Илебез халыклары, якыннарыбыз, туганнарыбыз, якташларыбыз, тир һәм кан түгеп, шушы җиңүне яулады, газиз гомерләрен биреп, бүгенге бәхетле тормышыңны тәэмин итте бит- бу турыда онытырга ярамый торгандыр...
Вложение | Размер |
---|---|
bvs-sochinenie.doc | 29.5 КБ |
Батырларны барлый- барлый
Тарих битен актарам.
Авылдашым батырлыгын
Укып гаҗәпкә калам!
Моннан 67 ел элек - 1945 елның маенда - бөтен планетабызны сөендереп, Бөек Җиңү таңы атты. Кешелек дөньясы Җир шарына үлем чире белән янаган фашизмны, үз оясына куып кертеп, тар-мар итте. Халыклар Бөек Җиңү тантанасының шаһитлары булдылар.
Илебез халыклары, якыннарыбыз, туганнарыбыз, якташларыбыз, тир һәм кан түгеп, шушы җиңүне яулады, газиз гомерләрен биреп, бүгенге бәхетле тормышыңны тәэмин итте бит- бу турыда онытырга ярамый торгандыр...
Тарих сәхифәләрен актарганда, безнең туган авылыбыз Татар Борнаеның үткәне күзгә чагылмый калмый. Бөек Ватан сугышы елларында ул үзенең яңа битләрен ача, күп вакыйгаларга байый. Чыннан да, Җиңү көнен якынайтуда безнең авыл кешеләренең өлеше сизелерлек. 1941 елның июненнән алып сугыш беткәнчегә кадәр, үз илебезне залимнардан саклар өчен, авыл 168 лачынын читкә очыра. Үз гомерләрен туган ил өчен биргән 88 каһарман яу кырында ятып кала, ә калганнарга исә Җиңү көнен, туган җирләрен күрергә насыйп була.
Халык телендә “Ил язмышы- халык язмышы” дигән гыйбарә бар. Башка бик күп совет гаиләләре кебек, замана җилләре безнең гаиләгә дә кагылмый калмый. Гомумән алганда, сугышта күршебез Нургаяз абый да катнаша. Ходай шулай кушкандыр күрәсең, дары исе аңкып торган бу сугыштан күршебез Нургаяз абыйга исән-сау кайтырга язган була.
Гаиләләренең чын горурлыгы - Нургаяз абый.
Яшьлегенең иң гүзәл чагында- бер көйгә аккан тормышының 19 елында ул хәрби хезмәткә озатыла. Бу 1939 елның көзе була. Кузнечихада (ул вакытта Әлки районы үзәге) район буенча җыелган егетләрне турыдан-туры Монголия һәм Кытай чигенә җибәрәләр. Кысык күзлеләр башбаштаклыгыннан гайрәтләре чиккән совет гаскәриләре мондагы хәрби хезмәткә аеруча җитди карыйлар, чөнки Европада икенче бөтендөнья сугышы дулкыннары кайный. Монголия һәм Маньчжурия чикләрен сакларга куелган дәү Нургаяз абый монда да сынатмый.
Таулы-ташлы өлкәдәге 2 ел хезмәт сизелмичә үтә. Тиздән алар Гитлер башлаган сугыш турынды хәбәр алалар. Дембеле якынлашкан егеткә яңадан мобилизацияләнергә туры килә.Шул арада чик буенда берничә җитди бәрелеш булып ала. Ходай күрше абыйга бу уты сүнгән җәһәннәмнән исән-имин чыгарга насыйп итә.
Сугышта – сугыштагы кебек, дигән бер философ (На войне – как на войне). Әлегә Европа көнбатышында барган сугышның дары исләре монда ук килеп җитмәсә дә, чик буе сакчылары һәрчак әзерлектә торалар.Бер-берсенә су тамчысы кебек охшаш көннәр тезелеп китә. Взвод байрагын 2 шәр сәгать саклау, физик күнегүләр, разведкалар – берсе дә калмый. Хәрби хезмәт вакытында аларның батареясын 2 атнага Германиягә җибәрәләр. Немецлар илендәге хезмәт аңарда яхшы тәэсирләр тудыра. Бары тик күңелендә “ Шундый гүзәл авыл-шәһәрләрдә, шундый матур йортларда иркен яшәүче халыкка сугыш башлау нигә ” дигән уй гына сызылып кала.
Җиңү көне үзен озак көттерми. 1945 елның 8 маендагы капитуляциягә кул куярга риза булган Германия турындагы хәбәр аның Кызыл Армиядәге 7 еллык хезмәтенә нокта куя.
Ни кызганыч, авылыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады инде. Әмма аларның фашизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары безнең күңелләрдә һәрвакыт саклана. Сугыш тәмамлануга байтак вакыт үтсә дә, халык бөек җиңү көннәрен әле дә хәтерли.
3 сыйныф укучысы Сафина Чулпан.
Философские стихи Кристины Россетти
Юрий Визбор. Милая моя
За еду птицы готовы собирать мусор
Рукавичка
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды