Мубаракшина Рүзинәнең иҗат иткән шигырьләре еш кына газеталарда басыла.Мәктәптә дә укучылар һәм укытучылар бик яратып укыйлар....
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchylarybyz_izhaty.docx | 17.85 КБ |
Мубаракшина Рүзинә иҗат иткән шигырьләр.
Чубар – Абдул гомуми урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.
Укытучы – Фәтхетдинова Альбина Фирдәвес кызы
***
Күрәсеңме, әнә, йолдыз булып,
Карлар ява минем иңемә.
Капка төпләренә ,өем булып,
Ап-ак карлар килеп өелә.
Югары күтәреп башым күккә карыйм,
Офыкларга карап елмаям.
Мин үземнең туган-үскән җиремә
Үз илемә карап куанам.
Туган ягым.
Туган ягым минем газиз туфрак
Әнкәемдәй миңа кадерле.
Синең табигатең сокландыра
Яулап ала минем күңелне.
Болыннарың,урман- кырларыңда
Үтә минем гүзәл балачак
Кая китсәм дә мин,туган ягым,
Мәңгелеккә истә калачак.
Һәр кышны мин синдә каршы алам,
Һәр языма синдә куанам.
Җәй айларын сагынып көткән кебек
Һәр көзенңне шулай сагынам.
Матурлыйсың һәрбер көнемне.
Һәр көн саен сине уйлап яшим
Син бит минем ныклы терәгем,
Бер көн үтсә ,тизрәк сине күрү,
Бары сине күрү теләгем.
Бу дөньяда синсез яши алмам
Минем өчен син бик кадерле
Янымда син булган чакта гына
Барысыннан мин бик бәхетле.
Көндез кояш,кичен аем кебек
Һәр көнемне якты итәсең.
Минем күңелемне тибрәндереп,
Бәхетле дә итә беләсең.
Язгы ташкын булып кердең дә син
Яулап алдың минем күңелне.
Якты кояш кебек яктыртасың
Матурлыйсың һәрбер көнемне.
Иркә.
“Иркә” дигән песием бар.
Бик яратам мин аны.
Әйткән сүземне аңлый ул
Мин дә бик аңлыйм аны.
Дәрес әзерләгәндә
Миңа булыша кебек,
Чишелмәгән мәсьәләләр дә
Китә бик тиз чишелеп.
Әни ачуланса аны,
Миңа килеп сыена.
“Кечкенә бит әле ул”,- дим
Күбрәк бирелә уенга.
Йоклаганда минем янда
Мырлый- мырлый йоклый ул.
Мыекларын селкеткәләп
Мине шулай саклый ул.
Песиемне бик яратам
Ул да мине ярата.
Бик яхшы мөнәсәбәттә мин
Песиемә карата.
Минем әни.
Минем әни иң әйбәте,
Иң чибәре әлбәттә.
Әниемнең җылы сүзе
Сакланадыр йөрәктә.
Кулы белән сыйпап баштан
Озата сагышларны,
Файдалы киңәшен биреп
Төзәтә ялгышларны.
Әниемне өйдә күрсәм,
Рәхәт була күңелемә.
Өй дә кояш кебек балкый,
Әни нуры сибелә
Әни минем йөрәгемә
Иң җылы назын биргән
Минем күңелемдәгене
Һәрвакыт тоя белгән.
Әни минем төнге аем!
Әни мием кояшым!
Күңелемдәге әни гөле
Беркайчан да сулмасын!
***
Күпме табып,күпме югалттым мин,
Тырыштым мин көчле булырга.
Ваемсыздай язмыш һаман сыный,
Ирек бирми алга барырга.
Күз яшьләрен түгеп,ни өчендер,
Юкка гына инде еладым.
Югалтканны кайтаруы авыр
Бу дөньяда шуны аңладым.
Яшәү нигә кирәк,ни өчен соң?
Нәрсә диеп яшим дөньяда?
Әллә Ходай шулай язды микән?
Ямь бирмичә шушы дөньяда.
Я,Ходаем,нишләп соң бик авыр?
Килә бит бәхетле буласым!
Тумас идем шушы дөньяларга
Белгән булсам шулай буласын
Язлар килде минем күңелгә.
Язның җиле мине иркәли,
Күктә кояш балкый бүген дә.
Әллә нинди хисләр биләп алды,
Язлар килде минем күңелгә.
Язның җиле чәчләремнән сыйпый,
Кояшы да назлый яратып.
Ә кичләрен йөри ялгыз гына
Ай үзенең нурын таратып.
Мәхәббәт дип,ярлар кавышалар
Язгы хисләр ташый һәркемдә
Барысы да бу мизгелне күрсен
Ходай бәхет бирсен һәркемгә.
Әле һаман ярату көтә.
Сиңа гына булган хисләремне,
Аяк астына салып таптадың.
Уйламадың, ахры,ни буласын-
Бары үз теләгеңне акладың.
Әрнү белән тулган йөрәгемә,
Авырттырып пычак кададың
“Гафу ит,” дип, минем күзләремә
Соңгы тапкыр инде карадың.
“Син бит миңа кирәк түгел”, диеп
Яшәү өметемне сүндердең.
Йөрәккәем бигрәк көчсезләнде
Бушап калды кебек күңелем.
Кайбер мизгелләрне искә төшереп
Кайтарасым килә кирегә.
Йөрәгемә әмер биреп булмый
Күз яшьләрем юкка түгелә.
Хәзер инде менә шуны аңлыйм
Мәхәббәтнең җирдә булмавын
Мин ышандым,бары шуны теләдем:
Сөю гөле мәңге сулмавын.
Ләкин сөю мәңгелеккә түгел,
Бер мизгелдә була да бетә
Бары сине сагынып,йөрәккәем
Әле һаман ярату көтә.
Н. Гумилёв. Жираф
Иван Васильевич меняет профессию
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Денис-изобретатель (отрывок)
Почему Уран и Нептун разного цвета