Минем әбием. 5 класс.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_ebiem.docx | 12.23 КБ |
Минем әбием.
Минем әбием 1928 елның 7 октябрендә Чаллы районы Мәләкәс авылында туа. Аларның гаиләсендә 12 бала була. Иң кечесе минем әбием була. Аңа Домна исемен кушалар.
Әбиемнең яшь чагы сугыш чорына туры килә. Авылда ул вакытта ир-артлар бөтенләй булмый диярлек, карт бабайлар һәм яшь малайлар гына була. Әбием кебек яшьләргә бик күп авыр эш эшләргә туры килә. Аларның кул пычкысы белән ераграк урманнарга утын кисәргә җибәрәләр. Аякларында чабата гына була. Алар юешләнеп, салкында туңып йөриләр. Ашарларына ризык булмаган. Басудан өшегән бәрәңге җыеп, алабута белән бергә кушып ипи пешергәннәр.
Шуңа күрә хәзер, ризык әзерләгәндә, ул сөенә һәм ходайга рәхмәтләр әйтә. Ул ипинең тәмен белә. Һәм безне дә ризыкның кадерен белергә өйрәтә.
Әбием яшь чагында авырлыклар күп күрүгә карамастан, ул бик шат куңелле, мөлаем. Ул безгә кызыклы вакыйгалар сөйләргә ярата. Ул бик киң күңелле. Мин аның кычкырып сөйләшкәнен хәтерләмим дә, ул шундый ягымлы, йомшак итеп сөйләшә. Һәм безгә бик файдалы киңәшләр бирә.
Хәзер аңа 84 яшь, әкрен генә таякка таянып йөри. Авылга кайтканда, ул безне нурлы йөзе белән елмаеп каршы ала, киткәндә, безгә теләк тели-тели озатып кала.
Мин әбиемне бик яратам, чөнки аны яратмаслык түгел.
Басня "Две подруги"
Весёлая кукушка
На горке
Красочные картины Джастина Геффри
Сила слова