Укучылар бик тырышып һәм яратып шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр иҗат итәләр.
Вложение | Размер |
---|---|
творчество учащихся | 61 КБ |
Әтнә муниципаль районы
Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе
Ашыт елгасы – уртак байлыгыбыз.
“Парклар маршы” конкурсына
(лукоморье номинациясе)
Авторы: Мортазина Сөмбел, 3 класс
Җитәкчесе: Сафина Резеда Рашат кызы
2012 ел
Ашыт елгасы – уртак байлыгыбыз
Безнең Ашыт – искитәрлек,
Аңа җитү кайда ул.
Моңлы да ул, серле дә ул,
Тирән дә ул, бай да ул.
Болыннары табын кебек
Рәхәтләнәм сыена:
Җиләк дисәң – учлап сипкән,
Балык дисәң –тот кына.
Ләкин явыз кешеләр
Елга кадерен белмиләр.
Пычраталар, чүплиләр,
Микроб үрчетәләр.
Һавадагы Шакшыкайны
Үтергәнен белсәләр дә,
Кислород җитештергән
Агачларны кисәләр.
Әйдә, саклыйк Шакшыкайдан,
Авылны, илебезне.
Үзебез эчкән чишмәне
Һәм аяз күгебезне.
Мортазина Сөмбел. 3 сыйныф.
Әтнә муниципаль районы
Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе
Үзебез саклыйк.
“Парклар маршы” конкурсына
(лукоморье номинациясе)
Авторы: Баһавиев Данил, 3 класс
Җитәкчесе: Сафина Резеда Рашат кызы
2012 ел
Үзебез саклыйк.
Бервакыт балалар Кала Тау астына ял итәргә барганнар, анда бәйрәм оештырганнар. Барлык чүпләрен шунда ташлап калдырганнар. Балалар кайтып киткәч, бу аланлыкка Явызкай-Шакшыкай ияләшкән. Ул андагы калдык-постыклар белән рәхәтләнеп туенган, анда дуслары микробларны чакырган.
Көннәрдән бер көнне балалар бу аланга җиләк җыярга төшкәннәр. Төшкәннәр дә аптырап калганнар,ди. Элек тәмле эре җиләкләр пешкән алан танымаслык булып калган. Бөтен җир пычрак, тәмсез исләр таралган, бу тирәләрдә кошлар да калмаган ди хәтта.
Балалар хаталарын ничек төзәтергә, Явызкайны ничек юк итәргә дә белмәгәннәр.
Алар ярдәм сорап Җил янына барганнар. Ләкин Җил чүп өемнәрен туздырып йөрүдән башканы эшли алмаган.
Кояш та эссе нурлары белән Явызкайны яндырырыга тырышса да, берни барып чыкмаган.
Балалар киңәш сорап Ай янына килгәннәр. “Әй, Нурлы Ай! Син төнлә бөтен дөньяны көмеш нурларыңа күмәсең. Бәлки безгә син ярдәм итәрсең” – дигән алар. Ә Ай болай җавап биргән: “Балакайлар. Явызлыкны, пычраклыкны көмеш нурлар белән генә каплап булмый бит. Аны җиңү үзегездән тора. Әйләнә-тирәне пычратмагыз, табигатьне саклагыз. Шул чакта Шакшыкай үзе юкка чыгачак”.
Балалар аланны җыештырганнар. Чүпләрне җыеп алып кайтканнар һәм әтиләре белән яндырганнар, кайсыларын күмә барганнар. Бөтен Кала Тау асты ямьләнеп, яктырып киткән. Кояш та көлеп җибәргән, Ай да бик шатланган, кошлар да үзләренең моңлы җырларын сузып җибәргәннәр.. Балаларга бик күңелле булган. Алар башка беркайчан да бу ялгышларын кабатламаска сүз куйганнар.
Дуслар, әйдәгез, без дә шул балаларга кушылыйк, тирә-юнебезне пычратмыйк.
Баһавиев Данил, 3 сыйныф
Әтнә муниципаль районы
Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе
Дусты ярдәм иткән.
“Парклар маршы” конкурсына
(лукоморье номинациясе)
Авторы: Яруллин Инсаф, 3 класс
Җитәкчесе: Сафина Резеда Рашат кызы
2012 ел
Дусты ярдәм иткән.
Ашыт елгасы буенда, Каенсар урманында, биек имән куышында бер тиен яшәгән.
Ул бик тырыш булган. Иртән торып чишмә суында коенган , гимнастика ясаган. Чәй эчкәч, өстәлен җыештырырга да онытмаган. Идән себергән, уенчыкларын матурлап тезгән. Шуннан соң гөмбә, җиләк җыярга чыгып китә икән.
Тик бер көнне тиеннең өенә Шакшыкай килеп кергән. Тиен аның белән дуслашып алган. Шакшыкай Тиенне начарлыкка өйрәтә башлаган. Инде Тиен ялкауланган, уенчыкларын таратып ташлаган, өстәлен җыештырмаган. Шакшыкай моңа бик шатланган.
Көннәрдән бер көнне Тиенгә дусты Тукран килгән. Тиеннең өендәге хәлләрне күреп, аның исе киткән.
- Ни булды сиңа, Дустым? – дигән ул. - Болай ярамый бит. Тор әйдә!
Бу сүзләрдән Тиен бик оялган.
Ике дус бергәләп эшкә тотынганнар. Тузаннарны сөрткәннәр. Өйне җыештырганнар. Моны күргәч, теге явыз чыгып качкан. Шулай итеп, ике дус Шакшыкайны җиңгәннәр.
Дусларым, карагыз әле тирә-ягыгызга, сезнең янда йөрмиме икән ул Явыз?
Яруллин Инсаф, 3 сыйныф.
Әтнә муниципаль районы
Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе
Аккош кызы Таңчулпан
“Парклар маршы” конкурсына
(лукоморье номинациясе)
Авторы: Мортазина Назгөл, 3 класс
Җитәкчесе: Сафина Резеда Рашат кызы
2012 ел
Аккош кызы Таңчулпан
Матур язлар җиткән. Аккош кызы Таңчулпан үзенең әти-әнисе һәм апасы белән туган якларына юл тоткан. Аның Ашыт елгасында коенасы, андагы дуслары белән уйныйсы, чәчәкләр йолкыйсы, Җигелде ягыннан таң атканын, Әйшә астына кояшның кереп югалганын күрәсе килгән. Шуңа күрә ул арганын да сизмичә очкан да очкан. Аның ашыйсы килгән, канатларының хәле беткән. Ниһаять, еракта- еракта Ашыт елгасы буенда үсеп утыручы агачлар күренгән.
Аккошлар Ашытка кайтып җиткәннәр. Таңчулпан үзенең арганлыгын да онытып, суда уйнаган, көлгән. Шунда ул бер чуртан кызы белән танышкан, алар дуслашып киткәннәр. Көн саен очрашалар да, суда рәхәтләнеп уйныйлар икән.
Тик аларның бәхетләре озак бармаган. Беркөнне төнлә Ашыт елгасына балык тотарга дип браконьерлар төшкән. Алар елганың буеннан буена ятьмә сузып куйганнар. Аны-моны уйламаган чуртан кызы шул тозакка барып кергән. Икенче көнне Таңчулпан дустын бик озак эзләгән. Тапкач, бик кайгырган. Чуртан кызына ярдәм итәм дип, үзе ятьмәгә эләгеп калган. Ычкынырга теләп никадәр генә талпынса да булдыра алмаган. Әти-әнисе, апасы аның янында йөзгәннәр, елаганнар, ятьмәне тешләп тә , тартып та караганнар, берни дә барып чыкмаган.
Икенче төнне елгага явыз аучылар тагын төшкәннәр. Таң атканда елгада инде ятьмә дә, чуртан кызы да, Таңчулпан да булмаган.
Узган ел Ашыт елгасында Таңчулпанның әти-әнисен һәм апасын күрдем мин. Алар бик моңсу иделәр. Таң атканда аларның Таңчулпанны чакырып кычкырган тавышлары да килә диләр.
Кешеләр, нигә бу аккошлар өчәү генә дип уйлап караганыгыз бармы сезнең? Бәлки без, үзебезнең битарафлыгыбыз аркасында, табигатькә шулай зыян салабыздыр. Табигать безнең явызлыгыбызны кичерерме, апалар һәм абыйлар?
Мортазина Назгөл, 3 сыйныф.
Шакшыкайны ничек җиңәргә?
Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә яшәгән ди явыз Шакшыкай .
Ул бик явыз, усал булган. Барлык кешеләргә дә явызлык кылып йөргән. Кешеләр аны юк итәргә уйлаган. Шуннан соң ул урманга киткән. Урманны пычратып, агачларны сындырып, һаваны, суны бозып йөргән. Урмандагы җәнлекләрне дә начар юлга бастырырга теләгән.
Тик җәнлекләр аңа бик нык ачулары килгән. Һәм алар Шакшыкайны тотып алып юк иткәннәр, урманны, суны чистартканнар. Башка Шакшыкай-ны урманга кертмәгәннәр.
Гыйлаҗов Адель, 1 сыйныф
.
“Әйләнә - тирә дөнья” дәресендә укучылар белән табигатьтәге пычраклык, чүп-чар, аларның кайдан килүе һәм аны ничек булдырмау чаралары, әйләнә-тирәбезне ничек чиста тотарга кирәклеге турында сөйләштек. Балаларга явыз микроб – Шакшыкайның эшләгән начарлыклары аеруча нык тәэсир итте. Ап-ак булып күренгән карда да, көзгедәй чиста тоелган суда да, без сулаган һавада да Шакшыкайның яшәвенә кешеләр үзләре гаепле булуы аларны уйга калдырды. Шуннан соң “Явызкай – Шакшыкайны ничек җиңәргә?” дигән темага укучылар бик матур әкиятләр, хикәяләр иҗат иттеләр. Аларны сезгә дә тәкъдим итәсебез килә. Бу әкиятләр безне дә уйланырга мәҗбүр итсен иде – табигатьнең чисталыгы – кешеләрдән тора бит.
Күәм урта мәктәбенең 1 нче
сыйныф укытучысы Сафина Р.Р.
Рисуем лошадь акварелью
Лист Мёбиуса
Сказка "Морозко"
Денис-изобретатель (отрывок)
Снегири и коты