Аязның Кәрәкәшле авылы турында фикерләре
Вложение | Размер |
---|---|
tashka_basylgan_chal_tarih.docx | 14.88 КБ |
Габдрахманов Аяз
Бөгелмә шәһәре
2 нче лицей
5Б сыйныфы укучысы
Ташка басылган чал тарих.
Әти нигезе бу!..
Кайттым тагын туган авылыма,
кайттым тагын бала чагыма.
Кайттым тагын йөгереп уйнап үскән
бер хәсрәтсез малай чагыма...
...Нәкъ шушында тәүге кат күргәнмен
Авылымны урап алган
Биек тауларны.
Шул тауларга карап,
Биеклеккә менү
чолгап алган минем уйларны.
(Ә. Шәрипов. “Кәрәкәшле дәфтәре”ннән)
Каникул көннәрендә мин әбием һәм бабам янына авылга кунакка кайтам. Минем авылым Ютазы районында урнашкан. Үзенең исеме дә бик матур - Кәрәкәшле. Үзем Бөгелмәдә тусам да, мин аны АВЫЛЫМ дип әйтәм, чөнки әби-бабам шунда яши, әнием дә шунда туып-үскән. Кәрәкәшле табигатьнең иң матур җирендә. Авылымның төрле кошлар, җәнлекләр яшәүче куе урманнары, чылтырап аккан чишмәләре, җиләк-җимешкә бай әрәмәләре бик күп.
Минем әбием укытучы булып эшли. Һәм мин каникулда аның белән мәктәпкә бардым да... үзем дә уйламаган җирдән авылның тарихы белән танышып кайттым. Мәктәп бинасында “Туган якны өйрәнү” музее урнашкан. Әлеге музей Ютазы районында берәү генә икән. Анда эшләүче Гөлнара апа безнең авылга 1757 елда нигез салынган дип сөйләде. Музейда унбер меңнән артык экспонат бар икән. Нәрсәләр генә күрмәдем мин музейда! Чиккән сөлгеләр, чабаталар, борынгы өй, мәчет макетлары. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның шәхси киемнәре, белешмәләре, хәтта сугыштан алып кайткан немец каскасы да бар анда. 200 елдан артык тарихы булган авылым белән горурланып чыктым мин музейдан.
Авылыбызның исемен дөньяга таныткан кешеләр дә күп бездә. Алар турында миңа әбием сөйләде. Академик Мирфатыйх абый Зәкиев, Фәймә апа Хисамова, Нил абый Габбасов, Әнвәр абый Шәрипов, ветеринария фәннәре докторы Нариман абый Хазипов... барысын да санап бетерлек түгел. Рифкать абый Гыймаев Мәскәүдә космик аппаратлар чыгаручы заводта эшләп, Венера планетасына җибәрелгән Җирнең ясалма иярченен ясауда катнашкан кеше. Авылдан еракта яшәсәләр дә, туган җирләрен онытмыйлар. Алар турында белгәч авылым белән горурлану хисе тагын да зураеп, үсеп китте. Минем дә үскәч алар кебек буласым килә. Мин дә алар кебек туган җиремә файда китерә алсам, үземне иң бәхетле кеше дип санар идем.
Мастер-класс "Корзиночка"
Волшебная фортепианная музыка
За чашкой чая
Есть в осени первоначальной...
Компас своими руками