Россия тарихында минем якташларым.
Бабам-горурлыгым.
Тарих ул үткәннәрнең чагылышы, ә һәр үткән чорның үз батырлары, горурланырлык шәхесләре була.
Минем якташларым арасында да исемнәре тарих битләренә кереп калган каһарманнар бик күп. Шулар арасында минем дәү бабам Гатаулла улы Фәтхелислам да бар.
Ул да Бөек Ватан сугышы ветераны булган. Дәү бабам, Хәлиуллин Фәтхелислам Гатаулла улы, 1911 нче елда Әлмәт районы Шарлама авылында туып үскән. Балачагы, яшьлеге шул авылда үткән. Авыл малайлары белән ат саклаган, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган.
Ләкин барлык кешеләрне сагышка, куркуга салып сугыш башланган.
Сугыш... Нинди куркыныч сүз бу. Күп шәһәрләр, авыллар җир белән тигезләнгән, күпме кешеләр туган җирләрен дошманнан саклап яу кырында ятып калганнар.
Минем дәү бабам да фашистларга каршы сугышка алына. Бик күп фронтларны үтеп, Ленинград шәһәренә барып җитә.
Ленинград... Бу данлыклы һәм тарихи шәһәрне белмәгән кеше юктыр. Менә шул шәһәр өчен барган каты сугышларда катнаша да инде минем дәү бабам.
Герой шәһәр, фашист илбасарларына баш имичә яши. Ул дошманга бирешмичә 900 көн чолганышта тора. Меңләгән сугышчы белән берлектә бабам да әнә шул дәһшәтле сугышларны, ачлыкны һәм һәртөрле авырлыкларны кичерә.”Ленинград чолганышында калган вакытларын, анда күргән газапларын ул күз яшьләрен тыя алмыйча, дулкынланмыйча сөйли дә алмый иде”- ди әбием. Сугыштан соң җиңүче солдатлар белән бергә туган ягына кайту бәхетенә ирешә. Кайткач та колхозга бозаулар карарга чыга. Дәү әбием белән алар 2 малай, 2 кыз үстерәләр.
Тагын әле минем дәү бабам өздереп тальян гармунда да уйнап, мәҗлесләрнең күрке булган.
Сугышта алган яралары аны 58 яшендә үк безнең арадан алып киткән.
Һәр елны, 9 нчы май көнендә, без Бөек Җиңүгә багышланган парадка, “Җиңү паркы”на менәбез. Ватан өчен яу кырында мәңгегә ятып калган якташларыбызны искә алабыз. Исәннәр сафы да елдан-ел кими, сирәгәя. Безнең бурыч-ул еллардагы халыкның батырлыгын онытмыйча, рәхәт тормышның кадерен белеп,тырышып укып, җәмгыятькә файдалы кешеләр булу. Чөнки алар күгебез аяз, аналарның күңеле тыныч, безнең йокыларыбыз татлы булсын өчен шушы Җиңүне яулаган.
Сугыш беркайчан да булмасын иде!
Крутильный маятник своими руками
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Рукавичка
Упрямый зяблик