Котлау әниләрнең йөрәгенә үтеп керерлек.
Вложение | Размер |
---|---|
текст бик матур | 26.5 КБ |
tugan_kon_kotlavy.doc | 26.5 КБ |
Туган көн котлавы. Гыйлемҗанов Фәннур. 4 нче сыйныф.
Татарстан. Балтач районы Субаш гомуми белем мәктәбе.
Кадерле әнием!
Бүген минем бик шатлыклы көнем.Синең елмаюыңны күрү, ягымлы сүзләреңне ишетү минем өчен бик зур бәхет. Әгәр мин шатланам икән, күзләрем бәхеттән елмая икән, моның өчен мин сиңа бурычлы, әнием. Авырлык килгәндә дә иң беренче синең турында уйлыйм, синең ярдәмгә таянам.
Әнием! Бүген синең туган көнең. Яхшы укып һәрвакыт сине сөендереп торсам иде. Чөнки мин беләм, үз әнисен хөрмәт иткән кеше генә бәхетле була ала.
Мин сиңа бу матур көндә тазалык, озын гомер, җан тынычлыгы телим һәм барысы өчен дә мең- мең рәхмәт әйтәм.
Гыйлемҗанов Фәннур. 4 нче сыйныф.

Кем булырга телим?
Зур үскәч мин шофёр булырга телим. Шофёр кеше төрле машинада йөри бит ул. Кайбер шофёрлар зур машиналарда ерак араларга йөк ташыйлар. Кайберәүләр җиңел машиналарда таксист булып эшлиләр, кешеләрне бик тиз арада кирәкле урынга илтеп җиткерәләр. Тагын автобус, трамвай һәм троллейбус шофёрлары да була.Алар кешеләрнең исән- имин йөрүе өчен җавап бирәләр. Димәк, шофёр эше - бик җаваплы эш. Шофёр кеше юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белергә һәм үтәргә тиеш. Кагыйдәне әз генә базган очракта да, һәлакәткә очрарга мөмкин. Шулай булгач, шофёр кеше бик игътибарлы һәм уяу булырга тиеш.
Авыр хезмәт булса да, миңа бу һөнәр ошый. Мин машинасында көн саен эшкә китүче әтиемә кызыгып калам.
“Мин дә әтием шикелле,
Шофёр булырга уйлыйм.
Шуңа күрә көне буе,
Машинам белән уйныйм.
Тизрәк үсеп буйга җитсәм,
Мин шофёр булыр идем.
Урамдагы бар баланы,
Утыртып йөртер идем.”

Цветение вишни в лунную ночь
Басня "Две подруги"
Лавовая лампа
Знакомые следы
Рисуем акварельное мороженое