Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, таш-тауларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым ...
Кыяларның булмый ак таплары,
Аларның була тик ак ташлары.
Шул ташларны каннарына манып,
Табутларда кайтты якташларым.
(В.Һадиуллин”Якташларым”)
Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, бар халыкны сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.
Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. 10 ел буена барган беркемгә дә игълан ителмәгән, беркемгә дә кирәге булмаган мәгънәсез сугыш булды бу җирдә.
Ни өчен Әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң? Иң элек шушы сорауга җавап эзлим.
Вложение | Размер |
---|---|
fganstan.doc | 95.5 КБ |
Татарстан Республикасы Мөслим районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе
Амикеевская средняя общеобразовательная школа Муслюмовского района РТ
“Ватаным тарихында минем гаиләмнең эзе” сочинениеләр конкурсына иҗади эш
Творческая работа на конкурс сочинений “История моей семьи в истории Родины”
Башкарды 11 нче сыйныф укучысы
Фаррахова Лилия Илфат кызы
Җитәкче татар теле укытучысы
Хәкимова Гөлнара Шәриповна
Выполнила ученица 11 класса
Фаррахова Лилия Ильфатовна
Руководитель учитель татарского
языка и литературы
Хакимова Гульнара Шариповна
2011
Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, таш-тауларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым ...
Кыяларның булмый ак таплары,
Аларның була тик ак ташлары.
Шул ташларны каннарына манып,
Табутларда кайтты якташларым.
(В.Һадиуллин”Якташларым”)
Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, бар халыкны сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.
Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. 10 ел буена барган беркемгә дә игълан ителмәгән, беркемгә дә кирәге булмаган мәгънәсез сугыш булды бу җирдә.
Ни өчен Әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң? Иң элек шушы сорауга җавап эзлим.
“Әфганстан.Гомуми мәйданы 647 км булган илдә әле 1982 елда да автомобиль юллары нибары 18 мең км тәшкил итә.Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 млн халыкның күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре-терлекчелек. Дәүләткә капиталистик мөнәсәбәтләр кереп бара. Менә шушы илдә 1978 елның сентябрендә милли-демократик революция була, 1979 елда гражданнар сугышы канат җәя. Л.Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне үзәк телевидение буенча 27 декабрьдә игълан итте. Икенче көнне үк Әфганстан темасы матбугат һәм халыктан корычтай ныклы кара пәрдә артына яшерелде”-дип яза Вахит Имамов үзенең “Әфган кызалаклары” китабында.
”Сугышчан хәрәкәтләргә катнашып китүдән тыелырга!”-дигән әмер үзен акламый. 1980 елда Әфганстанда 1500гә, 81дә-1300гә, 82 дә 2000гә якын совет сугышчысы һәлак була, яралыларның саны уннарча меңгә җитә. Әфганстан җирендә канлы яу дәвам итә.Чит-ят илдән агылган кургаш табутлар дәрьясы елдан-ел көчәя. Фәкать 1988 елның маенда гына совет гаскәрләре чыгарыла башлады. Ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфган чиген атлап чыкты. 10 елдан артык барган бу сугыш безнең илгә 60 миллиард сумлык кирәксез чыгым булып әверелде. Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылды, бу сугышның зур сәяси хата булуы хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә танылды. Ләкин әле бу аяусыз сугыш безнең өчен тәмамланмады. Чөнки аналарның күз яшьләре бүгенгәчә кипми, ә йөрәкләрендәге яра гомер буе төзәлә алмаячак.
Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,
Башын салды япь-яшь кыю солдат.
Халык хәтереннән һичберкем дә
Юа алмас аны, юа алмас.
Әфган сугышында 546255 кеше катнашты, шуларның 6669 ы гарипләнде, 49985е җәрәхәтләнде, 312 се хәбәрсез югалды, 18е чит илләрдә калды, 13833е үлде. Үлгәннәр арасында 442 кеше татар милләтеннән. Татарстаннан 256 кеше үлде. Шуның 132се татар.
1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Һәм, ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Брежнев хөкүмәте башлаган бу сугыш безнең халык өчен 1514 меңгә якын кургаш табут, 50 меңгә якын яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Ун елдан артыкка сузылган гражданнар сугышында Әфганстанның үзендә генә дә халык саны 1 млн.га кимеде.
Тыныч тормышта , 60нчы елларда дөньяга килгән улларының һәлак булачагын берәү дә күз алдына китермәгән булгандыр. Балаларының “сугышка керәбез”, ”сугыштан чыктык” дигән сүзләрен ишетербез дип берәү дә уйламагандыр.
Тыныч тормышта , туган як кырларында иген игәсе урында, улларының гомерләрен дошман пулясы сагалап торачагы , көйдергеч кояш астында тәүлекләр буена сусыз тилмерәсе , кайнар кыялардан үрмәләп интегәсе бер генә ата-ананың башына килгән әйбер түгел иде.
Чаллы каласының каләм осталары чит-ят илдә башларын салган якташлары турында мәгълүматлар туплап, ”Әфган кызалаклары” дигән җыентык бастырып чыгарды. Бу китап Әфганстан сугышында башларын салган Чаллы егетләре хакында. Халкыбызга күп афәтләр китергән кирәксез сугышка нәфрәт, яудан кайтмый калган егетләр өчен тирән әрнү белән сугарылган язмаларда егетләрнең вакытсыз өзелеп калган гомерләре, чит-ят җирдә кылган батырлыклары һәм соңгы мизгелләре тасвирлана.
Истәлекләрне туплау җиңел түгел.Чөнки егетләрнең тормыш юллары турындагы мәгълүматларны туплау аларның әти-әниләре , туганнары аша алып барыла. Ә бу- күңел яраларын кузгаткан хисләр. Аларны тыныч кына тыңлап та булмый.
Бу егетләрнең тормыш юллары да башка яшьтәшләренеке кебек. Мәктәпне яки һөнәр училищесын тәмамлагач, армиягә чакырылу, карантин срогын үтү һәм канлы Әфган җире. Һәркайсының үз холкы, үз хыяллары булган. 18-20 яшьлек егетләрнең матур сыйфатларын санап бетереп буламы соң? Һәр язма гомерләре киселгән яшьләр өчен үкенү, әрнү белән тулы.
Әйе, ата-аналарның күңеленә бу гомерлек авыр таш булып кереп калды. Менә шундый язмыш безнең район егетләрен дә читләтеп үтмәде. Районыбыздан бу сугышта 123 кеше катнашты. Аларның 6 сы туган якларына әйләнеп кайта алмады.Алар арасында әтиемнең абыйсы Илфар Фаррахов та бар.
”Кайгырмагыз бер дә,иңсәмдә солы төше кадәр генә бер җөй калды. Кайткач, шуңа карап, Әфганстанны искә алырбыз,”-дип язган Илфар абый бер хатында.
Илфар абыйның да тормышы яшьтәшләренекеннән әллә ни аерылмый. 1960 нчы елда дөньяга килә. Ул сигезьеллык белемне Әмәкәйдә ала. 10 нчы класска кадәр Күбәк мәктәбендә укый. Аннары Әлмәт шәһәрендә төзүчеләр техникумында укый башлый. Бик оста гармунда, гитарада уйный. Олыга олыларча, кечегә кечеләрчә карый белә. Мөслимдә практика үтә.Укуны тәмамлаганнан соң, Мөслимгә эшкә кайту була уенда. Техникумда укыган вакытта , 1979 нчы елда армия сафларына алына. Дипломын да ала алмыйча, (4 июльдә аврмиягә китә, 5 июльдә диплом бирергә тиеш булалар) сугыш эченә керә.Әфган сугышының әле башланган гына чоры. Абыем шунда эләгә.Башта Термез шәһәрендә десантчы булып хезмәт итә. 4 ай хәбәре булмый торганнан соң, Әфганстаннан хаты килеп төшә...Дусларына яраланып госпитальдә ятып чыгуын язган,туганнарына әйтмәскә кушкан.
Сеңлесе Илсөяр апага язган хатларыннан Илфар абыйны кечкенәдән үк туган җанлы, башкалар турында кайгыртучан, туган якның матурлыгын тоя , аның кадерен белүче , күзәтүчән итеп күз алдына китерәм мин.
Илсөяр апаның 5 класска күчкән чагы була.Абыйсының болай дип язган сүзләре хәтерендә калган: “...Монда безнең яктан очып килгән торналар, кыр казлары бар , сеңлем, сирәк-мирәк кенә очрый торган каеннарны күрсәм, үзебезнең туган яклар искә төшә”.
1980 елның 9 августы безнең гаиләгә , бөтен Әмәкәй авылына олы хәсрәт алып килә -20 яшьлек егетнең чит җирләрдә гомере өзелә. .
Гаиләбез бу кайгыны авыр кичерә. Бер гаепсез сабый баланың илне саклаганда батырларча һәлак булуына беркем дә ышанмый. Әбием белән бабамның кичергәннәрен сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Әбиемнең улының табуты артыннан кабергә керүен берәү дә күз алдына китерә алмый.Табутны ачарга рөхсәт итмиләр.Әбием кайгысыннан нишләргә дә белми, ләкин ничек кенә булса да түзәргә кирәк. Бабам көн дә зиратта Илфар абыйның кабере өстендә куна башлый .Түзсен генә кеше йөрәге! Бу вакытта инде минем әтием Илфатка 15 яшь була. Ул да абыйсын югалту кайгысыннан үз-үзенә урын табалмый. Ата-ана йөрәгенең бу югалту белән һич кенә дә килешәсе килми. Күңелдә кечкенә генә өмет чаткысы - бәлки ачылмаган табутта аларның уллары түгелдер? Шундый хәлләр булып тора бит. Бабыкай Илфар абыйның хезмәт иткән җиренә хат юллый. Озак та үтми, Илфар абыйның бергә хезмәт иткән дусты килеп төшә.Ул табутта чыннан да Илфарның гәүдәсе булуын, аны табутка салганны үз күзләре белән күрүен һәм озатканчы саклап торуын әйтә.Бердәнбер өметләре дә өзелә...
Мин үзем дә бу сугышка зур нәфрәт белән карыйм. Илфар абый исән булса, безнең гаиләне бу кадәр кайгы да басмас иде. Әбием исән чагында гел Брежнев хөкүмәтен гаепләде. Аның указы булмаса, бу кадәр яшь йөрәкләр әрәм булмас иде , дия иде.
Илфар Фаррахов-гвардия сержанты, үлгәннән соң, Кызыл Йолдыз ордены ,СССР Югары Советы Президиумы Грамотасы белән бүләкләнә. ”Сержант, командир десантно-штурмового отделения. В Республике Афганистан с 1979 года.Проявил себя мужественным воином.В боях с противником уверенно командовал подчиненными, личным примером вдохновлял отделение на выполнение боевых задач. Погиб в бою 9.08.1980 г. Награжден орденом Красной Звезды (посмертно)” дип язылган Хәтер китабында.
Абыемның исеме онытылмый: авылыбызның үзәк урамы аның исемен йөртә, мәктәпнең варислар берлеге дә Илфар Фаррахов исемендә. Мәктәбебездә аның истәлегенә мемориаль такта куелган. ”Туган як”музеенда әфганчыларга һәм Илфар Фарраховка багышланган “Сугышчан дан почмагы”бар. Анда Илфар Фарраховның шәхси документлары, хатлары саклана. Аның хөрмәтенә багышлап, спорт ярышлары үткәрелә. Кабере өстендә мәрмәр һәйкәл тора. Аңа Илфар абыйның рәсеме уеп ясалган.
“Гвардия сержанты
Отделение командиры
ФАРРАХОВ ИЛЬФАР РӘМЗИ УЛЫ
30.08.1960-9.08.1980
Сугышчан хәрби
бурычын үтәгәндә
һәлак булды”-
дигән сүзләр язылган.
Янәшә генә әбием Фаррахова Бания, бабам Фаррахов Рәмзи , әтием Фаррахов Илфатның каберләре. Кайгы ялгыз гына йөрми. Илфар абый кайгысыннан бабам белән әбием да бик иртә якты дөньяны калдырып киттеләр.Әтием дә, авырып , бик иртә безне ташлап китте.
Авылдашыбыз , язучы һәм шагыйрь, Г Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил абый Сафин “Илфар җыры” дигән шигырь язды:
...Тауларда учак,
Үзәндә томан.
Мин исән әни,
Исән кайтачак!
Йөрәк түремдә,
Калсаң да ерак,
Һәрчак күңелдә
Газиз туган як.
Өзелмәс җырым,
Тай чапкан болын,
Өметем минем,
Кадерле җирем.
Түзегез азга,
Кайтырмын язга.
Китмәскә кире,
Кадерле җирем.
Мин абыемның хатларын актарам.
“Сәлам Термездан!
Исәнмесез,минем өчен кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә үземнең кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез.Сәлам барлык туганнарга, егетләргә-кызларга, мине сораучыларга.
Минем хәлләр әйбәт, служба бара, тамак тук, өс бөтен. Частька без 9 ы көнне килеп җиттек. Мин Үзбәкстанда,Т ермез дигән шәһәрдә хезмәт итә башладым. Монда бик кызу-40-50 градус. Көне буе су эчәбез. Шәһәр пограничный дип атала. Әфганстан безнең частьтан 1.5 км гына. Мине гранотометчик итеп куйдылар. 29 июль көнне ант кабул итәбез.Үзегезнең хәлләрегез ничек соң? Чирләмисезме? Әбекәйне ял иттерегез, мин кайтуга исән булсын. Печән әзерлисезме? Монда суктырып бетерәләр инде.
Авылда нинди яңалыклар бар? Классташларның барысына да сәлам әйтегез. Минем дипломны алмадыгызмы? Алсагыз, копиясен җибәрегез әле. Филиснең адресын җибәрегез, әгәр хаты килгән булса. (Филис Исмәгыйлов) Филис белән аерылдык инде, нишлисең. Ярый, хатны ешрак языгыз. Хушыгыз. Кабат сәлам белән Илфар.12.07.79.”
“Исәнме, Илсөяр сеңлекәш!Сиңа сагынычлы солдат сәламнәре белән абыең Илфар хат яза .
Минем хәлләр әйбәт.Озакламый кайтыр вакыт та җитәр.Шуңа менә сиңа хат язам .Алайса бик нык ачулангансың. Бигрәк “усаллангансың” икән. Мин армиягә киткәнче дә усал идең. Һаман да шулаймени әле син “шайтан кызы”? (Шаяртам гына, үпкәли күрмә.) Илфатка “көн” күрсәтмисеңме? Шаярасыздыр инде. Дус булыгыз, менә сезне сагынам да, кайтырга ара ерак, Әлмәт түгел. Әле бит безнең үсеп, таралышып бетәсе дә бар, гел әти-әни янында торып булмас.Син хәзер бәләкәй кыз түгел инде. Әбекәйнең, әти-әнинең сүзен тыңла, яме. Гел булышып кына тор. Кара аны, әйбәт укы, кыз кешегә начар уку килешми ул, яме?! 23.10.79. Кичке сәгать 5.”
“...Һаман да шул Әфганстанда әле. Кайчан чыгу билгеле түгел. Башта парашюттан сикерә идек, хәзер күргән дә юк, башка сикерергә туры килмәс инде. Монда хәзер җәй бетә. Кызу, кояшлы көннәр башланды. Кар тау башларында гына калды. Әфганстан бик матур ил икән: биек таулар, яшел үзәннәр. Аста ямь-яшел, ә тау башында ап-ак кар ята, карап туймаслык. Ирттән кояш чыкканда , өзелеп-өзелеп, өйгә кайтасы килә башлый, әле өйгә хәтле ерак шул... 20.03.80.”
“...Әле күптән түгел генә бокс буенча 3 разрядка , самбо буенча да 3 разрядка экзамен бирдем.Мактана дип уйлама, кайткач сине дә өйрәтермен, бергәләп тренировка ясарбыз.Ә хәзергә физкультура белән шөгыльлән , яме. Монда хәлләр пока тыныч.Чыгару турында сөйләнмиләр...29.07.80.”
“...Әнием! Син әллә ниләр уйлап үзеңне үзең бетерәсең, әти дә. Әбекәйне дә әйтер идем инде. Мин бит монда берүзем генә түгел.Әйтерсең лә миңа гына интегергә туры килә. Борчылмагыз, баштагы мәлне барыбызга да авыр булды, куркыныч та иде.Хәзер уртача инде. Андый хәлләр сирәк кенә булып ала. Минем өчен борчылмагыз, үтенеп сорыйм. Минем кайтуымны теләсәгез, әллә ниләр уйлап чыгармагыз. Ни турында уйласаң, шул була ул. Мин бит үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ә сез нигә борчыласыз? Ышаныгыз минем кайтуыма. Кайткач, ниләр булганын- барысын да сөйләрмен. Шунда белерсез чын дөресен. Яра турында онытыгыз. Мин бит исән, таза.Әле миңа яшисе дә яшисе...
..Әбекәйне саклагыз.Мин кайтканчы булса да. Үзем дә аңлыйм , карт инде ул, ләкин барыбер минем кайтуны булса да күрергә тиеш, башкача ярамый...Исән торыгыз. Кабат күрешкәнгә кадәр. Сезне сагынып Илфар.7.08.80.”
Бу хаты соңгысы-үләренә 2 көн кала язылган.
Аның һәр хаты сагыну,туган нигез өчен борчылу белән сугарылган.Аны туган якның ак, салкын кышлары, авылның җәйрәп яткан, бәбкә саклап, уйнап йөргән болыннары юксындыра.Хатларын укыганда, көчле рухлы, өмет белән яшәүче егет күз алдына килә. Һәр хатында “Мин үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ышаныгыз минем кайтуыма.Әле миңа яшисе дә яшисе,”-дигән. Ләкин туган ягына әйләнеп кайтырга, якыннарын кочагына алырга, үз аягы белән туган йорты бусагасын атлап керергә насыйп булмый Илфар абыйга.
Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек.Әфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен, йөрәкләребезне телгәләп, искә төшереп торачак авазлар калды: җан, тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелек ятып калган солдатларның җырлары калды:
Яз кайтмасак, көзен кайтырбыз, дип,
Әнкәйгә кул биреп тормадык.
Үзебез дә белми, туган җирдә
Соңгы җырыбызны җырладык.
Еллар үтү белән, күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең исемен, алар турындагы мәгълүматны җентекләп укысак, истәлекләрен барласак, туган илгә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак якташларыбызга карата әрнү һәм сагыш хисе түгел, бәлки аларның “намус”, ”хәрби бурыч” төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану хисе кичерербез.
Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.
Заявка
Укучының исеме, фамилиясе | Мәктәп, сыйныф | Адрес, индекс | Паспорт номеры | ИНН номеры | Страх. Свид. | Җитәкчесе |
Фаррахова Лилия Ильфат кызы | Мөслим районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе, 11нче сыйныф | 423985 ТР Мөслим районы Әмәкәй авылы, И.Фаррахов урамы, 23 нче йорт | 9206980310 ТР Мөслим районы эчке эшләр бүлеге, 17.05.2007 | 162901946278 | 14078015843 | Хәкимова Гөлнара Шәриповна |
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Самодельный телефон
Астрономический календарь. Май, 2019
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Рисуем весеннюю вербу гуашью