Сочинениедә Бөек Ватан сугышы вакытында тылдагы авыр хезмәт, яшүсмерләр һәм хатын-кызларның фидакарь хезмәте тасвирлана. Сугыш чорында фронтта һәм тылда совет кешеләренең үз-үзләрен аямыйча тырышып эшләүләре сурәтләнә.Сугыш һәм тыл ветераннарына игътибарлылык, хөрмәт тәрбияләнә.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_sugysh_alsin.doc | 39.5 КБ |
МБГБУ “Казанбаш төп мәктәбе “
Сочинение.
Тема: Авылдашларым Бөек Ватан
сугышында
Эшләде: Хәбибуллина Алсинә
Укытучы:Габрахманова Л.М.
2012
План.
1.Илебез тарихында фаҗигале еллар.
2.Авылым Бөек Ватан сугышы вакытында.
3.Әбием истәлекләреннән.
4.Без тынычлык яклы.
1941нче елның 22 июне төнендә Германия һәм аның союзникларының гаскәрләре Төньяк Боз океаныннан Кара диңгезгә кадәр сузылган фронт сызыгы буенча һөҗүмгә күчәләр.Һөҗүм кинәт ясала. Сугышның беренче сәгатьләрендә 1200дән артык совет самолеты аэродромнарда ук юк ителә.Элемтә чараларының начар хәлдә булуы сәбәпле, гаскәрләр белән үзәктән идарә итү системасы кыенлыклар кичерә. Нәтиҗәдә, көнбатыштагы хәрби округларда Кызыл Армия көчләре сан ягыннан агрессор гаскәрләреннән калышмасалар да , дошман танк төркемнәре һөҗүмнәре юнәлешләрендә өстенлеккә ирешә.
“Барбаросса”планы буенча, немец гаскәрләре төп өч юнәлештә һөҗүм итәләр.Армияләрнең “Төньяк” төркеме Балтыйк буе аша Ленинградка чыгуны күздә тота.Тагын да көчлерәк “Үзәк”төркем Минскидан төньяктарак һәм көньяктарак юнәлешләрдә хәрәкәт итә,аның төп максаты-Мәскәүгә каршы һөҗүм җәелдерү була.Армияләрнең “Көньяк”төркеме Украинада, Киев юнәлешендә һөҗүм итә.Германиянең Союзниклары Румыния, Венгрия, Финляндия гаскәрләренә ярдәмче роль бирелә.Италия СССРга каршы зур көчләр җибәрә.Сугышның беренче ике атнасында вермахтның танк дивизияләре Белорусиядә 600 чакырымлык араны үтәләр , тулысынча бу республиканың территориясен басып алалар. Псков тирәсенә юнәләләр, Ленинградка көньяктан куркыныч тудыралар, Көнбатыш Украинаны билиләр.
Кызыл Армиянең Белорусиядәге көчләренең зур өлеше камалышта кала.Ул 400 меңнән артык кешесен, 5 меңләп танк, 9500 туп, 2 меңләп самолетын югалта.Украинада совет механикалаштырылган корпуслары контрһөҗүмгә күчәләр.1941 елның 26 июнендә Луцк тирәсендә иң зур танклар сугышы була, анда 2 меңләп танк катнаша.Вермахт Совет контр-һөҗүмен кире кайтара, ләкин армияләрнең “Көньяк”төркеменең Киевка таба хәрәкәте акрыная.
1941нче елның июль-август айларнда армияләренең “Үзәк”төркеменең танк дивизияләре төньяк һәм көньяк юнәлешләргә җибәрелә.Бу юнәлешләрдә немецларның һөҗүме көчсезләнеп калган була.Халык хуҗалыгындагы эшләргә гаять зур илнең барлык хезмәт резервлары җәлеп ителә.Армиягә чакырылган ирләр урынына станоклар янына хатын-кызлар,14-16 яшьлек үсмерләр һәм эшкә яраклы пенсионерлар басалар.Хезмәт мобилизациясе киң колач җәя.10 млн нан артык кеше яңа оборона сызыклары төзүгә, урман әзерләүгә, тимер-томыр коюга,юлларны төзәтүгә җибәрелә.
1941нче елда СССР авыл хуҗалыгы продукциясенең якынча яртысы җитештерелә торган территориясен югалта.Азык-төлек җитештерү кискен кыскарган шартларда катгый карточкалар системасы кертелә.Беренчел ихтияҗ продуктларын карточкалар буенча бүләләр, өстәмә продуктлар яхшы хезмәт өчен премия рәвешендә бирелә.Илнең җитәкчелеге булачак җиңүнең төп факторын фронтның һәм тылның бердәмлегендә күрә.Фашистлар реҗимының CCCР ның эчке көчсезлегенә исәп тотуы акланмый.Ил халкының күпчелеге “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” лозунгын йөрәге аша кабул итә.
Немецларның Мәскәүгә һөҗүменең уңышсыз тәмамлануы Германия армиясенең җиңелмәслеге турындагы мифны чәлпәрәмә китерә.Ул Германия һәм аның союзниклары басып алган территорияләрдә халыкларның азатлык, фашизмга каршы хәрәкәте үсүгә этәрә.Һөҗүмнәр вакытында Кызыл армия сугышчылары, иптәшләрен коткару өчен, еш кына үзләрен корбан итәләр-дошманның ут нокталарын гәүдәләре белән каплыйлар.Мондый батырлыкка барган кызылфлотчылар А.И.Ваганов һәм С.Санин, сержант В.В.Васильковский, кече лейтинантлар А.Е.Халин һәм И.С.Шевляков, рядовойлар А.С.Шешков һәм Я.Н.Падерин, А.М.Матросов һәм башкаларның исемнәре тарихка кереп калды.
Бөек Ватан сугышы фаҗигасе турында миңа әбием Шакирҗанова Данилә менә нәрсәләр сөйләде.
“Мин, Шакирҗанова Данилә, 1930 нчы елның 25 нче декабрендә туганмын.7 классны Казанбаш урта мәктәбендә бетердем.Мәктәптә бик салкын иде, өскә киеп утырдык, шулай булса да дәрес калдырмадык.Без класста 30 бала идек.Укырга китап-дәфтәрләр табу авыр булды, китап битләренә здык, сумка юк, яулыкка төреп йөрдек.Өс-башлар юк, нәрсә бар шуны кидек, укыдык, ашарга күптән юк иде.Черек бәрәңге, алабутадан күмәч катырып ашадык.Язгы елларда күтәртмәле чабата кидек, шулай да тырышып укыдык.7 класс бетерүгә урман кисергә мәҗбүр иттеләр,14-ф-метр йөкләмә биреп куйдылар, җәй көне әниләрбелән урак урып учма бәйләдек.10-13яшьләрдә колхозда эшләдек.
1941нче елда сугыш башланды.Авылда кеше калмады, угышка озаттылар.Аталарны да, ирләрне дә җибәреп бетерделәр.Авылда хатын-кызлар, бала-чагалар колхозда эшләдек, әниләр cыер-үгез җигеп Арчага зданиягә икмәк илттеләр.Хәзерге трактор эшләгән җирләр кул көче белән эшләделәр, җәй кырда, кыш урманда булды халык.Армия хатыннары, бала-чага, бар да куыла иде.Мин үзем 9 ел урман кисүдә булдым.Район урманнары янәшәдәге урманнар Пимәр,Чыпчык, Сеҗе, Мөрәле, Килдебәк, Саба, Шәмәрдән урманнарында булганнан соң җибәрделәр.Молотовский урманында ике ел солдатлар булган , пленга төшкәннәр, шунда калганнар.Анда алар белән бергә эшләдек.1ел кул белән кистек, икенче елны Матурныйда кистек.Сугыштан соңгы стройкаларга Болгар суында сал белән агыздылар.
1950-1953 нче елларда мин тайга урманнарында булдым.Көн саен 10 километр җир йөреп эшләдек.Җәяү 20 километр Чүриле районы, Буа районы, Кайбыч районы, Чирмешән, Дражановск, Арча районы, солдатлар вагоны, сыерлар вагоны район саен 1 вагон иде.Әти дә, абый да авырып кайттылар.Авыр заманнар иде.Авыр заманда эшләгәнне хәзер искә алучы юк.Иң аз пенсия безгә бирәләр.Колхозда бушка эшләдек, хәзерге заман яшьләре хәзерге көнне кадерен белеп яшәсәләр иде.”- дип сүзен тәмамлады әбием.
Әйе, сугыш вакытында әби-бабайларыбыз бик күп авырлыклар кичергәннәр. Безгә аларны хөрмәт итеп, кадерләрен белеп яшәргә кирәк, сугышлар кабатланмасын.Ил азатлыгы өчен үзенең яшьлеген, хәтта гомерләрен дә кызганмаган ветераннарыбызга мәңгелек дан!
Как нарисовать китайскую розу
Соленая снежинка
Шелковая горка
Снежная книга
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ