Һәр халык, һәр милләт үзенең туган иле, туган җире, туган авылы белән горурлана, аның тарихын булдырырга тырыша.Татарстанның көнчыгыш өлешендә урнашкан, бай һәм матур табигатьле Мөслим районының да үз тарихы бар. Туган җиремнең тарих битләрен актарам...Чыннан да, тарихта тирән эз калдырган бөек шәхесләр бик күп икән бит минем якташларым арасында. Аларның һәрберсе турында озак-озак сөйләп була. Мин шундый мактауга һәм хөрмәткә лаек шәхесләрнең берсе – Советлар Союзы герое Гыймазетдин Вәҗетдинов турында язарга булдым.
Вложение | Размер |
---|---|
latyypova_ralina-sochinenie.doc | 190.5 КБ |
Сочинение.
Мөслим каһарманы.
Батырларны барлый-барлый,
Тарих битен актарам.
Милләттәшләр батырлыгын
Укып гаҗәпкә калам.
Н.Миңлеәхмәтова.
Һәр халык, һәр милләт үзенең туган иле, туган җире, туган авылы белән горурлана, аның тарихын булдырырга тырыша.Татарстанның көнчыгыш өлешендә урнашкан, бай һәм матур табигатьле Мөслим районының да үз тарихы бар. Туган җиремнең тарих битләрен актарам...Чыннан да, тарихта тирән эз калдырган бөек шәхесләр бик күп икән бит минем якташларым арасында. Аларның һәрберсе турында озак-озак сөйләп була. Мин шундый мактауга һәм хөрмәткә лаек шәхесләрнең берсе – Советлар Союзы герое Гыймазетдин Вәҗетдинов турында язарга булдым.
Г.Вәҗетдинов 1907 елда Татарстан Республикасы Мөслим районы Исәнсеф авылында туа. Әтисе Вәҗетдин беренче бөтендөнья сугышы башлану белән фронтка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласы белән тол калган Гөлҗиһан апа балалары өчен яшәргә, аларны кеше итәргә кирәклеген аңлап, алты эштә эшләргә мәҗбүр була. Вәҗетдин дә, өлкән бала буларак, әнисенең һәм туганнарының зур терәгенә әйләнә. 8 яшьтән төрле эшләрдә ялланып эшли, шул ук вакытта башлангыч белемне дә алырга өлгерә ул. Шулай үзенең сөенечләре һәм көенечләре белән ачлы-туклы балачак узып та китә. 1929 елда Гыймазетдин Совет Армиясе сафларына алына. Новороссийск шәһәрендә хезмәт иткәндә, җидеелык мәктәпне тәмамларга да җитешә һәм ул еллар өчен шактый белемле кешегә әверелә. Тырыш һәм сәләтле егетне армиядә дә бик тиз күреп алалар һәм командирлар әзерли торган курсларга җибәрәләр. 4 ел хезмәт иткәч, егет үзенең туган җирләренә әйләнеп кайта. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Актаныш районының бер авылында председатель булып эшли. Әтисенең сугышта батырлыклар күрсәтеп, туган иле өчен һәлак булганын кечкенәдән күңеленә салып куйган була инде егет. Туган җирне саклау, аңа лаеклы хезмәт итү - Гыймазетдиннең төп бурычларының берсе була. 1939 елда ул Фин сугышына китә. Хатыны Мәгъмүрә һәм ике баласын калдырып китү аңа да бик җиңел булмагандыр дип уйлыйм мин.
1940 нчы елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 армиясе, 86 нчы укчы дивизиясенең 330 нчы укчы полкы рота командиры кече лейтенант Г. Вәҗетдинов сугышчан дуслары белән дошманның Выборгск районында ныгытылган тылына Фин култыгы бозы буйлап походка кузгала.
1940 елның 8 мартында совет сугышчылары һөҗүме вакытында дошман белән каты бәрелешләр була. Рота командиры үзе пулемёттан ут ачып, дошманның ике пулемёт ноктасын юк итә, шул рәвешле хәрби бурычны үтәүгә үзеннән зур өлеш кертә. Әлеге сугышта Гыймазетдин Вәҗетдинов һәлак була. Аңа үлгәннән соң, 1940 елның 21 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены белән бүләкләнә.
Мөслим халкы үзенең тырыш һәм курку белмәс герой егетен беркайчан да онытмый. Аның тормышы, батырлыгы хәзерге яшьләргә үрнәк булып тора. Мөслим авылында батыр якташыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән яңа микрорайондагы бер урамга Гыймазетдин Вәҗетдинов исеме бирелде. Җиңү паркында каһарман якташыбызның бюсты урнаштырылды.
Үзенең кыска гына гомере эчендә Туган иле азатлыгы өчен гомерен кызганмаган якташым Гыймазетдин Вәҗетдинов белән мин горурланам. Бик күпләр әле белми дә торган Мөслим районының Исәнсеф авылыннан чыккан батырның Татарстан тарихында гына түгел, Россия тарихында да урыны барлыгына ышанам.
Советлар Союзы герое Гыймазетдин Вәҗетдинов
Заявка на участие в конкурсе.
1. | Фамилия, Имя, Отчество автора | Латыйпова Ралина Расиловна |
2. | Место учебы | МБОУ «Муслюмовский лицей» 7б класс |
3 | Контакты: -домашний телефон (указанием кода) - e-mail: | дом.телефон: 8-8555625899 AlsuLatyipova@mail.ru |
4. | Название работы | Мөслим каһарманы. |
5. | Фамилия, Имя, Отчество руководителя работы | Латыйпова Алсу Галиевна, учитель татарского языка и литературы 1кв.категории МБОУ «Муслюмовский лицей» Муслюмовского муниципального района |
Квитанция об оплате
Почта
Сказка "Узнай-зеркала"
Невидимое письмо
Рисуют дети водопад
Ворона