Чулпан написала сказку про яблоню.
Вложение | Размер |
---|---|
gyylmullin_rifat.doc | 27 КБ |
sabantuy.docx | 15.49 КБ |
Гыйлмуллин Рифат
Гүзәл җирем.
Һәр кешегә бик кадерле
Туган-үскән төбәге.
Читкә чыксам, Казан диеп
Тибә минем йөрәгем.
Иң гүзәл җиргә урнашкан
Чын татарның мәркәзе.
Горурланып туя алмыйм,
Мин бит - татар малае.
Һәр кешенең туган иле, туган җире булган күк, минем дә туган илем бар. Республикам минем Татарстан, башкаласы мәшһүр Казан.
Безнең Казан шәһәре иң зур шәһәрләрнең берсе булып санала. Казанда мең елдан артык тормыш гөрли: яңа районнар төзелә, искеләре яңартыла, биек – биек йортлар салына. Безнең кебек балаларга да күңел ачу урыннары күбәя: ял парклары, автопарклар, аквапарклар, зоопарклар, “Шүрәле”паркы һ.б.
Казанның үзәгендә - Кремль тора. Кремльне - Казанның гади бер үзәге генә түгел, аның җаны, йөрәге дип тә әйтеп була.
Казанның чишмә башы Кремльдән башланган. Гасырлардан гасырларга күчкән саен Казан үскән, аның белән бергә Кремль дә үзгәргән.
Каһарман бабаларыбызның кайнар каны тамган, халкыбызның горурлыгы һәм изге җире ул – Кремль.
Кремль янында Сөембикә манарасы урнашкан. Сөембикә манарасына игътибар белән карасаң, ул бер якка авышкан. Шулар арасында Казанга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете урнашкан.
Безнең Казаныбызда бик күп милләт вәкилләре яши. Алар үзара дус, тату мөнәсәбәттә.
Минем үземнең дә Казанга барганым бар. Анда миңа бик ошый. Биек – биек йортлар, трамвай, троллейбуслар, зур – зур автобуслар, барысы да минем өчен бик кызык.
Казаныбызда милли тел булып үз ана телебез, татар теле, икенче ана телебез, рус теле санала. Мин үзебезнең ана теле – татар телебездә аралашырга яратам.
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма –
Туган телне онытма!
Казаныбыз тагы да матурайсын, тагы да зурайсын иде. Күп гасырлы тарихы булган Казаныбызны мин бик яратам!
Алмагач
Борын-борын заманда, бер караңгы авылда яшәгән ди, булган ди, бер ялгыз әби. Әбинең бер туганы да калмаган икән. Балалары калада яшәгән.Үзенең дусты, үзе кебек үк ялгыз, алмагачы булган әбинең.
Әби көн дә алмагачына су сибә, бик карап кына тора, ләкин никтер алмагач алма бирми кала бу җәйне. Әби бик борчыла төшә, әллә кышын өшегәнме, я булмаса берәрсенең күзе тиде микән, дип уйлый. Чөнки башка елларны уңыш бик күп була торган була, барлык авыл халкына һәм балаларга да җитә әле. Шулай моңсуланып йөргән бер көнне әбинең кузе алмагачның иң очына төшә, ни күрсен анда бер алма үсеп утыра. Әби ул алмага бик шатлана, күбәләк кебек очынып кына йөри инде ул көнне.
Шул көннән башлап әби янәдән яшәреп киткәндәй була. Көз җитә, алма өлгерә. Көннәрдән бер көн алма сүзгә килә: “Әби, мин бу алмагачның соңгы җимеше, мине сакла һәм икенче елга орлыгымны утыртып күп уңышлар алырсын”,-ди.
Әби бик моңсулана бу сүзләрдән соң, ләкин алмагачының соңгы үтенечен үти. Һәм чынлап та алдагы елларда күп уңыш алып үзен һәм туганнарын, дусларын сөендерә.
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Корбанова Чулпан.
Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Швейня
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
Басня "Две подруги"