125 кеше сугышка китә. Фронтка киткән кешеләрнең 68е сугыш кырларында ятып кала. Күп кенә авылдашларыбыз күрсәткән батырлыклары өчен Хөкүмәтебезнең зур бүләкләренә лаек булалар. Галиев Зәкәрия, Гәрәев Миргарифан, Җәләлев Әскый, Гайсин Зөфәрләр “Кызыл йолдыз” һәм “Дан” орденнарының төрле дәрәҗәләре белән бүләкләнәләр.
Җиңеп кайтучылар сугыш вакытында авылда иң авыр йөкне тарткан хатын- кызларга, балаларга һәм картларга ярдәм итә башлыйлар. Колхоз һәм авыл елдан – ел үсә, ныгый, 1950 нче елда Ирекле авылы белән кушылгач, колхоз “Электро” дип атала башлый. Колхозларны эреләндерү багшлангач, 1960нчы елда “Киров” колхозына кушалар. Бу хәл авылның төрле яклап үсешенә тоткарлык ясый. Авыл “читтәге бригада” булып кала, эшче көчләр колхоз үзәгенә (Мөслимгә) тартыла, шәһәргә китә.
1959 елда мәктәп сигезьеллык мәктәбе эшли. Директоры- Әюпов Исмәгыйль. Бу елларда укучылар саны 280гә җитә.1973 нче елда сигезьеллык мәктәпнең барлык уңайлыклары булган яңа типовой бинасы сафка баса. 1979 елдан тугызъеллыкка үзгәртелгән мәктәп 1998 елда төп гомуми белем бирү мәктәбе дип үзгәртелә.
Илдә барган үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә Вәрәшбаш авылы 1990 елдан “Ярыш” колхозы булып яши. Вәрәшбаш авылына район үзәгеннән шоссе юл килә. 2004 елда юл асфальт белән түшәлде. Авылда төп гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты, үзәк китапханә филиалы, элемтә бүлекчәсе, ”Аккош” балалар бакчасы, мәктәптә туган як музее, медпункт, ике кибет һ.б мәдәният- көнкүреш биналары бар. 2012 елда эшмәкәр Габдрахманова Розалия ярдәме белән мәчет төзелде. Мәчет янында 2006 елдан бирле мәдрәсә эшләп килә. Анда елына 20-40 укучы белем ала. Мәдрәсәдә авылыбыз мулласы Бадретдинов Сәхипҗан һәм авыл абыстае Низамиева Тәзкирә апа укыта.
Йомгак
1. Вәрәшбаш авылының тарихын өйрәнү, тасвирлау максатын куйган хезмәтебез беренче бүлектә Вәрәшбаш авылының барлыкка килүен тасвирладык. “Вәрәшбаш” атамасының килеп чыгышын аңлаттык. Әлеге бүлектән түбәндәге нәтиҗәне чыгарып була:
Вәрәшбаш авылы XVIII гасыр башларында нигезләнгән. “Вәрәшбаш” атамасы авылыбызны икегә аерып тирән чокыр ясап агучы инешнең исеменнән алынган. Инешнең башы авылыбыз чишмәләреннән башлана.
2. Икенче бүлек авылның колхозлашу елларындагы тормышын сурәтли. Бу бүлек буенча түбәндәге нәтиҗә ясала:
Колхозлашу еллары авыл үсешенә уңай йогынты ясый. Авылда колхоз 1929 нчы елда төзелә. Аңа“Динамо” исеме бирелә. 1934 елда колхозда дүрт кырчылык бригадасы, бер төзү бригадасы, бер яшелчәчелек бригадасы һәм бер ат фермасы була. Болар өстенә 1938 нче елда сыер, сарык, кошчылык фермалары һәм умартачылык барлыкка килә. Шулай ук машиналар кую өчен гараж, нәсел атлары өчен таш сарай салына. 2000 цт икмәк сыйдырышлы элеватор, ябык ындыр табаклары, техника ремонтлау мастерское, сарык һәм кошчылык фермалары, 2 га мәйданда алма, 5 га мәйданда яшелчә бакчалары төзелә.
3. Өченче бүлектә Бөек Ватан сугышыннан соң һәм бүгенге көнгәчә вакыйгалар, авылның тормыш-көнкүреше күрсәтелә.
1941 нче елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы Вәрәшбаш авылыннан да бик күп эшче көчләрне тартып алды. Авылдан барлыгы 125 кеше сугышка китә. Фронтка киткән кешеләрнең 68е сугыш кырларында ятып кала. Бүгенге көндә авылда төп гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты, үзәк китапханә филиалы, элемтә бүлекчәсе, ”Аккош” балалар бакчасы, мәктәптә туган як музее, медпункт, ике кибет, яңа мәчет һ.б мәдәният- көнкүреш биналары бар.
Кулланылган әдәбият
2000.
[1] Әхмәтгәлиев Ә. Мөслим төбәге. Яр Чаллы, 2003.
[2] Мәгълүматлар Башкортостан республикасының дәүләт тарихы архивыннан алынды.
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
В поисках капитана Гранта
Ласточка. Корейская народная сказка
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Интересные факты о мультфильме "Моана"