Татар халкы тарихында авыл элек- электән әйдәүче роль уйнаган.Шуңа күрә татар милли әдәбиятында авыл темасын көнкүрешнең үзенчәлекле әдәби елъязмасы дип атап була. Узган гасырның 60-90 еллар татар әдәбияты аеруча зур кызыксыну уята.Чөнки әдәбиятка килгә каләм ияләре авылның чынбарлыгын башкачарак яктырталар, әдәбиятта “авыл прозасы” дигән күренеш барлыкка килә.
Татар язучыларының авыл темасына игътибары арта.Авылда туып, авылда үскәнгә, аны яхшы белгәнгә , хезмәт, җир кешесенен борчыган мәсьәләләрне үзләренеке итеп санаганга , әдипләр авыл прозасын һәр елны яңа әсәрләр белән баетып торалар.Аларда авылның киләчәге проблемасы күтәрелә.Ә авылның киләчәге ул татар халкының киләчәге белән бәйләнгән. Бу исә авыл тормышын милләт язмышы белән бәйли.
Татарның яшәгән нигезе авыл инде аның. Хәзерге көндә милләт буларак исән калуыбызның да, туган телебезне саклап кала алуыбызның да, әхлакый яктан чистарак-сафрак булуыбызның да һәм әле әйтеп-санап бетерелмәгән башка бик күп яхшы сыйфатларыбызның да нигезендә, төбендә авыл һәм аның тәрбиясе ята. Әлбәттә, бүген күрсәтергә мөмкин булган байтак кына җитешсезлекләрнең дә: мисал өчен, , бер-берең белән килешеп һәм җайлап эшли, көн итә белмәү, бер-береңә ярдәм итмәү, җитәкчелек эшенә бик атлыгып тормау, аңа авыр өйрәнү һ.б. нәрсәләр дә авылга бәйле шикелле.
Бу чорда язылган әсәрләрдә язучылар шундый өрән салдылар: авыл-милли көнкүрешебезнең нигезе , әхлакый һәм физик яктан югалуына китерә торган кризис кичерә. Бу фикер 1069 елда ук Ә Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә үк яңгырый.
Татар авыл прозасы элеккеге авыл белән хушлаша: авылның эчке һәм әхлак дөньясы үзгәргән, ул үзенең элекке сурәтен югалткан, аның тормышыннан матурлык, кешеләрнең иҗатка омтылышы юкка чыккан. Бөтен авторлар да авыл кешеләренең әхлагы ярлылануын сурәтли.
Теманың актуальлеге.Бүгенге көндә татар рухи дөньясында әһәмиятле роль уйнаган әдипләр шактый, аларның берсе- Факил Сафин.Аның иҗаты 20 гасырның 90 елларында киң җәмәгатьчелек алдында танылу тапты.Иҗатын төрле юнәлешләрдә үстереп, ул җәмгыятебезне борчыган проблемаларны колачлый алды. Нәкъ шушы сыйфаты белән ул укучыларның үзенә җәлеп иттермәде микән? Ф.Сафинның иҗат методы, фикер юнәлеше, күтәргән темалары нинди - бу мәсьәләләрне хәл итү аерым игътибарга лаек.
Һәр әдип үз заманыныннан, үз чорыннан аерылгысыз. Күп очракта бер үк дәвер язучыларының, шагыйрьләренең иҗатлары уртак яңгырашлы булалар. Әмма Ф.Сафин әсәрләре үз замандашларыныкыннан теленең матурлыгы, фикерләренең фәлсәфилеге, темаларының киңлеге белән кискен аерылып тора. Бу яктан аның иҗатын өйрәнү аерым әһәмияткә ия. Боларны ачыклау өчен аның әсәрләрен тикшерергә, аларга бәяләмәләр бирергә кирәк.Бу эш юнәлешле башкарылырга тиеш.
Хезмәтнең максаты-Факил Сафинның кайбер әсәрләрен тикшереп, аларда авыл темасының бирелешен , чор геройларының характерлы сыйфатларын ачыклау. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдем:
-әдипнең язган әсәрләрен, китапларын барлау, аларны өйрәнү;
-аларга бәяләмә бирү, үз мөнәсәбәтемне ачыклау;
-әдип хакында әдәби – тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз бәяләмәләребез белән чагыштыру.
Өйрәнү объекты һәм предметы- Факил Сафин әсәрләре
Тикшерү методыитеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.
Эшемнең фәнни-практик әһәмияте-соңгы ун-унбиш ел эчендә татар әдәбиятының үсешен Ф.Сафин иҗатын тикшерү аша ачыклау.Монда бәян ителгән материалларны хәзерге татар әдәбиятын өйрәнү дәресләрендә файдаланырга мөмкин .
Вложение | Размер |
---|---|
f.safin_.doc | 120.5 КБ |
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы
Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе
Автор: Якупова Илсияр Фәрид кызы
Мөслим муниципаль районы Әмәкәй
урта гомуми белем бирү мәктәбенең
11 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Хәкимова Гөлнара
Шәриповна
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әмәкәй - 2011 ел
Эчтәлек
I.Кереш. 3 бит
II.Төп өлеш.
1.Ф.Сафин иҗатында авыл тормышы. 5 бит
-татар авылының әхлагы.
2.Ф.Сафин геройлары
-“Гөлҗиһан” повестенда татар хатыны образы 6 бит
-“Соңгы көз”дә заман тудырган геройлар 8 бит
-“Биек тауның башларында” романында авылның әхлагын
саклаучы образлар 9 бит
III.Йомгаклау. 12 бит
IV.Кулланылган әдәбият. 14 бит
Кереш
Татар халкы тарихында авыл элек- электән әйдәүче роль уйнаган.Шуңа күрә татар милли әдәбиятында авыл темасын көнкүрешнең үзенчәлекле әдәби елъязмасы дип атап була. Узган гасырның 60-90 еллар татар әдәбияты аеруча зур кызыксыну уята.Чөнки әдәбиятка килгә каләм ияләре авылның чынбарлыгын башкачарак яктырталар, әдәбиятта “авыл прозасы” дигән күренеш барлыкка килә.
Татар язучыларының авыл темасына игътибары арта.Авылда туып, авылда үскәнгә, аны яхшы белгәнгә , хезмәт, җир кешесенен борчыган мәсьәләләрне үзләренеке итеп санаганга , әдипләр авыл прозасын һәр елны яңа әсәрләр белән баетып торалар.Аларда авылның киләчәге проблемасы күтәрелә.Ә авылның киләчәге ул татар халкының киләчәге белән бәйләнгән. Бу исә авыл тормышын милләт язмышы белән бәйли.
Татарның яшәгән нигезе авыл инде аның. Хәзерге көндә милләт буларак исән калуыбызның да, туган телебезне саклап кала алуыбызның да, әхлакый яктан чистарак-сафрак булуыбызның да һәм әле әйтеп-санап бетерелмәгән башка бик күп яхшы сыйфатларыбызның да нигезендә, төбендә авыл һәм аның тәрбиясе ята. Әлбәттә, бүген күрсәтергә мөмкин булган байтак кына җитешсезлекләрнең дә: мисал өчен, , бер-берең белән килешеп һәм җайлап эшли, көн итә белмәү, бер-береңә ярдәм итмәү, җитәкчелек эшенә бик атлыгып тормау, аңа авыр өйрәнү һ.б. нәрсәләр дә авылга бәйле шикелле.
Бу чорда язылган әсәрләрдә язучылар шундый өрән салдылар: авыл-милли көнкүрешебезнең нигезе , әхлакый һәм физик яктан югалуына китерә торган кризис кичерә. Бу фикер 1069 елда ук Ә Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә үк яңгырый.
Татар авыл прозасы элеккеге авыл белән хушлаша: авылның эчке һәм әхлак дөньясы үзгәргән, ул үзенең элекке сурәтен югалткан, аның тормышыннан матурлык, кешеләрнең иҗатка омтылышы юкка чыккан. Бөтен авторлар да авыл кешеләренең әхлагы ярлылануын сурәтли.
Теманың актуальлеге.Бүгенге көндә татар рухи дөньясында әһәмиятле роль уйнаган әдипләр шактый, аларның берсе- Факил Сафин.Аның иҗаты 20 гасырның 90 елларында киң җәмәгатьчелек алдында танылу тапты.Иҗатын төрле юнәлешләрдә үстереп, ул җәмгыятебезне борчыган проблемаларны колачлый алды. Нәкъ шушы сыйфаты белән ул укучыларның үзенә җәлеп иттермәде микән? Ф.Сафинның иҗат методы, фикер юнәлеше, күтәргән темалары нинди - бу мәсьәләләрне хәл итү аерым игътибарга лаек.
Һәр әдип үз заманыныннан, үз чорыннан аерылгысыз. Күп очракта бер үк дәвер язучыларының, шагыйрьләренең иҗатлары уртак яңгырашлы булалар. Әмма Ф.Сафин әсәрләре үз замандашларыныкыннан теленең матурлыгы, фикерләренең фәлсәфилеге, темаларының киңлеге белән кискен аерылып тора. Бу яктан аның иҗатын өйрәнү аерым әһәмияткә ия. Боларны ачыклау өчен аның әсәрләрен тикшерергә, аларга бәяләмәләр бирергә кирәк.Бу эш юнәлешле башкарылырга тиеш.
Хезмәтнең максаты-Факил Сафинның кайбер әсәрләрен тикшереп, аларда авыл темасының бирелешен , чор геройларының характерлы сыйфатларын ачыклау. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдем:
-әдипнең язган әсәрләрен, китапларын барлау, аларны өйрәнү;
-аларга бәяләмә бирү, үз мөнәсәбәтемне ачыклау;
-әдип хакында әдәби – тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз бәяләмәләребез белән чагыштыру.
Өйрәнү объекты һәм предметы- Факил Сафин әсәрләре
Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.
Эшемнең фәнни-практик әһәмияте- соңгы ун-унбиш ел эчендә татар әдәбиятының үсешен Ф.Сафин иҗатын тикшерү аша ачыклау.Монда бәян ителгән материалларны хәзерге татар әдәбиятын өйрәнү дәресләрендә файдаланырга мөмкин .
Төп өлеш
Ф.Сафин иҗатында авыл тормышы
Гадәттә, үзләре дә күбрәк авылдан чыккан кешеләр буларак, татар прозаиклары авыл турында язганда, үзләре озак еллар тормыш иткән шәһәрләре белән чагыштырып, туган җирләрендә яшәүчеләрнең әхлакый төзеклегенә, халыкның эшчәнлегенә, саф татар телең калада түгел, салада калуына һәм саклануына мәдхия укыйлар, шушы нәрсәләрне югары күтәреп эш итәләр. Икенчеләп әйткәндә, авылның уңай якларын куп күрәләр, ә кайбер ямьсезлекләрне вакыт-вакыт белән күрмәмешкә дә салышалар .
Факил Сафин да әсәрләренә җирлек итеп авылны ала. Ә кайсы яктан күрсәтә соң автор бүгенге авылны? Яшь язучы анда нинди көчләр бәрелешен күрә? Хәзерге көрәшләрнең эчтәлеге аныңча нәрсәдән гыйбарәт?
Язучы иҗатын карасак, ул татар авылының да корган ботаклы чытырманга әйләнә баруын күреп чаң сугарга тели. Юк, “корган ботак” дигәч тә, хикмәт матди бөтенлек хакында бармый. Ә менә татар авылы әхлагы ничек? Җаны, рухы ни хәлдә? Ул үзгәргәнгәнме? Үзгәрсә - кай якка таба... Әле сугыш чорларында гына “бер күмерле мичтән ун салкын мичкә ут дөрләткән” коесында әһәмиятле роль уйнар кешеләр нишләп бүген бер-берсен яратмыйча, үзара көнләшеп-әрепләшеп, үзләренекен генә уйлап яшиләр? Дөньяда иң күркәм нәрсә булган дуслык нигезе ник чатнаган?
Дөрес, болар турында Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башка дистәләрчә татар язучылары Ф Сафиннан элегрәк тә чаң кактылар инде, әмма “Гөлҗиһан” повестенда болар Гөлҗиһан образы аша тагын да ачыграк, тагын да фаҗигалерәк яктыртытыла. Шомартмыйча, турыдан-туры курсәтеп һәм “татарлыгы чатнаган татар авылы”на ниләр янаганын кисәтеп!
Ф.Сафин үзе татар авылларының язмышы турында борчылып болай ди: “ Бүгенге көндә бөтен рәсәй буйлап сибелгән татар авылларының язмышы хакында уйлыйм да, йөрәк сулкылдап куя – авыллар бетсә, татар халкының тамыры корыячак, теле бетәчәк. Татарны халык буларак Татарстандагы милләттәшләребез генә саклап кала алмаячак.”[1]
“ Бүгенге авылларга кайтып карагыз әле сез. Тормышның көе юк, авылларның җаны корый. Иле белән ниндидер сәер хәлдә - кыйбласыз һәм инануларсыз калдык түгелме соң? Тел белән дә, дин белән дә керми икән әле иман дигән тылсымлы рух көче. Аны югалту генә җиңел, кабат тәрбияләү, аңга кертү искиткеч кыен эш. Менә шушы чакта кирәк безгә бердәмлек һәм ныклык. Бер-беребезне аңлый белү, кадерләү кебек изге сыйфатларны исраф итмәскә кирәк; шагыйрьне ил, туган халкының язмышы өчен әрнүе яңа биеклеккә күтәрә, әмма язмамның башында әйткәнчә, ул укучыны өметсезлек упкынына китереп,
аны шунда ташлап калдырмый.Өмет һәм киләчәккә ышаныч булмаса,иҗат итүдә ни мәгънә?..” [2]
“Гөлҗиһан” повестенда татар хатыны образы
Ф.Сафинның “Гөлҗиһан” повесте – актуаль проблемаларны чагылдырган, тормышчан образларга бай әсәр. “Гөлҗиһан” повесте хәзерге татар прозасының бер казанышы булып тора.
Әсәрнең үзәгендә - сугыштан соңгы авыр тормыш кичергән, әмма рухы сынмаган, хис-кичерешләргә бай татар хатыны язмышы. Әсәрнең сюжеты да төп герой – Гөлҗиһан тирәсендә үрелеп бара. Гөлҗиһанның тормышын тасвирлаганда, автор кеше күңеленең матурлыгын, изге җанлы булуын катлаулы вакыйгалар, уйлап чыгарылган каршылыклар аша түгел, ә бәлки гади, тормышчан хәл-әхвәлләр эчендә ача. Гөлҗиһанның уңганлыгын, матурлыгын, гадилеген, шаянлыгын тасвирлау белән бергә, Ф.Сафин аны уратып алган, тормышыбызда яшәп килгән аерым тискәре күренешләрне дә онытмый. Шул ук вакытта әдәп, әхлак, гаилә проблемаларын да күтәрә. Гөлҗиһан чын күңелдән кешеләрне, тормышны ярата; ул – ярдәмчел, кешеләргә игътибарлы!
Әйе, Гөлҗиһан – шәһәр цивилизациясе алып килгән рухи шапшаклыклар белән пычранмаган ихлас-саф, беркатлы-күндәм, эшчән-тырыш саф татар авылы хатыны. Дөньяга дәгъва кылып, кычкырып-акырып йөрми, үз эшен тиешенчә башкарып килә; шуның белән ул Сәкинә, Фәймә, Гөлзадәләрдән өстен тора һәм шушы сыйфатлары белән укучы күңелендә ихтирам уята.
“ Берни белән дә башкалардан аерылып тормаган бу татар хатыны, нәкъ менә Татар хатыны, тормыш итәргә гаҗәп тә үҗәт, нинди генә югалтуларга да карамастан, ул яшәргә тырыша, үзеннән соң да тамырлар калдырырга тели. Аңа яшәү көче, диннән килгән Коръәни сабырлык хас. Аларны саклап килгән көч тә шул дини тәрбиядер әле, мөгаен. Татар хатыны образы, шуның белән ул татар әдәбиятындагы Аналар образы галереясын тутырып тора.”[3]
Әлеге гади авыл хатыны Гөлҗиһан образы - калку-биек, үзенә һәрвакыт игътибар сорый торган образ –. Әмма ул гел гади дә түгел, бу хакта аның хәтта исеме дә ишарә ясый:
- Гөлҗиһан!
Ягъни, мәсәлән, Җиһан гөле, Дөнья гөле ул. Әмма ул матурлык сипкән гөл генә түгел, кыраулар төшкән дә гөл.
“Әсәрнең фабуласын язучы авыр тормыш, ачы язмыш, югалтулар һәм өмет принцибында төзеп, аны импульсив үстереп, гомернең дүрт талпынышын күрсәткән.
Беренчесе балачак, сугыш әнисен югалту һәм өмет.
Икенче яшь кыз чагы, әтисен югалту һәм өмет.
Өченчесе ир хатыны, башта мәхәббәтен, яраткан кешесен, аннан ирен югалту һәм өмет.
Дүртенчесе – гомер көзе, абыйсын югалту, авыру улын, оныгын югалтмау өчен көрәш һәм өмет”[4].
Берни белән дә башкалардан аерылып тормаган бу татар хатыны тормыш итәргә гаҗәп тә үҗәт, нинди генә югалтуларга карамастан, яшәргә тырыша, үзеннән соң да таза тамырларын калдырырга тели.
Күпме генә югалтулар кичерми ул үзенең мәшәкатьле, каргышлы гомерендә! Кемнәр генә рәнҗетми аны! Ләкин шуңа да карамастан, ул чиста, саф, көләч һәм яшәүчән булып кала бирә. Кайлардан ала ул шундый зур көчне?
Автор моңа да җавап бирә:
- Көчне ул татар халкы әхлагыннан, аның гореф-гадәт, йолаларыннан, яшәү рәвешеннән, дин кануннарыннан ала. Татарның яшәүшәннәнлегеннән. Бер сүз белән әйткәндә, Татарның татарлыгыннан!
“Үзәккә куелган герой – Гөлҗиһан – көчле рухлы, җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга курыкмый торган хатын-кыз. Ул милли әдәбият өчен традицион, авторның уңай идеалы дәрәҗәсендә сурәтләнә. Язучы аның ике сыйфатын: кызгана белү һәм гел яхшылык кына эшләү сәләтен калкытып куя.
Ф. Сафин вакыйгаларга ачыла торган характерларны эпизодик образлар ярдәмендә “үстерергә” ярата, моның өчен берничә геройны бер үк амплуада сурәтли. Мәсәлән, Гөлҗиһанның әсәрдәге “изгелеге” – шулай ук мәрхәмәтле, күп авырлыклар күрсә дә, кешелеклелеген югалтмаган, кызгана белүче һәм сабыр Шәмсия түти булса, шулай ук ярдәмчел, эш сөючән, изге күңелле, хәтта бераз йомшаграк татар ир-аты тибы буларак тасвирланган Гыйльметдин һәм Бәдри абзый янәшә биреләләр. Үзен генә кайгыртып яшәүче, әхлаксыз, явыз Фәймәнең “дәвамчысы” - Әфүзә күрсәтелә.
Ф.Сафин повестьта 1940-1960 еллар атмосферасын тергезә, чор картинасын ясый. Төп герой Гөлҗиһан образы әсәрнең буеннан-буена халык язмышы белән уртак.”[5]
“Соңгы көз”дә заман тудырган геройлар
“Соңгы көз” авыл томышын күп яклап колачлый. Биредә рәис тирәсенә укмашкан куштан белгечләр дә, райондагы һәм Кзандагы элек сабакташ булган җитәкчеләр дә бар. Шулай ук гомер юлларын әле яңа гына башлаган яшүсмерләр дә һәм алар арасында Рәхилә дә. Биредә колхоз рәисенең шома ерткычлыкларына каршы торырга тырышкан, баш бирмәскә теләгән яшь мәктәп директоры да... Монда икенче бер яшь түрә тарафыннан шактый гына “талкынган” кызны үзенә хатынлыкка алган авыл советы рәисе дә. Колхоз хуҗасының шәһәрдә аерым фатирда типтереп, юлдан язган үз малае да...
Автор заманча үткен мәсьәләләр күтәрә. Әсәр безнең тарафтан бик мавыгып, бирелеп укыла. Аның повестендагы геройлар тормышчан, җанлы – тере кеше сыман күз алдына киләләр. әсәрнең сюжеты киң колачлы, аңа бик күп вакыйгалар сыйган. Төбәк сүзләре әсәр тукымасында табигый яшәү таба.
Язучының иҗади кыйбласы ачык: ул тормышта булган тискәре күренешләрне,бозык рухлы җитәкчеләрнең әшәкелеген дөнья күзенә күрсәтеп фаш итү, дөньяны андый күренешләрдән арындыру. “Соңгы көз” повестындагы колхоз рәисе Тимерхан Замановны гына ал.Ул- эшлекле. Ул гаярь.Хуҗалыкны алып бара белә.Кешеләрне эшләтеп, үзенә “каймагын “ җыя белә.Әмма романның үзәгенә ул куелмаган.Биредә шул сыйфатлары белән янәшә “ азгынлык” куелган.Шул азгынлык корбаннары аша кеше таптау, шәхесне изү кәрсәтелә.
Бу образ белән танышкач, ничәмә еллар буе бөтен ил халкы күз текәп торган җитәкчеләр күз алдына килә. Колхоз, район, өлкә һәм ил җитәкчеләре... Гүяки Тимерхан (җитмәсә әле үзенең исеме белән дә!) әнә шул бөтен түрәләрнең бер җыелма образы буларак укучы хөкеменә чыгарылган.
Әдәби әсәр үзенең бер күренеше белән генә дә безнең яшәүне ни дәрәҗәдә тирәннән яктырта. Кемнең кем икәнен әйтә дә бирә!
“Әсәрнең төп герое Заманов – заман тудырган кеше, заманны тупикка китергән сәбәпләрне ачып салырга ярдәм итүче тип буларак тергезелә. Язучының үз героена сайлаган исем-фамилиясе дә символик мәгънәгә ия. Язучы Замановны тарихи кеше, совет дәүләте белән бәйләнгән кеше, заманның тимердәй ханы булырга дәгъва итүче кебек сурәтли. Аны шушы система икейөзле һәм мәкерле ясаган.Хатынының иртә үлеме, малаеның юлдан язуы хуҗаның холык-фигыленә , гамәл тәртибенә барып тоташа.Асылда , киләчәге булмаган бу кеше үзе дә , аның кул астында эшләүчеләр дә - бәхетсезләр., шушы илкүләм идеологик ялганның корбаннары.Повестьның исеме дә әсәрнең идеясе белән ассоциацияләнә, әйтерсең лә язучы системаның соңгы көзен , иҗтимагый- тарихи хәрәкәтнең ахырына якынлашуын искәртә, аның корбаннарын берәм-берәм күз алдыннан уздырып сызлана”[6].
“Соңгы көз” үзгәртеп корулар алды елларын колачлый, совет хакимиятенең торгынлык, кризис атмосферасын тергезә. Язучы шул торгынлыктан чыгу юлы юклыгын искәртә, моның сәбәпләрен әлеге системаның нигезенә салынган кануннарның дөрес булмавы белән дәлилли.
“Биек тауның башларында” романында авылның әхлагын
саклаучы образлар
Ф.Сафинның бу романы 1970-1980 елларда татар авылының үткәнен сагынучы, элеккеге матурлыкның югалуына сызланучы бер төркем әсәрләр биргән татар әдәбиятында яңа сүз булып яңгырады. Ул бүгенге авылда да электән килгән матурлыкның – кеше күңеле, әхлагы, холык-фигыле, тәрбиясе гүзәллегенең, кешеләрнең көнкүрешендәге тәртиплелекнең, үзара мөнәсәбәтләр сафлыгы-чисталыгының, традицияләр, йола-гадәтләрнең югалмаганлыгын әйтә. Мәхәббәт хисен тасвирлаудагы - лириклык, авыл тормышы сурәтләрен бирүдәге юмор әсәрләрне мавыктыргыч итә.
Әдип бер әңгәмәсендә: “Бу турыдан-туры халык өстенә ишелеп төшкән фаҗига генә түгел, ә Рәсәйдәге милләтара сәясәтнең ни дәрәҗәдә гарипләндерелгән булуы хакында. Һәм шул сәясәт аерым бер милләткә генә, бу очракта Рәсәйнең чечен халкына каршы алып барган сугыштың кайтавазы гына түгел, ул башка милләтләргә дә йогынты ясый... Минем исә шушы сәясәтнең гап-гади татар гаиләсенә тәэсирен күрсәтәсем килде”,- дигән иде.
Бу әсәр милли проблеманы калкыткан беренче күләмле әсәр булды. Романда ике төп сюжет сызыгы бар: берсе Раушания белән Шәфкатьнең мәхәббәт тарихы булса, икенче Рәсәйнең Чечняга каршы башлаган сугыш хәрәкәтләрендә әлеге фаҗигагә мөнәсәбәт үзгәрү тарихы буларак бәяләнә ала. Аларны үзәк геой – Шәфкать образы бер төенгә бәйли һәм фаҗигале, иҗтимагый сюжет сызыгы да, мәхәббәт һәм гаилә хакында сөйләүче вакыйгалар да бергә чишелә. ( 91 битләр)
Милләтара сугышларның да төп сәбәбе – тигезсезлек. Бу явызлыкны туктатуның туры юлын язучы башка милләтләрнең ярдәмендә күрә. Шәфкать белән Раушаниянең чеченнарга булышлык итә башлавы – шуның бер дәлиле.
Шәфкать кырыс чынбарлык белән йөзгә-йөз очраша.
“Әдәби әсәр образлары төрлечә туа. Кайберәүләре гел прототиплардан гына туганнары була. Автор тудырган уйдырма геройлар гына да булырга мөмкин. Әлеге романны мин 1994 елның декабрендә үк, Чечен иленә Рәсәй гаскәрләре бәреп кергәч тә яза башладым. Мөселманга каршы корал күтәрүгә мәҗбүр ителгән татар егете кичерергә тиешле хисләр бик тетрәндерде.Чөнки “Бүлгәлә һәм хакимлек ит!” сәясәтен башка милләт куллары белән гамәлгә ашыралар. Шуңа күә, табигый ки, минем геройларм да автор хыялында туган уйдырма геройлар”[7].
Романда егерменче йөзнең 90нчы елларында халкыбыз җаны аша үткән гыйбрәтле хәлләр сурәтләнә.Әсәр җиңел укыла,бер утыруда укып чыгарга мөмкин .Әдип милли хисләрне,намусын саклаган,йөрәгендә олы мәхәббәт йөрткән геройларны үзәккә куя.
Роман тормышчан образларга бай, соклангыч тел белән язылган.
Ул психологик тетрәнүләр уята.Әсәр укучыга турыдан-туры: ”Болай бул,алай эшләмә”дип өйрәтми,киресенчә,үзенә уйланырга .нәтиҗә ясарга,карар кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Әсәрнең сыйфатлары-замандаш образының типик якларын эзләү,аны ил,халык тормышы,җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле ачу;сугыш темасына яңача-заман үзгәреше ноктасыннан якын килү;армиядәге гаделсезлекләрне фаш итү;иманлы,кыю,мәрхәмәтле булырга өндәү;мәхәббәтнең олы хис икәнлеген раслау һ.б. әдипнең сурәтләү осталыгы турында сөйли.Ә намус,әхлак төшенчәсен җуймаган геройлар безне һәрчак җәлеп итә,үзләре артыннан өнди.
Һәр әдәби әсәрнең үзәгендә кеше образы тора.Әсәрдәге Шәфкать,Раушания-һәммәбезгә дә үрнәк булырдай геройлар.Алар нинди генә авыр хәлләргә юлыкмасыннар, кешелек сыйфатларын саклап калалар.
Шәфкать-авыл егете. Барлык вакыйгаларга да аның тарафыннан бәя бирелә. Ул - яшәеш шартларын үзгәртү,яңарту,яхшырту өчен көрәшә торган шәхес.Саф күңелле,уңган,сабыр,үзендә җаваплылык хисе тоеп эш итүче заман герое.Шаян,беркатлы булып күренгән егет безнең күз алдыбызда чыныгу үтә.
Әдип Раушанияне түбәндәгечә сурәтли:”Тәбәнәк кенә гәүдә.Үзе таза,туп кебек.Инде дә килеп күр,куе чәчләре дә,йөзе дә,хәтта керфекләре җирән.Иреннәре итләч,калын. Күзләре ни яшел,ни зәңгәр түгел.Сипкелле дә икән әле.Кемдер елга буеннан бер уч эрерәк саргылт ком алган да,күп уйлап тормыйча,кызның битенә сибеп җибәргән сыман. Бөртекләр йөзгә ничек килеп сылашканнар,шулай ябышып та калганнар.Тик шунысы бар-кыз сөйләшә башласа,әлеге шыксызлыгы юкка чыга да куя.Елмаю җирәнлеген дә,сип- келләрен дә томалап тора икән.Шуңа күрә сөйләшүе дә сөйкемле кебек”.
Шәһәрдә үскән кызга охшаган үзе,алай дисәң бик гади киенгән.Әллә мишәр баласымы калын итеп әйтә сүзләрен.”Раушания акылы белән дә,холык- фигыле белән дә чытлыкый кызлардан күпкә өстен.Сөйләшүе дә ипле,кече күңелле.Горур,эчкерсез кыз.Кеше белән уртак телне тиз таба,аларга ышана,миһербанлы булырга омтыла.Ул –сабыр,тыйнак,ә сабыр кеше бөтенесенә дә ирешә.”Әдәпле кыз сәдәпле “,дип, халык юкка гына әйтмәгән.Кызлар тотнаклыгы,тыйнаклык-иң матур сыйфатлардан санала.Рау- шаниянең шундый булып үсүе-әнисенең дөрес тәрбия бирү нәтиҗәсе.
Кызның тавышы бик йомшак,таң җиледәй назлы,тансык,ягымлы.Шәфкатьнең мондый тавышны үз гомерендә беренче ишетүе һәм ишеткән саен ишетәсе генә килә .Раушанияне мәктәптә укыганда малайлар да,кызлар да читкә какмыйлар.Иң изге хисләрен,ышанычлы кыз буларак ,фәкать аның белән уртаклашып,эчләрен бушатып алалар.Раушания үзе дә ышанычны акларга тырыша,бер генә мәртәбә дә дуслыкка хыянәт итми .Укуда,җәмәгать эшләрендә гел беренче була.Башкаларга да өлге итеп куялар үзен.Йөгереш,чаңгы ярышларында беренчелекне беркемгә бирми.Беркайчан да язмышыннан зарланмый.Эшен җиренә җиткереп башкара,тормышны ярата,яшәүдән тәм таба.
“Шәһәр кызы булса да,күңеле нигәдер шәһәргә тартмый.Авылга кызык өчен түгел,эшенең мәгънәсен эзләп,аннан тәм,ямь табар өчен килә.Үзен мөстәкыйль тормышта сынарга тели һәм һич кенә дә беренче авырлыклар алдында җебеп төшәргә җыенмый.”
Раушания кечкенәдән үк әнисе кебек табиб булырга хыяллана.Медицина училищесында укыганда егетләр йөрәкләрен тәкъдим итсәләр дә,кызны үз якларына аудара алмыйлар.Шәфкать-аның беренче саф мәхәббәте.Сөйгәне өчен ул утка,суга керергә әзер,хәтта сугыш эченә дә курыкмыйча барып керә һәм Шәфкатен үлемнән коткара.Раушания-чын хатын-кыз.
Шәфкать тә, Раушания дә-татар милләтеннән, ә татарлар-иң ерак заманнардан ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле горур халык, бөек нәсел.Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар
Романда рухи яктан түбән тәгәрәгән геройлар да юк түгел.Әнә шундый тискәре типлар янында Шәфкать белән Раушаниянең йөзе тагын да яктырак күренә.Адәм баласы чыдамастай шартларда интегеп, саулыгын югалтып, кимсетелеп, айлар, еллар үткәргәндә дә алар сынмыйлар, сыгыл-мыйлар,тормышлары катлаулы булса да, авырлыклар алдында баш имичә, Кеше булып калалар, бөек мәгънәсендә Кеше булып.
Мәхәббәт-мәңгелек тема.Ул бер генә язучы,шагыйрьдән дә читтә калмаган.Әлеге романның геройлары- тормышка яңа гына кереп баручы яшь буын вәкилләре.
Мәхәббәт-могҗизалы көч,диләр.Шәфкатькә авыр чакта сөю ярдәмгә килә.Язмыш егетне саф күңелле,олы җанлы татар кызы Раушания белән очраштыра.Алар арасында туган чын дуслык олы мәхәббәткә әверелә.Халыкта:”Ирне ир иткән дә хатын,хур иткән дә хатын,”-дигән әйтем бар. Шәфкатьне, кыенлыклар кичергәндә, кабат тормышка кайтаруда Раушаниянең,аның саф мәхәббәтенең өлеше, һичшиксез,зур.
Гомерендә кешеләргә карата бер яманлык кылмаган Шәфкать эш-гамәлләренә һәрвакыт сөйгәне күзлегеннән чыгып бәя бирә, үзен аның алдында җаваплы сизә.Иң авыр минутларында Раушаниягә булган мәхәббәте көч бирә: армиядә коридорның бер башыннан икенче башына йөз тапкыр тезләре белән мүкәйләп үткәндә, тез башлары чи иткә әйләнгәндә, кулларының хәле беткәндә, күз алларында әллә нинди якты таплар биешкәндә, шул якты боҗралар эчендә Раушаниянең борчулы йөзе чагылып китә, колак төбендә тавышы яңгырый: ”Бирешмә, Шәфкатем, бирешмә!”
Бу әсәр мәхәббәтнең бөек,җаваплы хис икәнлеген раслый.
Бу романның үзенчәлекле якларының берсе - кырыс тормыш дөреслеге. Автор хаклы:бүген армиягә үзгәрешләр кертергә кирәк . Армия рухи чыныгу алу, патриотлык хисләреңне сынау урыны булырга тиеш.
Йомгаклау
Без шундый чорда яшибез : кеше яман эчендә яшәп, күңеле белән хаклыкны табарга тырыша.Безнең буынның да киләчәккә җиткерәсе олы сүзе бар.Чын күңелендәгесен түкми-чәчми, курыкмыйча дәфтәр битенә төшерүчеләр сирәк.Ф.Сафин - шундыйларның берсе.Аның әсәрләрендә вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар.Ул әсәрләр халыкны уятырга ярдәм итә.
Факил Сафин иҗатының әхлакый кыйммәте бик зур.Ул яшь буынны тормышта дөрес яшәргә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә.Аның әсәрләрендә мәңгелек темалар:әдәп,әхлак, гаилә проблемалары,мәхәббәт һәм нәфрәт, ,дуслык һәм хыянәт.Үзе дә авылдан чыккан язучы буларак, Ф.Сафинга авылның һәр сулышы, яшәеше,кешеләре,тарихы, гореф-гадәтләре- һәммәсе таныш.Шуңа күрә дә ул татар халкының яшәешен ,тормышын авыл кешеләре аша сурәтли.
Әйе,Ф.Сафин бүгенге татар әдәбиятының абруйлы һәм әйдәп баручы прозаигы булып танылды. Ул - татар прозасының иң зур осталары традицияләрен уңышлы дәвам иттерүче сирәк авторларның берсе.Ул-татар әдәбиятының бер өлешенә әверелгән язучы.
Аның эшчәнлеге күпкырлы-язучы, шагыйрь, композитор. күп санлы хикәяләр,тәнкыйди мәкаләләр, публицистик язмалар, пародияләр иҗат итте. Р.Низаметдинов исемендәге республика премиясе лауреаты,”Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында җиңүче, "Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче булды.”Көмеш кыңгырау”,”Фән һәм мәктәп”,”Мәйдан” газета-журналларын оештыручы.Филология фәннәре кандидаты.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (1999), 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.Бүгенге көндә “Рухи мирасны өйрәнү”төбәк фәнни-методик үзәге җитәкчесе.1998 елда “Ел язучысы” исеме бирелде.2000 ел-“Гөлҗиһан”китабы “Ел китабы”исемен алды.
Ф.Сафин- безнең якташыбыз, мактанычыбыз, куанычыбыз һәм горурлыгыбыз.Аның талантына, аның тырышлыгына, аның эшчәнлегенә, туктаусыз иҗатта кайнавына сокланмый мөмкин түгел.”Дөньяга шагыйрь бүләк иткән анадан, авылдан, мәктәптән дә бәхетлерәк булу мөмкинме икән?Әгәр үзе белән шулай горурланалар икән, димәк, шагыйрь үзе дә бәхеттән бөтенләй үк мәхрүм түгелдер.” [8]
“1993елны бер очрашуда шагыйрь Мөдәррис Әгъләм:
- Чаллы шәһәрендә Факил Әмәк дигән шәп кенә прозаик бар. Әйбәт кенә шигырьләр дә яза, - дигән иде.
- Талантлымени? – дип сорадым.
- Талантлы, малай!
Алманың тәмен, карбызның балын кабып карамый белеп булмаган кебек теге яки бу әсәрнең көчен-ямен дә укый карамыйча тоеп булмый. Шулай читтән торып танышкан язучының “Чытырманда кош оясы” повестен укып чыккач, Әгъләм фикере белән ризалаштым:
- Чыннан да, талантлы егет күренә бу!
Инде аңа алга таба да тормышны төбеннән алып тасвирлаган шушындый әсәрләр язуын теләп калыйк.”[9]
Кулланылган әдәбият
1.Гөлчәчәк Галиева. Мәйдан тоткан егетләрдә өмет // Мәдәни җомга.— 2004.— 23 гыйнв
2.Дания Заһидуллина. Фаҗигале еллар авазы.- “Мәйдан” журналы,2008,№12
3.Мансур Вәлиев. Яңа исемнәр, яңа әсәрләр//Казан утлары.— 1994.— № 1.
4.Мөдәррис Әгъләмов. Шигъри әнкә баласыдыр // Шәһри Казан.— 1993.— 10 июнь.
5.Наис Гамбәр. Талантлы син, Кеше туганым//«Саташып аткан таң» китабына кереш мәкалә.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
6.Равил Сабыр. Тезләнмичә дә яшәп була // Ватаным Татарстан.—2004.— 6 февр.
7.Рафаил Сибат. Кеше оясы кайда?-Шәһри Казан,28 июль,1999
8.Рәшит Бәшәр. Кояшлы иҗат//Шәһри Чаллы.— 2003.— 31 дек
9.Факил Сафин. Кеше итсен безне бу тылсым.- “Мәйдан” журналы,2008,№12
10.Факил Сафин. Шигъри балкыш.- “Мәйдан” журналы,2008,№12
11.Фәйрүзә Мөслимова. Уч тулы талант//Сабантуй.— 1994.— 2 июнь.
12.Фирүзә Җамалетдинова. Өлешемне өстәү тиеш//Таң йолдызы.— 1997.— 29 март.
13.Фоат Садриев. Йолдыз нуры//Казан утлары.—2004.— №1.
Бәхеткә, безнең әдәбият — чын талантлар әдәбияты... Факил Сафин кебек прозаиклар белән теләсә кайсы әдәбият горурлана алыр иде.
Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты. 2002
Факил Сафин — безнең милли язучыбыз ул, иманлы язучыбыз. Аның әсәрләре халыкны уятырга ярдәм итә. Мин аның татар язучысы исемен лаеклы йөртәсенә ышанам.
Аяз Гыйләҗев, Татарстанның халык язучысы. 1996
Әдәбият мәйданына аяк баскансың икән, син инде аңларга тиеш, Факил, татарның тагын бер бәхетсез баласы артты...
Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы. 1990
Кулыма Факил Сафияның «Соңгы көз» исемле китабы килеп керде. Кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткән. Бәхетле китап. Язучының иң зур уңышы — укып, таушалып беткән китап.
Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1996
Факилнең һәр шигыре уйга сала, һәр шигыре яндыра. Берсеннән аерылып, икенчесенә күчеп булмый. Көчле шигырьнең тылсымы да нәкъ шунда шул — кешеләргә үз күңелләрен, йөрәкләрен аңларга ярдәм итә ул.
Зөлфәт, шагыйрь. 2002
Факилнең хикәяләрендәге вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар. Укыганда җан кинәнә! Бер караганда алар сатирик та, юмористик та шикеллеләр, шул ук вакытта алар эстрада өчен дә түгел кебек, лирик юморга ия. Чеховча гап-гади буяулар белән тиеп-тиеп кенә алынган.
Мөдәррис Әгълэмов, шагыйрь. 1992
Факил Сафин шигырьләре әрнүле шигырьләр. Бу әрнүле аваз аңлашыла, күңелдә теләктәшлек таба, синең әрнүең булып китә. Шул ук вакытта ул яшәүнең куанычын, шатлыгын да күрә белә. Аның шигырьләре мине нык уйландырды. Фикер таза, әйтәсе сүз тартынмыйча, туп-туры әйтелә, тәртә арасына көчләп кертелми.
Кадыйр Сибгатуллин, шагыйрь. 1990
Буш шигырьләр язмыйсың син, Факил. Миңа шунысы сөенеч булды. Алга табан да сөенечләр бүлешеп яшәргә язсын.
Фәнис Яруллин, Татарстанның халык шагыйре. 2002
Факил Сафинның гаҗәеп образлы теле аша сурәтләп биргән «Гөлҗиһан», «Биек тауның башларында» әсәрләре сискәндереп җибәрде, җанны айкап алды. Бу китаплар уйланырга мәҗбүр итәләр.
Дания Заһидуллина, әдәбият галиме. 2000
[1] Факил Сафин.Кеше итсен безне бу тылсым.- “Мәйдан” журналы,2008,№12
[2] Факил Сафин.Шигъри балкыш.- “Мәйдан” журналы,2008,№12
[3] Наис Гамбәр. Талантлы син, Кеше туганым//«Саташып аткан таң» китабына кереш мәкалә.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
[4] Рафаил Сибат.Кеше оясы кайда?-Шәһри Казан,28 июль,1999.
[5] Дания Заһидуллина.Фаҗигале еллар авазы.- “Мәйдан” журналы,2008,№12
[7] Факил Сафин
[8] Факил Сафин .”Шигырьләр сыктым мин...” .- “Мәйдан” журналы,2008,№12
[9] Рафаил Сибат.Кеше оясы кайда?-Шәһри Казан,28 июль,1999
Любили тебя без особых причин...
Иван Васильевич меняет профессию
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Свинья под дубом
Что есть на свете красота?