Легенда "Загадочность моей деревни"
Вложение | Размер |
---|---|
legenda.doc | 35 КБ |
Табышмаклы авыл - Дүртиле.
Мине кызыксынучан малай диләр. Бар нәрсәне беләсем килә. Кечкенәдән үк аптырый идем, ник безнең авылның исеме икәү икән ул?
Авыл башына чыксаң, «Мазиково» дигән язу тора. Ә кемнән генә сорасаң да, ул «Мин Дүртиледән», диячәк.
«Дүртиле» һәм «Мазиково». Табышмаклы сәер исемнәр.
Табышмакны чишәргә авылымның барлыкка килү тарихы ярдәм итте. Олылар авылның барлыкка килү тарихын болай сөйлиләр. Аларның әйтүе буенча авылга 1477 елда нигез салынган.
Дүртилегә нигез салган
Дүрт җирдән килгән баба.
Авылымның тау астыннан
Челтерәп чишмә ага.
Авылны дүрт жирдән дүрт баба нигезләгән. Бер баба Тархан авылыннан, икенче баба КамаТамагы районының Мәсте авылыннан, өченче баба Кама Тамагының Каенҗәп авылыннан, дүртенче баба Апас районының Иске Әнәле авылыннан килеп утырган. Шуңа күрә авылның атамасы Дүртиле (Дүрт илдән килеп утырганга күрә) дип аталып йөртелә башлаган. Дүрт баба килеп урнашкач, йорт салганнар. Ләкин тора-бара аларга бу урын ошамый башлый. Алар йортларын күчереп салалар. Тарханнан килгән бабага бу ошамый. «Сез һаман күченеп йөрерсез!» дип кире Тарханга кайтып киткән. Каенҗәттән килгән бабаның нәселе зур булмаган һәм 1921 елгы ачлыкта үлеп беткән.
Мазиково дип аталуы да кызыклы. Авылга беренче килеп утыручы, беренче нигез ташын салучы Мәҗит исемле баба булган. Авылның исеме урыслашып Мазиково булып киткән (Мәҗитово – Мазитово – Мазиково).
Авылның исеме документларда Мазиково дип йөртелә. Авыл халкы чын саф татарча исем буларак, Дүртиле авылы дип, зур горурлык белән әйтә.
Авылыбыз урнашкан җирнең иң биек ноктасына басам да, тирә-як табигатьне күзәтәм, аның матурлыгына хәйран калам.Авылның көнбатыш ягында катнаш урман җәйрәп ята, ә көнчыгыш ягында боргаланып Үләмә елгасы ага.
Әй, Дүртилем, Дүртилем,
Гөлбакчага тиң илем.
Салкын чишмәң суын эчеп,
Синдә ачылды телем.
Апас муниципаль районы Мазиково башлангыч мәктәбе
Легенда
“Табышмаклы авыл – Дүртиле”
Мазиково башлангыч мәктәбе
3 нче сыйныф укучысы
Сәмигуллин Риназның
“Апас ягы – туган ягым”
конкурсына тәкъдим ителгән эше.
Укытучы: Минһаҗева Д.С.
2011
Ералаш
Юрий Визбор. Милая моя
Как я избавился от обидчивости
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Рыжие листья