Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-б сыйныф укучысы Хәйретдинова Динара иҗат эше белән шөгыльләнә.Үз эшләрен ул төрле конкурсларга тәкъдим итә, газеталарда бастыра.
Вложение | Размер |
---|---|
shigyrlr.docx | 26.06 КБ |
Ютазы урта гомуми белем
бирү мәктәбенең 6-б сыйныфы
укучысы Хәйретдинова Динара
шигырьләре.
Җитәкче:югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ВәлиуллинаЛ.Г.
Әбием.
Мәктәпкә үткән чагында
Куллар болгап кала ул.
Без киләсе атна ахырын
Көнләп түгел,сәгатьләп,
Санап кына тора ул.
Озак яшә, әбием,
Сәламәт бул,таза бул.
Син булгач безгә рәхәт,
Барысы өчен дә рәхмәт!
Җылы оекбашларга,
Йомшак бияләйләргә.
Күзлек киеп булса да,
Утырасың бәйләргә.
Әби,әби,әбием,
Якыным бит син минем.
Яратам бит үзеңне,
Һәрвакыт көләч торып,
Сөендер син дә безне.
Кыш .
Бар табигать актан киенде,
Безнең якка кыш килде.
Зифа буйлы ак каенннар,
Актан алкалар элде.
Җир өсте ап-ак булды,
Гүя ак юрган иңде.
Ап-ак юрган астында
Җир дә ял итсен инде.
Тышка чыксаң, ак кардан
Күзләр дә бит камаша.
Шыгыр –шыгыр кардан атлау
Урман.
Безнең Урал авылын,
Урман уратып алган.
Кайсы якка карасаң да,
Анда ямь-яшел урман.
Җиләкләргә,чияләргә,
Чикләвек,гөмбәләргә
Матур-матур чәчәкләргә
Урман бай - һәммәсенә.
Килегез безнең якларның
Саф һавасын суларга.
Җиләкләрен, гөмбәләрен,
Чияләрен җыярга.
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
Швейня
Разноцветное дерево
Как нарисовать небо акварелью
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое