Әбрар Каримуллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча фәнни эш
Вложение | Размер |
---|---|
brar_krimullin_-_tatar_galime..doc | 79.5 КБ |
Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе Балтач муниципаль районы ТР Фәнни-тикшеренү эше. “Әбрар Кәримуллин – татар галиме”. (Презентация). Башкаручы: 10нчы сыйныф укучысы Хафизова Алия Гадил кызы. Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазылҗанова Гөлия Рафаил кызы. 2011нче уку елы. Максат. Татар галиме, библиограф, тарихчы, китап белгече, филолог буларак Әбрар Кәримуллинның эшчәнлеге белән таныштыру. Актуальлелек. Татар, халкының тарихын өйрәнгән, татар язуын үстергән, татар милләтенең чын патриоты булган галим Әбрар Кәримуллинның эшчәнлеге игътибарга һәм ихтирамга лаек. Бурычлары. 1.Әбрар Кәримуллинның биографиясен, иҗади эшчәнлеген өйрәнү. 2. Әбрар Кәримуллинның татар китабын өйрәнүгә керткән өлешен күрсәтү. 3. Фәнни-иҗади басмаларының әһәмиятен ачыклау. 4. Татар галименең эшчәнлеген бәяләүче дәрәҗәле исемнәрен барлау. Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия- Чүрчи авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшләгән әнисе Сафия Мөхәммәтгата кызының гомерен, нәни Әбрарга әле бары биш яшь кенә тулганда, кулаклар өзә. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнаң соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. Аның педагогия институтына укырга керү, география укытучысы булу турындагы хыялы чәлпәрәмә килә. Ә.Кәримуллин башта Нырты шифаханәсендә бухгалтер, соңыннан Олы Арташ авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли. 1943 елның 7 гыйнварында ул Кызыл Армиягә чакырыла. Хәрби курсант училищесын тәмамлагач, миномет наводчигы сыйфатында фронтка җибәрелә. Курск дугасындагы сугышларда, Украинаны, Венгрияне, Чехословакияне, Румынияне азат итүдә катнаша. Аннары Ерак Көнчыгышка япон милитаристларына каршы сугышка җибәрелә. Монголия, Кытайдагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет 1947 елда гына туган авылына кайта. Җиде елга сузылган тәнәфестән соң белемен күтәрү теләге Ә.Кәримуллинны Казан университетының татар теле һәм әдәбияте бүлегенә алып килә. Сугыш гарасатын тыныч тормыш михнәте алыштыра. Укыган чакта үзен матди яктан тәэмин итү өчен аңа тимер юлда һәм елга порты причалларында йөк ташырга, урам җыештырырга, кешеләргә утын кисәргә, ә җәен төзелештә эшләргә, урман кисәргә туры килэ. Ә.Кәримуллин бик тырышып укый. Беренче сессияне үк “бишле”ләргә генә тәмамлап, күтәренке стипендия ала, дүртенче курстан исемле стипендия ала башлый. 1953 елда Әбрар Кәримуллин университетны тәмамлап, Казан дәүләт университетынынң Фәнни китапханәсендә эшли башлый. Анда Ә.Кәримуллин унбер елдан артык эшли-китапханәчедән алып директорның фәнни эшләр буенча урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Университет китапханәсендә эшли башлаган яшь белгечкә китап тарихын өйрәнергә туры килә. Дөнья халыкларының һәм татар халкының язма мәдәнияте, китап байлыгы белән күбрәк таныша барган саен ул үзе укып чыккан университет курсларында бу елларда татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, матбугат эше, сәяси фикере, аның Рәсәй һәм дөнья тарихындагы урыны хакындагы белемнәренең дѳреслеккә туры килмәгәненә төшенә. Татар язуында ике тапкыр хәреф алышыну гарәп язулы материалның күпләп юкка чыгуына китергән. Әмма аның төрле юллар белән исән калып, китапханә фондына килеп кергән кадәресе дә яшь белгечне шаккаттыра. Монда йөзәр мең татар китабы саклана икән ләбаса! Ә алар киң катлам укучыларга гына түгел, хәттә студентлар һәм укытучыларга да мәгьлүм түгел. Җитмәсә, рәсми хакимият тарафыннан: ”Татарларда революциягә кадәр тоташ наданлык булган, үз басма китаплары булмаган”, - дигән фикер алга сөрелеп килә. Күп гасырлар дәвамында тупланган рухи байлыкны эзләп табу, аның белән танышу, фәнни өйрәнү, файдалану эшендә иске язулы татар китапларының китапханәдә тулы каталогы булмау зур кыенлыклар тудыра. Шунлыктан, Ә.Кәримуллин беренче эш итеп иске татар китапларының каталогын төзү эшенә керешә. Зур кыенлыклар белән гарәп графикасында язылган татар китапларын яңадан каталоглаштыруга рөхсәт алына. 1954-1960 елларда аның тырышлыгы белән, аның җитәкчелегендә гарәп язулы татар китапларының тасвирламасы кириллицага күчерелеп, яңа каталог төзелеп бетә һәм укучыга тәкъдим ителә. Шушы ук елларда Ә.Кәримуллин тарафыннан татар теле һәм тел белеме, әдәбият тарихы, әдәбият белеме, тарих, фольклор буенча фәнни библиографик күрсәткечләр төзелә һәм аларның кайберләре аерым китап булып басылып та чыга. Күп кенә студентлар һәм укытучылар өчен алар даими кулланма булып китәләр. Болардан тыш, университет тарихында караган хезмәтләр, аңа багышланган мәкаләләр күрсәткече, якланган диссертацияләр күрсәткече һәм башка тасвирламалар төзелә. Аның инициативасы һәм редакцияләве белән китапханәдәге русча кулъязмаларны тасвирлау һәм бастыру да башлана. Шулай итеп, Әбрар Кәримуллин тырышлыгы белән Казан университетының фәнни китапханәсендә зур фәнни-тикшеренү һәм нәшрият эше башлана. Ул илебез археографлары, тарихчылары арасында, фәнни мәгълүмәт үзәкләрендә югары бәя ала. Шул ук вакытта бу елларда китапханә фондын борынгы кулъязма китаплар белән тулыландыру эше дә җайга салына: археографик экспедицияләр оештырыла башлай. Нәтиҗәдә, университет китапханәсенә төрле җирләрдә сакланган кулъязма һәм басма татар китаплары күпләп җыела. Чит илләрдәге фәнни оешмалар белән сугыш елларында тукталган китап алмашу эше дә яӊартыла. Китапханә Аурупа, Азия, Америка, Австралия илләрендәге югары уку йортларыныӊ 200дән артык китапханэсе белән элемтәләр урнаштыра. Алар белән китап алмашу эше җайга салынып, китапханәгә бу илләрдән меӊнәрчә басмалар алына. Шулай итеп, университет китапханәсендә 11 ел эшләп, Ә. Кәримуллин үзен итәкче hәм фәнни- тикшеренү эшен оештыручы, археограф, библиограф, китапханә белгече итеп таныта. Ул бу мәсьәләләр буенча үзәк hәм җирле матбугатта чыгышлар ясый, дистәләрчә фәнни hәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, бәяләмәләр, китап гыйлеменә караган фәнни хезмәтләр яза, “Татарика” библиографиясен булдыру, планлы рәвештә кулъязмалар фондын тасвирлау эшен дә алып бара. Галим фәнни эш белән генә чикләнми, күп кенә фәнни-популяр мәкаләләр дә яза, студентлар арасында китапчылык белеме, китапханә тарихы, китап фондлары, аларны туплау мәсҗәләләре, каталоглар системасы, китап сайлау, китап белән эшләү кагыйдәләре, диплом һәм диссертацияләрдә библиографияне бирү тәртибе һәм башка темаларга лекцияләр дә укый. Әмма, 1963 елны “Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917- 1960” дигән китабына Ленин-Сталинга багышланган шигырь җыентыкларын керткәне өчен аңа җитди гаеп ташлыйлар. Татарстан өлкә партия комитетының махсус, чираттан тыш җыелган бюросында Әбрар Кәримуллин “сәяси яктан җитлекмәгән” кеше буларак шелтә ала һәм китапханәненең директор урынбасары вазыйфасыннан азат ителә. Әбрар Кәримуллин өстендә болытлар күптән куера башлаган була. Аны үзе төзегән библиографияләргә репрессияләнгән галим-әдипләрнең хезмәтләрен дә кертүдә һәм революциягә кадәр чыккан татар басмаларын мактауда гаеплиләр. Аның өстеннңн яла хатлары да языла. Үз белдеге белән эш итәргә яраткан Ә.Кәримуллинны бу юлы инде акылга утыртырга җай чыга. 1964 елның декабрендә СССР ФАнең Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институты Әбрар Кәримуллинны кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә ала. Монда ул “Татар сәхнәсе (1917-1967):Әдәбият күрсәткече” дигән хезмәтен тәмамлый. 1968 елда “Татарларда матбугатчылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыгынаклар” дигән темага аспирантурасыз, фәнни җитәкчесез, институтның планына да кертмичә, кандидатлык диссертациясе яклый. 1975 елда диссертация аерым китап булып, «У истоков татарской книги: от начала возникновения до 60-х годов ХỊХ века” исеме астында басылып чыга. Китап үзебезнең илдә һәм чит илләрдә дә зур бәя ала. Галим биредә, татар матбугатчылыгының тарихын яктырту белән беррәттән, китап белемендә беренчеләрдән булып, басма сүзтарихын өйрүнүдә зур әһәмияткә ия булган милли китап теориясен эшли. Әбрар Кәримуллин раславынча, китапның теле, авторның милләте, әсәрнең китап булып басылган урыны һәм башка сыйфатлары – аның кайсы халыкка хезмәт итүе белән берлектә каралырга тиеш. Автор тарафыннан милли китапнын берьюлы берничә халыкның, бигрәк тә кардәш халыкларның, уртак байлыгы булуы ихтимал икәнлеге ачыла. 1983 елда аның “Реформалардан соңгы Россиядә татар китабы” дип исемләнгән яңа монографиясе басылып чыга. Автор татар китабының революциягә кадәрге чорын яктыртуны тәмамлый.Галимнең әлеге хезмәте татар китабының килеп чыгышы, халыкның укый-яза белү дәрәҗәсе, татар халкы әдәбиятының, мәдәниятенең, мәгарифенең Рәсәй тарихында тоткан урыны хакында яңача фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Әбрар Кәримуллин күпкырлы галим булса да, гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли. Халык хәтере булган китап язмышы – Ә.Кәримуллинның үз язмышына әверелеп яши. Китапка багышланган хезмәтләре аша ул татарның үзаңын үстерүгә сөйләп бетергесез зур өлеш кертә. Шулай да халкыбыз язмышына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә читтә калмый. Ул – татарның чын тарихын торгызу эшендә дә үзеннән зур өлеш керткән галим. 1996 елда басылып чыккан “Язмыш, язмыш” дигән китабы да авторның үз халкы язмышына багышланган. Монда чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезнең гыйбрәтле язмышлары һәм үзебезнең Татарстандагы милли-мәдәни, фәнни, әдәби һәм башка проблемалар яктыртыла. 1997 елда Ә.Кәримуллинның татар теле тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләренә багышланган “Тел милләтенең сакчысы” дигән китабы басылып чыга. Татар телен яклауга, саклауга, үстерүгә, камилләштерүгә, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган бу хезмәт гаҗәп актуаль проблемаларны күтәрә, аларны гамәлгә ашыру өчен кулланма да булып тора. Галимнең 2000 елда дөнья күргән “Без тарихта эзлебез” дигән китабында татар халкының тарихына, мәдәниятенә караган материаллар тупланган. Биредә автор татар халкының милли азатлык, тигез хокуклык, мөстәкыйльлек өчен көрәшен фәнни-публицистик рухта яктырта. Халкыбызның мәшһүр галиме кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, тапталган такыр юлдан бармый. Аның һәр хезмәтенә яңача караш хас. Әбрар Кәримуллин, халкыбызнын кыю улы буларак, иҗтимагый хәрәкәттә дә актив катнаша. Ул Татарстанның суверенитетын ныгыту, татар милли хәрәкәтен тергезү юлында зур эш алып бара. Халкыбызның күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 75 яшендә – 2000 елның 18 сентябрендә арабыздан китте. |
Мин сезнең игътибарга Әбрар Кәримуллинның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган фәнни-тикшеренү эшемне тәкъдим итәсем килә. Эзләнү эшемнең темасы: “Әбрар Кәримуллин- татар галиме”. Әлеге теманың актуальлелеге:“Татар халкының тарихын өйрәнгән, татар язуын үстергән,татар милләтенең чын патриоты булган галим Әбрар Кәримуллинның эшчәнлеге игътибарга һәм ихтирамга лаек”. Мин үз алдыма тубәндәге максатны куйдым: “Татар галиме, библиограф, тарихчы, китап белгече, филолог буларак Әбрар Кәримуллинның эшчәнлеге белән таныштыру”. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны өйрәндем: 1.Әбрар Кәримуллинның биографиясен, иҗади эшчәнлеген өйрәнү. 2. Әбрар Кәримуллинның татар китабын өйрәнүгә керткән өлешен күрсәтү. 3. Фәнни-иҗади басмаларының әһәмиятен ачыклау. 4. Татар галименең эшчәнлеген бәяләүче дәрәҗәле исемнәрен барлау. Сезнең игътибарга эзләнү эшемнең кыскача эшчәнлеген җиткерәм. Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия- Чүрчи авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшләгән әнисе Сафия Мәхәммәтгата кызының гомерен, нәни Әбрарга әле бары биш яшь кенә тулганда, кулаклар өзә. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнаң соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. Аның педагогия институтына укырга керү, география укытучысы булу турындагы хыялы чәлпәрәмә килә. 1943 елның 7 гыйнварында ул Кызыл Армиягә чакырыла.Хәрби курсант училещесын тәмамлагач, фронтка җибәрелә. Курск дугасындагы сугышларда, Украинаны, Венгрияне, Чехославакияне, Румынияне азат итүдә катнаша. Аннары Ерак Көнчыгышка сугышка җибәрелә. Монголия, Кытайдагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет 1947 елда гына туган авылына кайта. Җиде елга сузылган тәнәфестән соң белемен күтәрү теләге Ә.Кәримуллинны Казан университетының татар теле һәм әдәбияте бүлегенә алып килә. 1953 елда Әбрар Кәримуллин университетны тәмамлап, Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә эшли башлый. Анда Ә.Кәримуллин унбер елдан артык эшли китапханәчедән алып директорның фәнни эшләр буенча урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Университет китапханәсендә эшли башлагач, яшь белгечкә китап тарихын өйрәнергә туры килә. Дөнья халыкларының һәм татар халкының язма мәдәнияте, китап байлыгы белән күбрәк таныша барган саен ул үзе укып чыккан университет курсларында бу елларда татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, матбугат эше, сәяси фикере, аның Рәсәй һәм дөнья тарихындагы урыны хакындагы белемнәренең дөреслеккә туры килмәгәненә төшенә. Татар язуында ике тапкыр хәреф алышыну гарәп язулы материалның күпләп юкка чыгуына китергән. Әмма аның төрле юллар белән исән калып, китапханә фондына килеп кергән кадәрәсе дә яшь белгечне шаккатыра. Монда йөзәр мең татар китабы саклана икән ләбаса! Ә алар киң катлам укучыларга гына түгел, хәттә студентлар һәм укытучыларга да мәгълүм түгел. Җитмәсә, рәсми хакимият тарафыннан: “Татарларда революциягә кадәр тоташ наданлык булган, үз басма китаплары булмаган”, - дигән фикер алга сөрелеп килә. Күп гасырлар дәвамында тупланган рухи байлыкны эзләп табу, аның белән танышу, фәнни өйрәнү, файдалану эшендә иске язулы татар китапарын яңадан каталоглаштыруга рөхсәт алына. 1954-1960 елларда аның тырышлыгы белән, аның җитәкчелегендә гарәп язулы татар китапларының тасвирламасы кириллицага күчерелеп, яңа каталог төзелеп бетә һәм укучыга тәкъдим ителә. Аның инициативасы һәм редакцияләве белән китапханәдәге русча кулъязмаларны тасвирлау һәм бастыру да башлана. Шулай итеп, Әбрар Кәримуллин тырышлыгы белән Казан университетының фәнни китапханәсендә зур фәнни-тикшеренү һәм нәшрият эше башлана. Нәтиҗәдә, университет китапханәсенә төрле җирләрдә сакланган кулъязма һәм басма татар китаплары күпләп җыела. Университет китапханәсендә 11 ел эшләп, Ә. Кәримуллин үзен җитәкче hәм фәнни- тикшеренү эшен оештыручы, археограф, библиограф, китапханә белгече итеп таныта. Галим фәнни эш белән генә чикләнми, күп кенә фәнни-популяр мәкаләләр дә яза, студентлар арасында китапчылык белеме, китапханә тарихы, китап фондлары, аларны туплау мәсҗәләләре, каталоглар системасы, китап сайлау, китап белән эшләү кагыйдәләре, диплом һәм диссертацияләрдә библиографияне бирү тәртибе һәм башка темаларга лекцияләр дә укый. Әмма, 1963 елны “Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917- 1960 дигән китабына Ленин-Сталинга багышланган шигырь җыентыкларын керткәне өчен аңа җитди гаеп ташлыйлар. Татарстан өлкә партия комитетының махсус, чираттан тыш җыелган бюросында Әбрар Кәримуллин “сәяси яктан җитлекмәгән” кеше буларак шелтә ала һәм китапханәненең директор урынбасары вазыйфасыннан азат ителә. 1964 елның декабрендә Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институты Әбрар Кәримуллинны кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә ала. Монда ул “Татар сәхнәсе (1917-1967):Әдәбият күрсәткече” дигән хезмәтен тәмамлый. 1968 елда “Татарларда матбугатчылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыгынаклар” дигән темага аспирантурасыз, фәнни җитәкчесез, институтның планына да кертмичә, кандидатлык диссертациясе яклый. 1975 елда диссертация аерым китап булып, «У истоков татарской книги: от начала возникновения до 60-х годов ХỊХ века” исеме астында басылып чыга. Китап үзебезнең илдә һәм чит илләрдә дә зур бәя ала. Галим биредә, татар матбугатчылыгының тарихын яктырту белән беррәттән, китап белемендә беренчеләрдән булып, басма сүзтарихын өйрүнүдә зур әһәмияткә ия булган милли китап теориясен эшли. Әбрар Кәримуллин раславынча, китапның теле, авторның милләте, әсәрнең китап булып басылган урыны һәм башка сыйфатлары – аның кайсы халыкка хезмәт итүе белән берлектә каралырга тиеш. 1983 елда аның “Реформалардан соңгы Россиядә татар китабы” дип исемләнгән яңа монографиясе басылып чыга. Әбрар Кәримуллин күпкырлы галим булса да, гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли. Халык хәтере булган китап язмышы – Ә.Кәримуллинның үз язмышына әверелеп яши. Китапка багышланган хезмәтләре аша ул татарның үзаңын үстерүгә сөйләп бетергесез зур өлеш кертә. Шулай да халкыбыз язмышына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә читтә калмый. Ул – татарның чын тарихын торгызу эшендә дә үзеннән зур өлеш керткән галим. 1996 елда басылып чыккан “Язмыш, язмыш” дигән китабы да авторның үз халкы язмышына багышланган. Монда чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезнең гыйбрәтле язмышлары һәм үзебезнең Татарстандагы милли-мәдәни, фәнни, әдәби һәм башка проблемалар яктыртыла. 1997 елда Ә.Кәримуллинның татар теле тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләренә багышланган “Тел милләтенең сакчысы” дигән китабы басылып чыга. Татар телен яклауга, саклауга, үстерүгә, камилләштерүгә, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган бу хезмәт гаҗәп актуаль проблемаларны күтәрә, аларны гамәлгә ашыру өчен кулланма да булып тора. Галимнең 2000 елда дөнья күргән “Без тарихта эзлебез” дигән китабында татар халкының тарихына, мәдәниятенә караган материаллар тупланган. Биредә автор татар халкының милли азатлык, тигез хокуклык, мөстәкыйльлек өчен көрәшен фәнни-публицистик рухта яктырта. Халкыбызның мәшһүр галиме кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, тапталган такыр юлдан бармый. Аның һәр хезмәтенә яңача караш хас. Әбрар Кәримуллин, халкыбызнын кыю улы буларак, иҗтимагый хәрәкәттә дә актив катнаша. Ул Татарстанның суверенитетын ныгыту, татар милли хәрәкәтен тергезү юлында зур эш алып бара. Халкыбызның күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 75 яшендә – 2000 елның 18 сентябрендә арабыздан китте. “Әбрар Кәримуллин – татар галиме” исеме астындагы фәнни-тикшеренү эшемә минем тарафтан түбәндәге нәтиҗәләр ясалды. Әбрар Кәримуллиның тормыш юлы катлаулы. Ул сугыш чоры, сәяси цензура сынаулары аша үтеп, иҗатын туктатмыйча, максатчан эшчәнлеген дәвам иткән. Галим татар илендә беренчеләрдән булып, татар китабы каталогы төзүчесе буларак тарихка кереп калган. Әбрар Кәримуллин халкыбыз язмышына кагылышлы мәсьәләләрне үзенең фәнни эшләрендә тирән чагылдырган тынгы белмәс, эзләнүчән галим. |
Невидимое письмо
На горке
Учимся ткать миленький коврик
Прекрасная химия
Пейзаж