Азнакай төбәге топонимикасының этимологиясе һәм килеп чыгышы.
Вложение | Размер |
---|---|
Туган як атамаларының этимологиясе.tel_bermleklrenen_etimologiyase_hm_tarihy..docx | 19.35 КБ |
ТЕЛ БЕРӘМЛЕКЛӘРЕНЕҢ ЭТИМОЛОГИЯСЕ ҺӘМ ТАРИХЫ.
Нигъмәтуллина А., Азнакай, Х сыйныф
Җитәкче: Ширеева А. С
Кешеләрне һәрвакыт теге яки бу төшенчәне белдерә торган сүзнең ни өчен шулай яңгыравы, аның килеп чыгышы кызыксындыра. Кайбер сүзләрнең килеп чыгышын бик тиз табып була, чөнки бу сүзләрдә аларның билгеле бер сыйфаты күренә. Мәсәлән, дәреслек - дәрес, тәрбияче - тәрбия, комлык-ком сүзеннән. Ә болыт, кар, аш, кул кебек сүзләрнең ни өчен шулай аталуын бары тик махсус белемле белгечләр генә әйтә алыр.Кайчандыр бу сүзләрнең дә үзәгендә яткан образны бик тиз танып булгандыр, ләкин вакыт үтү белән ул онытылган.Менә шушындый сүзләрнең килеп чыгышын, тарихын этимология фәне өйрәнә. Ул грек теленең etimon-чын һәм logos-өйрәнү сүзләреннән тора. Димәк, этимология фәне сүзнең иң борынгы мәгънәләрен һәм формаларын өйрәнә.
Хәзерге вакытта сүзләрнең этимологиясен махсус фәнни - тикшеренү гамәлләре нигезендә генә ачыклап була.Моның өчен иң элек бу сүзләрнең язма истәлекләрдә кулланылу тарихын, аларның мәгънәләрен, башка төрки телләрдә һәм диалектлардагы үзенчәлекләрен барларга кирәк.Шулай ук тугандаш булмаган башка телләрдә бу сүзләрнең булу - булмавы, булса, аларның үзенчәлекләре өйрәнелә.Моның белән фәнни этимология шөгыльләнә.Сүзнең мәгънәсе ачык булмаган чакта, кеше аны үзенчә аңлатырга тырыша.Һәм шуннан чыгып,“халык этимологиясе” дигән атама барлыкка килә.Ул сүзләрнең килеп чыгышы турында фараз итеп әйтелгән, ләкин фәнни дәлилләнмәгән фикерне аңлата.“Халык этимологиясе” гади, җанлы сөйләмдә очрый.Аңлашылмаган алынма сүзләрне кулланганда, бу күренеш аеруча еш күзәтелә. Мәсәлән, Г.Камалның “Беренче театр” комедиясендә Биби кислота сүзен киез ката, театрны төятергә дип кабул итә. Якташ язучыбыз Нур Әхмәдиев үзенең “Диссертация” юморескасында да “халык этимологиясе”нә бик күп кызыклы мисаллар китерә.
Һәркем өчен үзенең туган ягы бик якын һәм кадерле.Шуңа күрә минем үз төбәгем белән бәйле атамаларга тукталасым килә.Безнең район аша агучы мәшһүр Ык сүзенең килеп чыгышы турында төрле карашлар бар. В.В. Радловның “Төрки сөйләшләр сүзлеге тәҗрибәсе” дип аталган сүзлегендә икик – “ага торган”, икин – “елга буйлап түбән таба”, икиш – “агым”, ык – “җил уңаена бару” кебек төшенчәләр бирелгән. Э.В.Севортян сүзлегендә Ыкның “җил исә торган як”, “җилсез, тыныч, аулак урын” мәгънәләре күрсәтелгән. “Идегәй” дастанында китерелгән “...ышыктан аккан Ык суы...” дигән юлларда, бәлки, шушы тыныч, аулак урын күздә тотыла торгандыр. Н.Я. Лойфман, С.А. Попов Ык атамасын фин-угыр телләрендә “елга” мәгънәсен белдерә торган “йоги, йоки, йокка” сүзләре белән бәйләп аңлаталар. Башкорт топонимистлары да Ыкны пермь телендәге “йог-йок” − елга сүзенә мөнәсәбәтле итеп карыйлар.[Зарипов.1998:21]Район үзәге исеменең дә килеп чыгышы кызыклы.Аның нигезендә Атнакай дигән кеше исеме ята.Ул атна һәм кай компонентларыннан тора.Борынгы чорда татарларда атна сүзе җиде тәүлек һәм җомга көн (изге көн) мәгънәләрендә кулланылган, бу көнне туган ир балаларга Атнакилде,Атнакай кебек исемнәр кушканнар.Атна, фонетик үзгәреш кичереп [т ~ д ~ з], азна белән алыштырыла һәм иркәләп-яратып әйтүне белдерә торган, кеше исемнәре ясаучы –кай кушымчасы ялгану юлы белән Азнакай дигән кеше исеме барлыкка килә һәм ул авыл исеменә әверелә. Филология фәннәре докторы, профессор Гомәр Саттаров үзенең хезмәтләреңдә болай дип яза: "Борынгы болгар-татар кешесе исемнәренең күбесе җыйнак төзелешле, җиңел әйтелешле булган. Мондый борынгы исемнәребез өч төрле юл белән ясалган. Шуның өченче төре: бер яки ике иҗекле тамыр 1) ай − кай; 2) ач − әч; 3) ык − ек һ.б. бетә. Шушы юл белән ясалган кеше исемнәрендә иркәләү-кечерәйтү төсмере шактый гәүдәләнеш тапкан. Һәм ул исемне әйтү-эндәшү процессында билгеле бер эмоциональ ягымлылык, якынлык тудырган". Чыннан да, әгәр без Азнакай районындагы авыл исемнәрен алып карасак: Урсай, Уразай, Урманай, Балтач, Митрәй, Әсәй, Мәндәй, Тымытык, Сөендек − барысы да элеккеге болгар-татар исемнәре.Төбәгебезнең күрке - Республикабызның иң югары нокталарының берсе булган Чатыр тау сүзенең этимологиясенә килсәк,этимологлар уртак фикергә килә алмыйлар.Славяннар төрки теленнән күчереп алганнармы,төркиләр славян теленнәнме?Академик Петр Паллас 1772 елда Себердән кайтканда,Бөгелмәгә үтешли, бакыр шахтасы белән кызыксынган һәм юлын 3 чакрымга сулга борып тау ягына килгән.Чатыр тауны “Шатыр тора” дип атаган. Чатыр-фарсы теленең чадыр,чадур сүзеннән барлыкка килгән.Асылда борынгы һинд теле сүзе [Әхмәтьянов:2001:230] Авазлар тәртибенә, ясалышына караганда бу сүз төрки теленә хас.
Лексикологиянең бер тармагы булган тел берәмлекләренең этимологиясе бик тә кызыклы һәм аз өйрәнелгән.Киләчәктә бу өлкәдә яңа ачышлар татар әдәби телен тагын да камилләштерергә ярдәм итәр.
Әдәбият
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Как нарисовать ветку ели?
Пейзаж
Девчата