Стихи и сказка на татарском языке
Вложение | Размер |
---|---|
shigyrler_ruzilya.doc | 27 КБ |
Тукай муниципаль районы Иске Абдул урта мәктәбе укучысы Шайдуллина Рузиләнең күңел дәфтәреннән
Чишмә.
Матур биек тау битендә
Зәп – зәңгәр бер күл булган.
Аның суы бик тә тәмле,
Шифасы ташып торган.
Кояш яктысы астында,
Җем – җем иткән сулары.
Җил дулкыннарын уйнаткан,
Юаткан ай нурлары.
Беркөн җил мәсьәлә биргән
Зәңгәр күл күп уйлаган.
Мәсьәләне чиш(ә) алмыйча,
Гарьлегеннән елаган.
–« Үзем чишеп биримме?» - дип
Җил сораган дустыннан.
–«Чишмә!» - диеп җавап биргән
Зәңгәр күл ачуыннан.
Җилнең моңа хәт(е)ре кала
Күлгә Чишмә ис(е)мет ага.
Аңа кушаман ошамый,
Шуңа таудан түбән чаба.
Тау битеннән түбән таба,
Ага шифалы чишмә.
Кушаматы шундый күркәм,
Син аңа балчык ишмә!
Әниемә.
Әниемне бик яратам
Ул да мине ярата,
Күңелемдә изге хисләр
Әниемә карата.
Килен булып төшкән ул,
Урыс дигән авылдан.
Ә үзе саф татар кызы,
Мөселманнардан туган.
Исеме дә нәкъ безнеңчә,
Чын татарча Кадрия.
Гүзәллелек, ягымлылык,
Һәм нәфислеккә ия.
Айсылу.
Борын – борын заманда яшәгән, ди, бер әби белән бабай. Аларның балалары булмаган, ди. «Картлык көнебездә безне кем карар?» - дип бик кайгырганнар, намаз саен Аллаһы Тәгаләдән бала сораганнар.
Беркөнне караңгы төшеп, йокларга яткач, кинәт кенә аларның ишегаллары яктырып киткән. Әби белән бабай, торып тәрәзәдән карасалар, баскыч төбендә ак киемле бик матур Бер кыз басып тора икэн. Әби белән бабай йөгереп чыкканнар һәм кызны өйләренә алып кергәннәр. Аның кем булуын, каян килүен сораганнар. Кыз үзенең йолдыздан төшүен, җирдә Бер кешесе дә булмавын әйткән. Әби белән бабай кыздан үзләрендә калуын үтенгәннәр. Кыз бик теләп риза булган. Аңа Айсылу дип исем кушканнар.
Айсылу һәр эштә теләп катнашкан, әби белән бабайны яхшылап тәрбияләгән. Өлкәннәр бик бәхетле булганнар. Аларда мин дә булдым. Бүген бардым, кичә кайттым.
Простые летающие модели из бумаги
Лиса-охотница
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Какая бывает зима
Хризантема и Луковица
Комментарии
стихи и сказка
Татарча шигырьлэр хэм экият