Бу фәнни -гамәли эш Т.Миңнуллинның тормышы һәм иҗатына багышлана. Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресләрендә куллану өчен әйбәт материал. Туфан Миңнуллин үзенең әсәрләре аша милләт язмышының бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылуын күрсәтә, көрәш юлларын тасвирлый.
Вложение | Размер |
---|---|
in.doc | 113.5 КБ |
Эчтәлек
I. Кереш
II.Төп өлеш
1.Драматургның шәхси тормышы.
2.Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы.
3.Ил язмышы-язучы язмышы.
III.Йомгаклау
IV.Кулланылган әдәбият
V.Кушымта
I.Кереш
Әдәбиятның һәм сәнгатьнең кеше тормышы өчен әһәмияте чиксез. Рухи камиллеккә омтылган кешелекне тәрбияләү чарасы буларак әдәбиятның, сәнгатьнең, театрның роле бәяләп бетерә алмаслык зур. Без бер генә минутка үзебезне Тукайсыз итеп күз алдына китереп карыйк. Яки бөек Салих Сәйдәшевсез? Тиңдәшсез Кәрим Тинчуринсыз? Яки Җәлилсез?! Тагын бер генә минутка үзебезне «Шүрәле»сез, «Зәңгәр шәл»сез, «Моабит дәфтәр»сез итеп уйлап карыйк. Шушы бер минут эчендә дә без үзебезнең ни кадәрле ярлы икәнлегебезне чамалап өлгерер идек. Илебездә булсын, чит җирләрдә булсын, танышканда үзебезнең исемнәрдән элек без Тукай, Җәлил исемнәрен атыйбыз, халкыбызның героик үткәне белән, матур бүгенгесе белән хаклы рәвештә горурланабыз.Шушы горурлык хисе дә безгә сәнгать аша , әдәбият аша сеңә.
Бер генә минутка үзебезне, бүгенге татар театрын, драматургиябезне Туфан Миңнуллинсыз күз алдына китереп карыйк әле?! Шул минут эчендә дә без үзебезнең шактый фәкыйрь икәнлегебезне, бик күп уйлардан , шатлыклардан , сөенечләрдән мәхрүм икәнлегебезне бәяләп өлгерер идек!
Туфан...
Ап-ак кәгазь битенә шушы тылсымлы сүзне язып куйдым да туктап калдым.Бу сүз мине куркыта, бу сүздә ниндидер шом да, гарасат та олылык һәм олпатлык та бар. Ә инде исемгә әверелгән сүзнең мәгънәсе тагын да зуррак, тагын да тирәнрәк. Бу сүз, бу исем тарих чоңгылларында бата-чума мең бәлаләр кичеп бүгенге көнгә килеп җиткән татар язмышына бик тә аваздаш...
Үз нәсел-нәсәбенең киләчәге хакында чынлап уйламаган кеше баласына очраклы исем кушмый торгандыр.Әти-әнисе тупырдап торган бу улларына туа-туышка ук олы һәм катлаулы тормыш юрагандыр, шуңа күрә татарда сирәк очрый торган гаҗәеп мәгънәле Туфан исеме сайлангандыр...
Бу исем янына нинди дә булса чагыштыру сүзе кую кыен.Туфан исеменең гайрәте дә, кодрәте дә,хикмәте дә , зурлыгы да үзендә!
Туфан Миңнуллин турында язарга утыргач, мин, гомеремдә беренче тапкыр диңгез күргән авыл баласы сыман, чарасыздан аптырап, югалып калдым.Чөнки язучының аерым-аерым әсәрләрен укыганда никадәр генә хозурлансам, никадәр соклансам да, мин диңгезнең аерым-аерым дулкыннарын гына күргәнмен икән.Ә инде бөтен чыккан китапларын, язмаларын күздән кичереп, әсәрләрен өр-яңадан күңелем аша үткәреп утырганда, гүя беренче мәртәбә чынлап торып аның олылыгын тойдым,мин аны тагын да ныграк аңлый башладым, үзем өчен өр-яңадан ачкан кебек булдым. Туфан Миңнуллин минем өчен тагын да зураеп, олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен кайгырып , ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат,фидакарь шәхес булып күз алдыма килеп басты.
Фәнни-тикшеренү эшенең максаты:
1.Күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗаты турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү.
2.Драматург Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы чагылышын ассызыклап күрсәтү.
3.Милләт язмышы өчен көрәшүче драматург Туфан Миңнуллинны безнең буынга һәрьяклап үрнәк итеп кую, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлары:
1.Туфан Миңнуллиң иҗаты турында материалларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мөмкин кадәр гамәли куллану.
2.Матур әдәбият әсәрләренә (конкрет алганда Туфан Миңнуллин иҗатына) якынаю өчен Туфан Миңнуллинның “Илгизәр+Вера”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Нигез ташлары” һ.б. әсәрләрен уку һәм видеоязмада карау.
Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттем. Бигрәк тә язучының 65,70 һәм 75 еллык юбилейларына багышлап чыгарылган матбугат материалларыннан файдаландым. Республикада чыга торган “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Юлдаш”, “Акчарлак” газеталарыннан һәм “Идел”, “Казан утлары”, “Сәхнә”, “Мәйдан”, “Гаилә учагы” журналларыннан материаллар алдым. Шулай ук Азат Әхмәдуллин, Әлфинур Нәҗипова Зиннәтуллина, Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев, Зиннур Хөсниярның Т.Миңнуллин турында язган очерк, мәкаләләре һәм шигырьләрен кулландым.
Туфан Миңнуллинның пьесаларын, очеркларын, истәлекләрен һәм замандашлары аның турында язган истәлекләрен, фикерләрен кат-кат укып язучының бөек таланты каршында баш идем.
Мин сайлаган тема бик актуаль дип саныйм.Чөнки, беренчедән, Туфан Миңнуллин үзгәртеп корулар чоры тудырган проблемаларны, аеруча халкыбызның бүгенге язмышы, үткәне һәм киләчәге өчен борчылып, үз әсәрләрендә күрсәтә алды. Икенчедән, язучы кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап, халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы торган бурычларын онытмаска тиешлеген искәртә.Өченчедән, Т.Миңнуллин милләтнең бөтенлеген саклау-бүген безнең төп бурычларыбызның берсе икәнлеген аңлата, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын тасвирлый, милләтебез язмышына битараф булмаска өнди.
II.Төп өлеш
1.Драматургның шәхси тормышы.
Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында хәзерге Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә.Улында әдәби зәвык тәрбияләүдә, татар әдәбиятына карата беренче хисләрне, мәхәббәтне уятуда әтисенең тәэсире зур була.Чыгышы белән ул - Казан кешесе, заманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган. Алар укыган мәктәпкә Тукайның килүе, яхшы укучыларга китаплар өләшүе кебек истәлекләрен улына кат-кат сөйли. Габдулла агай, гомумән, кызыклы шәхес була,аның тормыш юлы да катлаулы һәм кызыклы: дары заводы эшчесе Габдулла Миңнуллин 20 нче елларда авылга Советы секретаре булып эшли. Ул анда беренче мәртәбә радио керткән, велосипед алып кайткан. Беркадәр вакыт колхоз рәисе булып эшләгән. Габдулла агай үгет-нәсыйхәтле шигырьләр язган, әкиятләр язган, әкиятләр чыгарган. Малаена шул елларда дөнья шаулаткан күренекле шагыйрь Туфан исемен кушуы да аның әдәбиятка гашыйк булуын күрсәтә.
Әнисе Халисә апа җиде ир уртасында бер кыз бала булып үсә, шуңа күрә нык характерлы, тәвәккәл,төчеләнүне белмәгән, әз генә кимсетүгә дә түзә алмый торган горур,тынгысыз кеше була.”...Әгәр дә мин язучы дигән исемне йөртәм икән, ул сәләт миңа шигъри җанлы, йомшак күңелле әтидән бирелгән; әгәр дә мине җәмәгать эшлеклесе дип атыйлар икән, анысы тормышта тырмашып яшәгән, тынгысыз җанлы әниемнән”-дип яза Туфан Миңнуллин.
Башлангыч белемне авылларында алгач, Туфан күрше Олы Салтык авылында җидееллык,Олы Карамалыда (язучы Ибраһим Гази авылы) унъеллык мәктәптә укый.Стена газеталары чыгаруда бик теләп катнаша, аларда үзенең беренче шигырьләрен бастыра.
Белемгә омтылыш һәм әдәбиятка мәхәббәт Т.Миңнуллинны Казан университетына алып килә.Әмма сугыштан соңгы авыр еллар,гаиләгә ярдәм итү кирәклеге яшь егетнең тормыш юлына үзгәрешләр кертә: ул туган авылына кайта,төрле эшләрдә эшли.1956 елда университетка кабат керә, ләкин озакламый Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә. Училищеның 1961 елгы чыгарылышы яшьләре белән бергә,Т.Миңнуллин да Казанга кайта.1964 елга кадәр Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли.Әмма яшьтән үк тынгылык бирмәгән, студентлык елларында инде төн йокыларын качырган “язучылык җене” аңар уен сәнгате белән чын-чынлап шөгыльләнергә ирек бирми: журналистикага күчеп, “Чаян” журналында, Казан телевидениясендә эшли. Аның юмористик сәләте ачылып китә, шактый санда көлкеле хикәяләр һәм “уклы-камчылы” фельетоннар яза, кече күләмле сәхнә әсәрләре иҗат итә.
Театр училищесында уку һәм Г.Камал театрында эшләү еллары, аннары телевидение һәм “Чаян”да эшләү чоры аны әдәбиятның авыр төрләреннән булган драматургияне үзләштерү өчен әзерлиләр.Ул сәхнә сәнгате серләренә төшенә, аның үзенчәлекләрен, тамашачы белән бәйләнеш булдыру өчен нәрсәләр кирәген белергә өйрәнә.Әмма бу талантның ачылып китүендә, мул җимешләр бирә башлавында тормыш, аны яхшы өйрәнү, кешеләрне белү, аңлый алу- төп сәбәпчеләрдән берсе.Т.Миңнуллинның беренче пьесаларына ук заманны һәм кешеләрне аңлау,көн сорауларына,заман агышына сизгерлек хас.Боларын исә иҗат кешесендә тормыш үзе булдыра һәм үстерә.Авыр сугыш чоры баласы буларак, Туфан агага сыер җигеп , анысы да булмаганда , кул белән тартып иске сука белән җир сукалауны да, чабагач белән ашлык сугуны да күреп һәм үзе кичереп,”уфалла” арбасына җигелеп урманнан утын да ташып үсәргә туры килә. Боларның һәммәсе яшь Туфан күңелендә җуелмас эз калдыра.Ул тормышны танып-белергә, олы була белергә,яшәү өчен көрәшергә өйрәнә.
Туфан Миңнуллинның гаиләсе зур түгел. Аның тормыш иптәше –Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Исханова. Алар 1961 нче елның 25нче декабрендә уртак тормышларын башлап җибәрәләр, бик тату һәм нык гаилә төзиләр. Бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенә таянып яшәүләренә дә тиздән 50 ел була. Нәҗибә Исханова драматургның барлык пьесаларында да төп рольләрне башкара. Актриса буларак та, иҗат кешесе буларак та Нәҗибә Исханова үз профессиясен фанатикларча яратты, аңа турылыклы булды, аңа аз гына да хыянәт итмәде. Аларның Әлфия исемле бер кызлары, ике оныклары (Диләрә һәм Данияр) бар. Туфан Миңнуллин хәленнән килгән кадәр оныкларында татар әдәбиятына, тарихына, бөек шәхесләргә зур ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тырыша.
1968елдан башлап Т.Миңнуллин профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.
Әгәр дә татар драматургиясенең соңгы дүрт дистә ел эчендәге үсешен агып яткан елга белән тиңләп карасак, аның агыш үзәнен Туфан Миңнуллин иҗаты тәшкил итә дип билгеләргә мөмкин булыр иде.Узган гасырның соңгы чирегеннән башлап соңгы көннәргә кадәрге драматургларыбыз исемлеген аның белән башлап китү кабул ителде инде.Татар сәхнәсен яңадан-яңа үзенчәлекле пьесалар, яңадан-яңа кабатланмас характерларга ия булган образлар белән баетып , ул милли уен сәнгатен тота. Ягъни театрыбызны темалар яңалыгы, сәнгатьчә чаралар байлыгы ягыннан алга үстерә. Аның тынгысыз характеры, табигый сәләте,әдәбиятны яратуы, тормышны яхшы белүе, һәр кеше язмышын үзенеке итеп кабул итүе әдәби иҗатта үз урынын табуга китерә.
Туфан Миңнуллин турында Марсель Сәлимҗанов болай дигән иде: “Кама Тамагының бәрәкәтле җире үз вакытында Туфанны безгә бүләк итмәсә, татар театры бәхетсез хәлдә калыр иде. Аның драматургиясе башкаларныкыннан аерылып тора, ул тормышны белеп яза. Аның һәрбер әсәре – үзе бер шигърият. Ул-Тинчурин, Исәнбәтләр салган юлны дәвам иттерүче. Ул-цензура балтасының хәтәр чорында да хикмәтле фикерләр әйтә алган кыю әдип.Театрны үстерүгә Туфан гамәли өлеш кертте. Ничә дистә еллар буена ул халкыбызны елатты да , уйлатты да , юатты да , уятты да”. Әйе, Туфан Миңнуллин - бүгенге театрга яңа рух өстәде.Ул иҗат иткән образларның кайберләрен генә искә төшерү дә җитә. Драматург Г.Тукай, М.Җәлил кебек халыкка билгеле шәхесләр янәшәсенә Пугачев полковнигы Канкай улы Бәхтиярне, Әлдермештән Әлмәндәрне сәхнәгә чыгарды.
2.Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы.
Уңга,сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм һәм аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.
Г.Тукай
Туфан Миңнуллин иҗаты турында нәрсә дә булса язарга дип кулга каләм алсаң, үзеннән -үзе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигъри юллары искә төшә.Икесе ике чорда яшәп иҗат итүчеләр , берсе-халык шагыйре, икенчесе-драматург, прозаик... Ләкин алай гына да түгел икән. Икесенең дә тормыш юллары ил һәм халык язмышында бик болгавыр заманга туры килә.Ил тормышының тотрыксыз чорында милләтнең чын уллары , асыл затлары уңга-сулга аумый , курыкмыйча үз сүзен әйтә алудан, йокымсырап ятучыларны уята белүдән күп нәрсә тора.
Үзгәртеп корулар чоры тудырган проблемаларны Туфан Миңнуллин алдан күрә һәм сәхнәгә чыгара белде. Шундый проблемаларның берсе – аны һәрвакыт борчып-бимазалап торганы, ул-халкыбызның бүгенге язмышы, үткәне һәм киләчәге. Гомумән дә,безнең язучыларның күпчелеге милләтебез язмышына борчылмый калмаган һәм ул бүген дә шулай.Моның сәбәбе дә ачык , билгеле. 1952 елда мөстәкыйльлеген югалткан халык, бетәргә хөкем ителгән саналып,эзәрлекләнә, сыегая, вагая, милли асылын җуя бара. Нинди генә акыл иясе моңа битараф калсын?!Г аяз Исхакыйны гына алыйк. Иҗатын иҗтимагый тормыш корылышы , сыйнфый тигезсезлек мәсьәләләрен үзәккә куеп башлаган (“Тартышу”, “Алдым-бирдем”әсәрләрендә ) автор тора - бара беренче урынга милләтебез язмышын чыгара. Без моны “Зөләйха”, “Мөгаллимә”,” Олуг Мөхәммәд” әсәрләрендә ачык күрәбез.Туфан Миңнуллин да иҗатында шул юнәлештә хәрәкәт итә.Халыкны милләт итеп яшәтә торган сыйфат-фигыльләр аның беренче әдәби геройларында ук шактый ачык төсмерләнә.Мәсәлән, “Нигез ташлары” комедиясендә ата һәм балаларның карашлар төрлелегеннән формалашкан конфликт туган нигезгә мөнәсәбәт, заман, җәмгыятьнең яшь буынга тәэсире , буыннар арасындагы рухи бәйләнешләрнең өзелү алдында торуы кебек проблемаларны күтәрә.Төп образ Гарифуллага нәсел, үткәннәрнең кадерле символы булган өй –яшь буын- аның балалары өчен бөтенләй ят төшенчә; алар туган җирдән читләшкән , нигез кадерен тоймаучы , милли тойгылары җуелган геройлар буларак ачыла.Әсәр тукымасында өй, Гарифулла һәм Гөлҗиһан, ә йортның нигезе исә картның балалары итеп кабул ителә. Шуңа бәйләнештә Гарифулла карт сүзләре төп идея буларак яңгырый:”Әгәренки син өй салырга уйласаң, нигез ташларың таза булсын.Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый, өй бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп төшә.Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була.Менә мин дә әтиеңне , абыйларыңны шуның өчен ачуланам.Алар нык,таза булса,минем нәселнең гомере озын булачак, аңладыңмы инде...Буең озын булса да акылың яшь шул әле синең. Ярый, диген! Өсләренә үскән мүкләрне кыргалый торсаң, шактыйга чыдарлар, диген!” Өйнең күпмәгънәле символ дәрәҗәсенә җиткереп сүрәтләнүе аның тагын ике –иҗтимагый һәм милли эчтәлектә шәрехләнә алу мөмкинлеген дә тудыра. Беренчедән,ул ярымдемократик үзгәрешләр тәэсирендә яңа тормыш төзергә омтылуга мөнәсәбәт, аның “нигезенә” ишарә кебек укыла (Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый, өй, бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп төшә.Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була.), икенче яктан милли эчтәлек тә сиземләнә (Алар нык,таза булса, минем нәселнең гомере озын булачак).Гомерен намуслы итеп үткәргән Гарифулла абзыйның йорт нигезендә дә ныклы, ышанычлы ташлар ятарга тиеш, җиңел юл белән тапкан мал-мөлкәт аның өчен ят күренеш.
Бу пьеса, әйтерсең лә, Туфан Миңнуллинның кырык еллык иҗатының нигез ташлары булып тора.Чөнки бүгенге заманда үтә дә кискен төс алган күренешләр –милләт, тел язмышының аянычлылыгы, кешеләрдәге әхлаклылык-әхлаксызлылык сыйфатлары кинәт кенә туган әйберләр түгел.Аларның яралгылары күптән барлыкка килгәннәр.Моңа вакытында игътибар гына итүче булмаган.Әгәр Гарифулла абзый кебекләр буынының һәр вәкиле үзеннән туган балаларына моны тиешенчә аңлатып, төшендереп торган булса, бәлки, бүгенге яшәеш бу кадәр үк аянычлы төс алмас та иде.
Т.Миңнуллиннны үзенчәлекле әдип иткән сыйфат иң элек аның дөньяга карашыннан , тормыш күренешләрен заман үзгәрешләрен аңлау дәрәҗәсеннән башлана.Кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап ,халкыбызның милли йөзен , гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы бурычларын онытмаска тиешлеге аның “Әниләр һәм бәбиләр”(1984) драмасында ачык күрсәтелә.Драмада әдәбиятның мәңгелек темаларыннан берсе ана булу бәхете чагыла, һәм бу бәхетнең матурлыгы милли-әхлакый кануннарга барып тоташа.Драмадагы төрле дәрәҗәдәге хатын-кызлар- аналарның сөйләшүләре, гади авыл хатыны, унике бала анасы Гөлфинәнең акыллы, борчулы, миһербанлы, кирәк икән кисәтүле дә сүз-киңәшләре җәмгыятьтәге әхлак кануннарының бозыла башлавында хатын-кызның роле зур икәнлеген аңларга ярдәм итә.Тамашачы күңелендә аптыраулы гаҗизлек катыш кызганулы нәфрәт уяткан образ- Дилемма. Баш табибның “иманыгыз бармы сезнең?”, “бишек җырын беләсезме?” дигән сорауларына яңа гына баладан котылган яшь хатынның “мин ул сүзне аңламыйм”, безгә аны өйрәтмәделәр” дип җавап бирүе Дилемма кебекләрнең бу тормышта очраклы күренеш түгеллеген, аларның барлыкка килүләренең сәбәпләре бик тирәндә икәнлеген күрсәтә. Тәрбия ана сөте, бишек җырлары, балага булган мәхәббәт, иреңә карата ихтирам , ата-анага хөрмәт кебек гүзәл сыйфатлар белән күчә. Әйе, ул вакытларда тапкан баласын алырга һәм тәрбияләргә теләмәүләр, ташлап калдырулар күренә башлаган була инде.Бу күренешнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын , кешелекнең алга үсешенә ничек янавын әйтеп, драматург чаң суга.
Драманың төп фикере бишек җыры темасыннан үсеп чыга.Бишек җыры-милли гадәт-йолаларның гомумкешелек кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра.Ике неомифик Ананың шартлы образлары , бу персонажлар авызыннан яңгыраган бишек җырлары татар,рус халыкларының бишек җырлары белән көчәйтелә, кешелекнең дәвамлылыгына . яшәүнең мәңгелегенә ышаныч булып яңгырый. “Бишек җырын онытмаган милләт кенә яшәячәк” ди безгә әсәр.”Әгәр дә без бишек җырларын онытып барабыз икән , балаларыбызга ни өйрәтербез соң?Аларны моннан мәхрүм итмибезме соң? Каты күңелле хатын-кызлардан рухи гарипләр туып , ул балалар рәхимсез,миһербансыз булып үсмиләрме?Әгәр алар күбәйсә , кешелек җәмгыяте нишләр?-дип сорый драматург үзе.Шундый күп сорауларга җавап эзләргә тырыштым мин бу драмада”(Миңнуллин Туфан.Татарның бер баласы.-Казан:Рухият,2003.-229б).Әлбәттә, язучы бу әсәре белән киләчәккә куркыныч янамасын өчен безне гореф-гадәтләребезне онытмаска, гаилә корганда игътибарлы һәм җитди булырга, тәрбия-әхлак төшенчәләрен онытмаска, туган телебезне, динебезне сакларга өнди.
Үзгәртеп корулар чорына килеп кергәч, Туфан Миңнуллин кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән тыгыз бәйләнештә алып сүрәтләүдә, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын тасвирлауда яңа баскычка күтәрелде.
Милләтебезнең эреп югалуына алып барачак төп сәбәпләрнең берсен Гаяз Исхакый динебезне югалтуда күргән иде. “Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән,ул халык үзе бетә”,-дип язган ул.Мәсәлән,”Зөләйха” исемле драмасы белән ул көчләп чукындыруга каршы чыккан.”Ул әле өйләнмәгән иде” дип аталган повестенда да, иске татар тормышында рухи канәгатьлек тапмаган яшь егетнең акрынлап үз милләтеннән читләшүен, марҗа “тырнагы”на эләгүен сыкранып сүрәтләде.
Туфан Миңнуллин бу фикерне дәвам итә, алай гына да түгел, тирәнәйтә. Милләтебезнең акрынлап сыегая баруын ул рус һәм татар арасындагы катнаш никахларда да күрә.
Тарихтан билгеле инде: русның күренекле шәхесләре арасында күбесе татар шәҗәрәсеннән килә, татар канына барып тоташа (Кутузов, Карамзин, Юсуповлар һ.б. бик күпләр). Наполеонмы (Пушкин да диләр) әйткән, имеш: кайсы гына урысны әйбәтләп кыргычлап юма, татарга барып чыгасың... Әле соңгы гасырларга кадәр рус дворяннары үз нәселләрендә татар каны агу белән горурлана – кәпрәя торган булганнар, диләр.Димәк, бүгенге бөек милләтләрдән саналганнарның берсен формалаштыруда һәм үстерүдә татар зур роль уйнаган.
Әгәр дә урыс татарны катнаштырган никахлары белән канәгатьләнә һәм горурлана алса, без, “кече милләт” вәкилләре,моны әйтә алмыйбыз.Ни өчен? Моңа ачык җавапны Т.Миңнуллинның үзгәртеп корулар чорындагы иң көчле әсәрләреннән берсе булган “Илгизәр +Вера”(1992) пьесасында табарга мөмкин.
Элек-электән үк барлык милләтләр дә катнаш никах мәсьәләсенә үтә дә сак булганнар. Гореф-гадәтләргә, йолаларга курку катыш хөрмәт белән караган борынгы әби-бабаларыбыз гаилә кору, нәсел калдыру кебек вазифаларны бөтен җитдилеге белән уйлап башкарганнар. Изге юлда ялгышлыклар, ашык-пошык эшләр һич тә хупланмаган. Бу фикернең дөреслеге пьесада ачык дәлилләнә. Мәсәлән, олы буын кешеләре –урыс милләтеннән булган Алексей да, татар милләтеннән булган Нурхәмәт тә Вера белән Илгизәрнең бергә гаилә корырга җыенуларын курку катыш ышанычсызлык белән көтәләр. Бу авылда өч йөз ел буена татар һәм рус милләте бик дус гомер иткән. Бергә эшләгәннәр, күңел ачканнар, кыз-егетләре аулакта бер-беренә мәхәббәт сүзләре пышылдашканнар. Ләкин эш шуннан ары узмаган. Чөнки катнаш гаилә коруның һәр ике милләт өчен дә куркыныч хәлләргә китерү мөмкинлеген төшенеп яшәгәннәр борынгылар. Ләкин замана үзгәрә, әхлак нормалары һәр ике халыкта да тотрыксыз хәлгә килә. Яшьләр әби-бабай йолаларына җиңел акыл белән карыйлар . Нәтиҗәдә ике милләт баласы бергә кушыла, ләкин төптән уйлап корылмаган гаилә таркала.
Пьесадагы төп фикер тагын да зуррак, автор тагын да тирәнрәк казый, фикерен үстереп ул мантыйкый нәтиҗәгә килә. Бу нәтиҗә - әлегәчә бер генә сәнгатькяр һәм язучы тарафыннан да әйтелмәгән , әдәбиятыбызда яңа сүз. Катнаш никах нык һәм тату булган очракта да ул объектив төстә бер милләт файдасына гына булып чыга. Бигрәк тә сан ягыннан зур булган милләт белән саны азрак милләт арасындагы мондый мөнәсәбәтләр соңгысына зыян сала,-ул аны үз файдасына суыра бара.Татар милләте белән дә нәкъ менә шул хәл. Әйләнә–тирәбездә руслар. Башка өлкә һәм республикаларда яшәүче милләттәшләр турында әйтәсе дә юк инде, үз җөмһүриятебездә үк ярты халык –“олы милләт” вәкилләре. Һәр җирдә рус теле өстенлек итә. Пьесадагы үзенчәлекле персонаж- Ислам әйткән сүзләр чын хәлебезне дөрес бәяли :”Без рус белән кушыла алмыйбыз,-ди ул.-Урыс белән янәшә генә яши алабыз.Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы?Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме?Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша,белдеңме?” Исламның соңгы сүзләре артык кискен яңгырый, әмма дөрес.Аның әйткән сүзләре яшьләрнең беренче балалары тууга раслана: Вера улына беркем белән киңәшләшмичә Иван исемен куштыра.
Кыскасы, руслашу кебек безне йота баручы процессны дөрес чагылдырып, драматург милләтебез язмышына битараф булмаска, һәрнәсәне , хәтта һәркемнең үз шәхси эше генә булып күренгән кемгә өйләнү, кемгә кияүгә чыгу мәсьәләсен дә акыл белән, үлчәп хәл итәргә чакыра. Монда безнең таяныр нокталарыбыз бар, ди ул. Милләт тарих түреннән үк җыйнап килгән югары әхлак кануннарына һәм кешелекнең изге кыйммәтләренә тугрылык саклап кына үз-үзен яклый һәм алга таба үсә ала. Мөстәкыйльлек өчен алып барылган катлаулы көрәштән халкыбызның фидакарь уллары һәм кызлары әле дә читләшмәгән хәзерге көннәрдә милләт язмышы өчен борчылу һәм уйлану темасы һаман да актуальлеген саклый.
Татар театры тарихында аерым урын алып торган , тамашачыны еларга һәм көләргә мәҗбүр иткән иң уңышлы , халыкчан комедияләрнең берсе , әлбәттә, “Әлдермештән Әлмәндәр”(1976). 1980 елда шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Т.Миңнуллинга, режиссеры М. Сәлимҗановка һәм төп рольне уйнаган Ш.Биктимеровка Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматург Әлмәндәр карт образына татар халкының рухи ныклыгын, тирән акылын, гүзәл гореф-гадәтләрен , намуслы яшәү рәвешләрен салып биргән.
Халкыбызның рухи байлыгын, тормыш тәҗрибәсен үзләрендә туплаган олы буын вәкилләре белән тормыш ыгы-зыгысына кушылып , буыннан- буынга күчеп баручы иң изге тойгылар турында онытып баручы яшьләр арасында туган каршылык аркасында гасырлар буена туплап килгән әхлакый кыйммәтләренең бетү, югалу куркынычы күп кенә әсәрләрдә яктыртылды.Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә исә, халкыбызның физик һәм рухи байлыкларын үзендә туплаган , сокландыргыч уңай сыйфатларга ия булган Әлмәндәр белән тирә-юньдәге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җылы , матур тасвирлап , өлкән буын белән яшьләр , элеккедән калган гореф-гадәтләр, йолалар белән яңалары килешеп яшәсә, ике арада гармония сакланса, моңа беркемгә дә зыян килмәве , киресенчә, бу кыйммәтләрнең тагын да затлырак , кадерлерәк төсмер алуы турында сөйли . Яшьләрне аңлый белүе , характерының җиңелчә булуы, шаян рухы Әлмәндәр картны тирә-юньдәгеләр өчен кадерле , кирәкле картка әйләндерә.Әлмәндәр тормышны ярата, безне дә дөрес, иманлы һәм мәгънәле яшәргә чакыра.
3.Ил язмышы- язучы язмышы.
Т.Миңнуллин иҗатында халкыбызның милли өметләре, хисләре, бай образлар дөньясы искиткеч тирән һәм тулы чагылды. Чынбарлыкны сурәтләүдә һәрвакыт тарихи дөреслеккә омтылган иманлы милли әдип ул Т.Миңнуллин. Ил язмышы, халык язмышы хакында сүз барганда ул беркайчан да читтә калмый, киресенчә, алдын-артын карамыйча, ярсый-ярсый ут эченә ташлана.”Туктагыз әле, агайне, алай түгел, болай бит ул”,-дип , күпләрнең фикерен үз ягына борып җибәрә ала.Т.Миңнуллин-язучы буларак кына түгел, гомумән, кеше буларак та кызыклы , үзенчәлекле шәхес. Көр тавышлы , ачык чырайлы, һәрчак оптимист, шаян һәм тапкыр, урынына карап җитди һәм кырыс, таләпчән бу кеше гел игътибар үзәгендә, абруйлы.Аңа фикер үткерлеге, җорлык, мәсьәләнең асылын тиз тотып ала белү, һәр очрак өчен тормышчан фактлар, халыкчан мәзәкләр, гыйбрәтле хәлләр һәм урынлы гыйбәрәләр китерә белү хас, шулар аны кызыклы әңгәмәдәш тә, акыллы җитәкче дә ясый.Аның Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләве, заманында СССР Югары Советына да депутат булып сайлануы, инде менә унбиш елдан артык Дәүләт Советы депутаты булуы да шул хакта сөйли. Законнар кабул иткәндә , Дәүләт программалары хакында фикер алышканда, бигрәк тә авыл проблемалары, милли мәсьәләләр хакында сүз барганда битараф булган, үз фикерен кистереп әйтми калган чагы юктыр аның.Сессия барган вакытта ук ул үзенә ошамаган законны берничә минутта сүтеп ташлый, үз фикерен тавышка куйдырта һәм еш кына яклаучыларын да таба.Туфан аганың күңел сизгерлеге , язучы күрәзәлеге, депутатлык тәҗрибәсе аны теләсә кайсы вакытта халык мәнфәгатен якларлык дәрәҗәгә җиткергән.
Дәүләт Советында халык гаме белән борчылучы , милләт кайгысын кайгыртучы иң фидакарь депутатларның берсе Туфан Миңнуллин икәнен барыбыз да күреп-белеп торабыз. 2002 елда Татарстан Конституциясенең яңа редакциясен әзерләгәндә Туфан ага Төп Законга бер маддә өстәргә тәкъдим итә.Белгәнебезчә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Россия төбәкләрендәге милләтттәшләребезгә балаларын татар мәктәбендә укыту, туган телләрен ,гореф-гадәтләрен саклау, кыскасы, чын милли тормыш белән яшәү елдан-ел кыенлаша бара. Туфан ага тәкъдим иткән әлеге маддә нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл итәргә тиеш иде. Бик озак бәхәсләр һәм фикер алышулардан соң,ул, ниһаять 14 нче маддә булып Конституциябездә урын алды. Анда:”Татарстан Республикасы Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятләрен үстерүдә, туган телләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә”,-дип язылган иде. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплау, бердәм милләт итеп яшәтү һәм саклау өчен үтә дә кирәкле маддә иде бу.Соңрак “Россия арасында вәкаләтләр бүлешү хакындагы Шартнамәдә дә урын алды, һәм ул федераль закон белән расланды.Бер караганда , язучының төп эше- иҗат, ул үз талантын депутатлык яисә башка җәмәгать эшләренә сарыф итмәскә тиеш кебек. Ләкин бүген Татарстан парламентында Туфан Миңнуллин кебек милләтпәрвәр язучы-депутатларыбыз булмаса, туган телебезне, милли мәктәпләребезне , милли матбугатыбызны, милли мәдәниятебезне, динебезне яклап кемнәр генә сүз әйтер иде икән?!
Йомгак ясап шуны әйтәсе килә, нык ихтыяр көченә ия булган Туфан Миңнуллин күпкырлы талантка ия шәхес. Татарның бөек шагыйре Хәсән Туфаннан соң, тагын бер тапкыр Туфан исемен аклау,әдәбият диңгезендә югалмыйча, шул исем белән тагын бер тапкыр бөтен халыкка танылу, дан казану-үзе бер могҗизадыр! Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Т.Миңнуллин турында болай ди: “Туфан Миңнуллин - гаҗәеп талант иясе.Берсеннән-берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора...” Туфан Миңнуллин әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, озак кына аның геройларыннан аераласы килми, тагын тагын шул образлар белән очрашасы килә.
Алтмышлап сәхнә әсәре, повесть, хикәяләр, юморескалар, публицистик һәм тәнкыйть мәкалләре авторы Туфан Миңнуллин Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәренә лаек булды, Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, орденнар, төрле дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнде. Үзенең драма әсәрләрендә Туфан Миңнуллин тормышчан геройлары аша халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен, иң матур сыйфатларын-хезмәтне ярату, өлкәннәргә хөрмәт,буыннар арасында рухи бәйләнеш, яшәү дәрте, әхлакый кануннарга тугрылык һәм башкаларны яктырта алды. Ул еллар үтеп тә югалмас, алтыннарга тиң зур мирас калдыра.
Туфан Миңнуллиннын таланты милләт язмышын үз язмышы итеп яшәвендә, көчле-куәтле, серле-мәгънәле, шифалы-бәрәкәтле әсәрләр иҗат итүендә,үз халкының бәгырь кисәге, газиз баласы һәм яклаучысы була алуында!
III Йомгаклау.
Фәнни-тикшеренү эшемнең максаты күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗаты турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү; милләт язмышы өчен көрәшүче милләтпәрвәр язучыны безнең буынга һәрьяклап үрнәк итеп кую иде.
Фәнни-тикшеренү эше барышында максатыма ирештем дип уйлыйм. Татар халкының горурлыгы-бөек драматургы Туфан Миңнуллин турында билгелекүләм материал тупланды.Аның уйлата да, елата да, көлдерә дә торган сәхнә әсәрләрен хәзерге һәм киләчәк буын балалары да яратып укыячакларына, сәхнәдә яратып караячакларына иманым камил. Аңа сәламәтлек, озын гомер телим. Көч-дәртегез һәрчак ташып торсын, залларыгыз һәрчак тулы булсын, Туфан ага!
Зиннур Хөснияр
Туфан абыйга
Арды дөнья,алҗыды,
Керфеген йокы басты.
Кемдер,әнә, учак якты,
Сарык суеп,казан асты.
Йокы басты керфеген,
Аш уздырып үткәрмәкче,
Милләтемнең өчесен.
Купты туфан,әй,кузгалды-
Күңелләрдә,йөрәктә.
Йоклаганны уятырга
Туфан кубу кирәк тә!
Ниһаят,кайтып җитте
Канкай улы Бахтияр.
Уян,халкым,йоклама,
Әлмәндәр карт ни дияр!
Шәкүр агай әйбәт карак,
Күңеле белән Алып.
Башкалар да күзен ачты,
Әлмәндәрдән оялып.
Купты Туфан,сүзен әйтте,
Күңелләргә,йөрәккә!
Ваемсызны уятырга
Туфан булу кирәк тә!
IV Файдаланылган әдәбият
1.Әхмәдуллин А.Г. Күңелләрне уятыр: Казан:Мәгариф ,2007.-223б.
2.Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр,10 томда,1 том.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2002.-528б.
3.Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр,10 томда,10 том.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2002.-447б.
1т.:пьесалар.-528б.
2т.:пьесалар.-464б.
3т.:пьесалар.-447б.
4т.:пьесалар.-415б.
5т.:пьесалар һәм скетчлар.Балалар өчен пьесалар.-399б.
6т.:повесть,хикәяләр.-480б.
7т.: көндәлекләр (1980-1991).-448б.
8т.: көндәлекләр (1992-1998).-479б.
9т.: көндәлекләр (1999-2002).-447б.
10т.: әңгәмәләр,мәкаләләр.-447б.
4.Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2008.-479б.
5.“Дуслар җыелган җирдә” Туфан Миңнуллин турында замандашлары Казан:Идел журналы китапханәсе 1995.-159б.
6.Татар драматурглары:биобиблиографик белешмәлек.Төз.Ф.Ганиева,Р.Яруллина, А.Саттарова;Татар.кит.нәшр.,2007.-271б.
7.Татарның бер баласы.Казан:Рухият, 2003.-408б.
8.Утырып уйлар уйладым:көндәлекләр.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1997.-383б.;2001.-351б.;2003.-408б.
9 .Миңнуллин Т. Китәр юлың еракмы? Пьесалар. Казан, Татар.кит.нәшр.,1978.-376б.
10.Сафина Н. Йөрәгемне Туфан чакты. Мәдәни җомга.-2000.-30 июнь
11.Мәйдан.-2002.-№1.-208б.
12.Мәйдан.-2005.-№8.-16.-176б.
13.Казан утлары.2005.-№9.-192б.
14.Сәхнә.2005.-№4.-24б.
15.Юлдаш.1996.-№2(91).
16.Ачык дәрес.2004.-№12.-декабрь.
17.Идел.2010.-№8.-80б.
18.Миңнуллин Т. Иң кадерле мизгелләр Мәгърифәт.2005.-20 август.
19.Гаилә учагы.2008.-№9.-48б.
Агния Барто. Сережа учит уроки
Сказочные цветы за 15 минут
Рисуем зимние домики
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Девчата