Укучылар фән атналыкларында, дәресләрдән тыш вакытта математика дөньясына кагылышлы шигырьләр, әкиятләр иҗат итәргә яраталар. Бу аларның логик фикерләүләрен, иҗади сәләтләрен, хәтерләрен үстерергә булыша. Математика өйрәнүгә кызыксыну тәрбияли. Укучылар күбрәк саннар, математик символлар, гамәл тамгалары, геометрик фигуралар турында язалар. Сезгә тәгъдим ителгән әкият, математикада алыштыргысыз булган, “Х”белән “У”үзгәрешлеләре турында. Алар сәяхәткә чыкканнар. Шактый йөргәннән соң, мәктәп янына килгәннәр. “Х” һәм “У” “5”лене эзләп мәктәпкә дә кергәннәр. Алар анда укучылар белән дуслашканнар. Балалар да “Х”белән “У”ны үз иткәннәр. Үзгәрешлеләр бик теләп математика дөньясында калганнар. Чөнки алар һәр дәрестә кирәк. Әкият сезгә дә ошар дип уйлыйбыз.
Вложение | Размер |
---|---|
serle_don1.docx | 14.3 КБ |
Серле дөнья
(математик әкият)
Борын –борын заманда яшәгән, ди “х”белән “у”. Икесе дә сәяхәт итәргә
яратканнар болар, гел кызык эзләп йөргәннәр.Бу юлы да алар капчыкларына
саннарны тутырып, бәхет эзләп чыгып киткәннәр, имеш. Шулай озак кына
барганнан соң, алар мәктәп янына килеп чыкканнар. Мәктәп балалар тавышыннан шау-гөр килеп тора икән. Бу тавышны ишетеп, “х”белән “у”мәктәп эченә аяк басарга курыкканнар. Алар капчыкларыннан “ биш”ле санын тартып чыгарып, мәктәп эченә кертеп җибәргәннәр,ди. Үзләре аның чыгуын түземсезләнеп көтәләр икән болар. Ләкин күпме генә көтмәсеннәр, “биш” ле саны кире әйләнеп чыкмаган. “Х”белән “у”бик кайгырышканнар, һәм бишнең хәлен белергә дип, икене кертеп җибәргәннәр.
Озак та үтмәгән, авыз-борынын турсайтып, күз яшьләрен сөртә - сөртә, “ике”ле килеп чыккан. “Х” белән “у” ”ике”лене мондый хәлдә күреп үзен бик кызганганнар, сәбәбен ачыкларга дип, мәктәп эченә үзләре үк кереп карарга булганнар. Мәктәпкә керүгә аларны “математика ”дип язылган серле бүлмә каршы алган. “Х”белән “у”, бөтен куркуларын җиңеп, шуңа юнәлгәннәр. “Биш”ле санын күреп шатланган балалар, “х”белән “у” ны күргәч, гаҗәпләнеп калганнар, ди. Ләкин укытучы аңлаткач, алар “х”белән “у”ны да үзләренең дуслары итеп кабул иткәннәр, имеш.
Менә шул көннән башлап, “х”белән “у” математика дөньясында яши башлаганнар. Укучыларга белем алырга, математика серләренә төшенергә бик ярдәм итәләр ди, чын әгәр. Менә шул!
Хөснетдинов Ранил,
Урта Пошалым төп гомумбелем бирү мәктәбе
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Сорняки
Крутильный маятник своими руками
Рисуем белые грибы пастелью
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари