Сочинение посвящается к юбилею любимого татрского поэта Роберта Миннуллина.
Вложение | Размер |
---|---|
Р.Миңнуллинның иҗатына багышланган сочинение | 15.28 КБ |
Роберт Миңнуллин – балалар шагыйре.
1948 елның 1 августында туган Роберт Миңнуллин – ТР Дәүләт Советында даими эшләүче депутат. Татарстан законнарының ике теллелегенең тәңгәллеген тәэмин итүче комиссиянең рәисе. Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетында әгъза.
Татар дөньясында Роберт Миңнуллин күп кенә җыр сүзләренең авторы, искиткеч сәләтле балалар шагыйре, нечкә лирик һәм кызу канлы публицист буларак таныш. Шуңа да аны күпкырлы - талант иясе дип әйтеп була. Ләкин Роберт Миңнуллин беренче чиратта балалар шагыйре, ул безнең яраткан шагыйребез.
Балалар өчен иң шәп язучы ул Резидә Вәлиева, аннан соң Шәүкәт Галиев һәм Роберт Миңнуллин.
Роберт абый Миңнуллинның һәрбер шигыре гадилеге, нәфислеге, күңелгә ятышлыгы, юморга байлылыгы белән аерылып тора.
Аның шигырьләре бер сулышта укыла торган дип әйтсәк тә була. Ул үзенчәлекле шагыйрь. Шагыйрь көчәнми дә, тырышмый да, кемне дә булса дәвам да итми, чөнки тумышы белән шагыйрь, тумышы белән үк җыр чыганыгы. Ул сабыйлар өчен икенче “әти” гә әверелде, чөнки сабый күңелен аңлый һәм тоя белүче, сабый аңларлык “телдә” язучы -шагыйрьләр бик сирәк.
Шагыйрь үзенең шигырьләрендә һәр балага махсус мөрәҗәгать итә кебек.Ул алар белән сөйләшә, серләшә, шаяра сыман. Мондый үзенчәлеккә - Роберт Миңнуллин гына хас.
Роберт Миңнуллинны, балалар әдәбиятында, якты юл күрсәтүче “маяк” белән чагыштытырга була. Балалар әдәбиятын җиңел өлкә дип әйтеп булмас, бу өлкәдә үзеңә күпмедер дәрәҗәдә “бала” булырга кирәк. Роберт абый Миңнуллинның күңелендә балага хас: беркатлылык, самимилык, гадилек, гаделлек сыйфатлар булгангадыр аңа бу өлкә җиңел бирелә.
Шагыйрь бар иҗат юлын балалар дөньясына багышлый. Ул алар белән үзе дә бала-чагына әйләнеп кайта кебек.
Роберт абый Миңнуллин кебек үткен сүзле, гадел карашлы язучылар киләчәктә тагын да күбрәк булыр дип өметләнәсе килә, чөнки безнең милләтебезгә яшь буынга аек акыл белән юл күрсәтүче, нәни балаларга икенче “әти” булырдай шәхесләр бик кирәк.
Пейзаж
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Фокус-покус! Раз, два,три!
Три загадки Солнца
Философские стихи Кристины Россетти