Эбрар Каримуллинның иҗаты һәм тормыш юлы буенча презентация
Вложение | Размер |
---|---|
brar_krimullin_prezentaciya..pptx | 613.16 КБ |
Слайд 1
Фәнни-тикшеренү эше . Тема:Әбрар Кәримуллин – татар галиме . Кече Лызи урта гомуми белем бир ү мәктәбе Балтач муниципаль районы ТР Башкаручы:Хафизова Алия Гадил кызы 10нчы сыйныф укучысы Җитәкче:Фазылҗанова Гөлия Рафаил кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2011нче елСлайд 2
Максат . Татар галиме , библиограф, тарихчы , китап белгече , филолог буларак Әбрар Кәримуллинның эшчәнлеге белән таныштыру. Актуальлелек. Татар, халкының тарихын өйрәнгән, татар язуын үстергән, татар милләтенең чын патриоты булган галим Әбрар Кәримуллинның эшчәнлеге игътибарга һәм ихтирамга лаек. Бурычлары. 1. Әбрар Кәримуллинның биографиясен, иҗади эшчәнлеген өйрәнү. 2. Әбрар Кәримуллинның татар китабын өйрәнүгә керткән өлешен күрсәтү. 3. Фәнни-иҗади басмаларының әһәмиятен ачыклау. 4. Татар галименең эшчәнлеген бәяләүче дәрәҗәле исемнәрен барлау.
Слайд 3
Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 1925нче елны ң 29 маенда Татарстанныӊ Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә . Биш яше тулганда әнисенеӊ гомерен кулаклар өзә. 1941 нче елны урта белем алып чыга . Сугыш башлана .
Слайд 4
1943 елны ӊ 7 гыйнварында ул Кызыл Армиягә чакырыла . Өч тапкыр яраланган , контузия алган егет 1947 елда гына туган авылына кайта ала.
Слайд 5
Ә.Кәримуллин Казан университетыныӊ татар теле һәм әдәбияте бүлегенә укырга керә . 1953 елдан Казан дәүләт университетыныӊ Фәнни китапханәсендә эшли башлый . 1954-1960 елларда аныӊ тырышлыгы белән , гарәп язулы татар китапларыныӊ тасвирламасы кириллицага күчерелеп , яӊа каталог төзелеп бетә һәм укучыга тәкъдим ителә .
Слайд 6
1971 елда Ә. Кәримуллинныӊ «У истоков татарской книги: от начала возникновения до 60-х годов ХӀХ века» исемле китабы басылып чыга . Галим биредә, татар матбугатчыларыныӊ тарихын яктырту белән бер рәттән , китап белемендә беренчеләрдән булып , басма сүз тарихын өйрәнүдә зур әһәмияткә ия булган милли китап теориясен эшли .
Слайд 7
Әбрар Кәримуллин, халкыбызның кыю улы буларак, иҗтимагый хәрәкәттә дә актив катнаша. Ул Татарстанның суверренитетын ныгыту, татар милли хәрәкәтен тергезү юлында зур эш алып бара.
Слайд 8
Халкыбызның күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы (1978), Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әг ъ засы (1992), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1978), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991), Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты (1995) академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 75 яшендә – 2000нче елның 18 сентябрендә арабыздан китте.
Слайд 9
Әбрар Кәримуллиның тормыш юлы катлаулы. Ул сугыш чоры, сәяси цензура сынаулары аша үтеп, иҗатын туктатмыйча, максатчан эшчәнлеген дәвам иткән. Галим татар илендә беренчеләрдән булып, татар китабы каталогы төзүчесе буларак тарихка кереп калган. Әбрар Кәримуллин халкыбыз язмышына кагылышлы мәсәләләрне үзенең фәнни эшләрендә тирән чагылдырган тынгы белмәс, эзләнүчән галим.
Слайд 10
Кулланылган әдәбият. Асулкаева Н. “ Жизнь посвященная книге ”, журнал “Библиотечный вестник”. -2005.-№1-2. Йолдыз Халиуллин. “Әбрар Кәримуллин- татар халкының бөек улы”, ж урнал “Татарстан”. Электрон чыганак http :// tt.wikipedia.org / wiki.
Развешиваем детские рисунки дома
Цветущая сакура
Как я избавился от обидчивости
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Н. Гумилёв. Жираф