1 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балаларның беренче иҗат җимешләре - әниләр һәм башка темаларга язылган шигырьләрен тәкъдим итәм.
Вложение | Размер |
---|---|
shig-r.doc | 27.5 КБ |
Казан шәһәре Совет район 22 нче мәктәпнең
1А сыйныфы укучысы
Уткузов Әмирнең шигырьләре.
Укытучысы: Ибраһимова Сүрия Равилевна.
Туганнар.
Туганнар җыелышканнар.
Түрдә – бәйрәм табыны.
Туганнар җыелган чакта
Өйдә була күңелле.
Әнием.
Минем әнием уңган.
Исеме – Ризәлә аның.
Әнием бик тә ягымлы
Яратам шуңа аны.
Энем белән икебезне
Дөрес тәрбияли әни.
“Туган телдә сөйләшсәгез,
Әдәпле булырсыз,”- ди.
Әтием.
Әтием миңа һәрвакыт:
“Улым, син зур инде,”- ди.
Кечкенә энем Сабирга:
“Абыең кебек бул!”-ди.
Әбием.
Әбием – дәү әнием
Иртән мәктәпкә озата.
Аннан соң көне буе
Мине мәктәптән көтә.
Казан шәһәре Совет район 22 нче мәктәпнең
1Б сыйныфы укучысы
Әхмәтгалиева Әдиләнең шигырьләре.
Укытучысы: Ибраһимова Сүрия Равилевна.
Әниемә булышам.
Мин әнине яратам.
Аңа охшарга тырышам.
Тәмле ашлар пешергәндә,
Мин аңарга булышам.
Әнием тәмле итеп
Бәлешләр пешергәндә,
Читтән генә сөенеп,
Әти дә карап тора.
Әни әйтә:”Әтисе,
Безгә әзрәк булыш,”-ди.
Үзең эшләп ашасаң,
Тәмле була бәлеш”-ди.
Көз.
Көз килде бакчага.
Яфраклар сап-сары.
Китәләр кошлар да,
Яугалый яңгыры.
Әтине көтәм.
Тәрәзә янында утырып,
Карап торам урамга.
Югалалар машиналар
Китеп әллә кайларга.
Минем әти дә шофер бит
Ул да шулай йөридер.
Өйдә аны Әдиләсе
Көтә дип тә белмидер.
Әнә ерактан ук күдем
Машинасын әтинең.
Менә шулай көн дә көтәм
Эштән әти кайтканны.
Прекрасная арфа
Свинья под дубом
Сказки пластилинового ослика
Кто самый сильный?
Ах эта снежная зима