Ут - куркыныч әйбер.
Вложение | Размер |
---|---|
ut.doc | 28.5 КБ |
Якын дустыбыз булсын иде.
«Ялкын» сүзе бик күп мәгънәдә кулланыла. Йөрәгем ялкыны, ут ялкыны, ярату ялкыны... Хәтта мин яздырып ала торган журнал да “Ялкын” дип йөртелә. Ләкин мин бу язмамда очкыннан кабынган ялкын турында сүз алып барачакмын. Янгын дип атала ул. Фаҗига тудыра торган шомлы күренешне шулай дип атыйлар. Укытучы апа үзегезнең күргәннәрегез, ишеткәннәрегезгә нигезләнеп, “Янгын” темасына инша язып алып килегез, дигәч, шактый озак уйланып йөрдем. Мин әле бик аз яшим, шулай да янгыннарны күрергә туры килде. Минем уйлавымча, бу олы афәтнең килеп чыгуына күпчелек кешеләр үзләре гаепле була.
Әби-бабайлар: “И, ходаем, ут-күздән үзең сакла”,- дип, ходайдан юкка гына сорамыйлар икән. Өченче ел Илдар абыйларның сарайларында янгын чыкты. Рәхимсез ялкын телләре һаман алга үрелә, күрше-тирә каралты-кураларын ялмый. Кара төндә тирә-юньгә шомлы яктылык таратып дәхшәтле янгын һаман да минем күз алдымда тора. Татлы йокыбызны бүлеп, урам буйлап, сиреналарын кычкыртып, янгын сүндерү машиналары чапты. Берничә минут эчендә сарай, сарай эчендәге әйберләр юкка чыкты. Кем гаепле соң? Иң беренче ваемсызлык. Электр приборларын төнгә сүндермичә калдыру...
Ә менә узган җәйнең коры килүе аркасында урманнарда да янгыннар еш булып торды. Урмандагы янгын бигрәк тә куркыныч. Аны тиз генә туктатып та булмый. Йөзләгән гектар мәйданнар януын ишеткәч, күз алдына андагы агачлар, җәнлекләр, кош-кортлар килеп баса. Мондый хәлләрне мин телевизордан күреп кенә белә идем. Ә менә узган җәйдә Мари урманнары янып, аның төтене хәтта безнең авылга кадәр килеп җитте. Кайсыбер көннәрдә суларга да авыр була иде. Ә моның сәбәбе нәрсәдә? Җавабы бик гади. Сәбәбе: урмандагы учак, төшеп калган тәмәке төпчеге,...
Ә менә икенчесе аркасында килеп чыккан янгын белән үземә дә көрәшергә туры килде. Узган елгы эсседән бөтен үләннәр кибеп корыды, яшел чирәмнәр саргайды. Ул көнне мин бабай белән сарык көтүенә чыктым. Көн буе авылдан читтә елга буенда йөрдек. Көн кичкә авышты, ә кояшның кайнарлыгы кимемәде. Без кайтырга чыктык. Безнең каршыга балыкчылар очрады. Авылга кайтып җитәрәк төтен күреп алдык. Барып җитеп карасак, анда корыган чирәм янып ята иде. Бабай сарыкларны куа калды, ә мин йөгереп авылга кайттым. Укытучы апамнарга кердем ( алар авыл башында гына торалар). Каршыма аның кызы чыкты. Тиз-тиз генә аңа хәлне аңлаттым. Аннары чиләкләр алдык та болынлыкка йөгердек. Хәйран гына җир янарга өлгергән иде инде. Без елгадан ташып су сибеп, аны сүндердек. Ярый әле вакытында күреп калдык. Күрәсең, балыкчылар тәмәке төпчекләрен ташлап калдырганнардыр.
Өлкән агайлар! Безгә, балаларга, начар үрнәк күрсәтмәгез. Ут, саксыз эш иткәндә, безнең зур дошманыбыз. Ул һәрвакыт безнең якын дустыбыз гына булсын иде.
Мөхәмәтҗанова Диләрә, Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасының 4 нче сыйныф укучысы
Большое - маленькое
Ласточка
Весёлая кукушка
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Золотой циркуль