Укучыларда сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына, татар теленә, тырышлыкка мәхәббәт уяту турында чын әкият.Тукай иҗаты аша тырыш укучылар тәрбияләүнең серләре турында уйланулар.
Вложение | Размер |
---|---|
izhadi_esh.yahshylyk__zhird_yatmyy.docx | 22.18 КБ |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Урта Пошалым төп гомуми белем мәктәбе
Иҗади эш
“Без- Тукай варислары ”
(Чын әкият)
Халиуллина Алисә Илфат кызы
9 нчы класс укучысы
Фәнни җитәкче:
I категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Рәхимҗанова Әлфия Мансур кызы
Яхшылык җирдә ятмый.
Нәфис белән Сәлим икесе бер класста укыйлар. Нәфис әнисе белән генә яши.Ул бик өлгер, әнисенә дә булыша, дәресләрен дә вакытында хәзерли. Иптәшләре аны безнең “Тырыш” дип атыйлар.
Сәлим мул тормышта яши. Аның әтисе, зур бер оешмада, җитәкче булып эшли. Сәлимнең телефоны да, компьютеры да бар, тик укырга гына бик яратмый. Үзен һәрвакыт эре тота, барлык нәрсәне дә беләм дип масаерга да ярата. Иптәшләре аны үзара “Белмәмеш” дип йөртәләр.
Укытучы апалары викторина үткәреләчәген әйтте һәм Тукай иҗатын яхшылап өйрәнергә кушты. Бирелгән сорауларга җавапларны әйтемнәр,мәкальләр, Тукай әкиятләрендә телгә алынган әйбер исемнәрен кулланырга кирәклеген аңлатты.Ә ярышта җиңеп чыккан укучыга Яңа Кырлайдагы Тукай музеена һәм Кыш бабай резинденциясенә бару өчен ике билет биреләчәген әйтте. Ә Нәфиснең анда бик барасы килә иде.Тукай әкиятләрен кечкенәдән бик яратты ул. Аңа әнисе дә кечкенәдән Тукай әкиятләрен сөйләде. “Туган тел”не җырлады. Ә шул әкиятләрдәге Су анасы белән Шүрәлене, Кыш бабай белән кар кызын үз күзләрең белән күрүгә ни җитә! Шуңа күрә дә бик ныклап әзерләнде ул викторинага.
Ә Сәлим боларның берсенә дә ышанмады.Әкияттә генә бит алар, кайдан килсен Кырлай урманына Шүрәлеләр дип уйлады ул. Викторинага да ныклап әзерләнмәдә, барлык сорауларга авапны компьютердан да табып булачагына ышанды.
Көткән көн килеп җитте.Тырыш Нәфис белән Белмәмеш Сәлим икесе дә көч сынашырга булдылар. Викторина дивиз белән башланып китте.Сәлимнең дивизы “Белмимнең башы авыртмый!”
“Тырыш яшьтән, картайгач бик җайсыз ул”,-диде Нәфис.
-Ә хәзер сорауларга җавап бирергә кирәк.Моның өчен сезгә Тукай әкиятләрен искә төшерергә кирәк булачак,-диде укытучы.
Беренче сорау.Безнең класста озын чәчле кызлар күп. Аларга нәрсә бүләк итәр идегез?
-Чәчтарашка билет алып бирер идем,- диде Белмәмеш.
-Мөмкинлегем булса.Су анасыныкы кебек алтын тарак бүләк итәр идем,- диде Нәфис.
- Икенче сорау,-диде укытучы.-Мәктәп бакчасындагы корыган ботакларны, чыбык-чабыкларны чабарга нәрсә алып килер идегез?
-Әтинең электор пычкысын- диде Белмәмеш.
-Былтыр кулындагы кебек гади балтаны,- дидеТырыш.
Белмәмеш башын аска иде. “Балтаң суга төштеме әллә?”,-дип көлделәр аннан иптәшләре.
-Соңгы сорау.-диде укытучы.-Дәресләрен әзерләп,эш беткәч уйнарга чыккан малайга, алмагач нәрсә бүләк итә?
-Кып-кызыл алма,-диде Тырыш.
- Ә мин алманы болай да алам.Таш ыргытам да, алма иргә төшә,-диде Белмәмеш.
Кеше бакчасына таш атма,үз бакчаңа атарлар,-дип көлде аннан иптәшләре.
Менә ярыш тәмам. “Эш беткәч уйнарга ярый”,- дип елмайды Нәфис.
Белмәмешкә бик уңайсыз иде. Тырышып укымаганына бик үкенде ул. Ләкин соң иде инде.Җитмәсә, иптәшләре дә “Эй, юләр,кысканга былтыр, кычкыралармы быел”,-дип көлделәр.
Тырыш Нәфискә ике билет бирделәр. Ул бер билетын Сәлимгә бүләк итте. Сәлим бик шатланып, Нәфискә рәхмәт әйтте.
Яңа Кырлайда бик ошады аларга. Әкиятнең чын барлыкка әйләнгәнен менә шунда анлады Сәлим.
Нәфис белән Сәлимнең дуслыгы көннән көн ныгыды.
Ә беркөнне Сәлимнең әтисе,Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетына билетлар алып кайтты. Шат елмайган Сәлим ике билет тотып якын дусты Нәфис янына йөгерде.
Золотая хохлома
Марши для детей в классической музыке
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?
3 загадки Солнечной системы
Девятая загадочная планета Солнечной системы