Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы!
Вложение | Размер |
---|---|
tabigatne_pychratu_nafis.docx | 18 КБ |
Минем уйлавымча кешелек алдында торган иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып атмосфера һавасын төрле пычранулардан саклау тора, чөнки тереклекнең яшәве өчен кирәкле төп фактор булып һава тора.
Атмосфераны пычратучы төп сәбәпләр – табигый ягулык яндыру һәм металлургия җитештерүе. 19 гасырда һәм 20 гасыр башында күмер һәм сыек ягулык яну продуктлары тирәлеккә эләгеп, җирнең үсемлек капламы тарафыннан ассимиләцияләнеп беткән булса, хәзер исә яну продуктларының зарары тагында зарарлырак һәм аның күләме артканнан арта бара. Мичләрдән, автомобиль трубаларыннан чыккан газлар составындагы зарарлы матдәләр һавага эләгә. Алар арасында үтә начары күкерт ангидриды.
Ул хлорофиллны тарката, серкә бөртегенең үсүен туктата, ылысларны корыта.Һавада углекислый газның күләме елдан ел арта һәм соңгы 100 ел эчендә 10% ка зурайды.Углекислый газ җылылыкның космик пространствага нурланышын тоткарлый һәм “парник эффекты “ хасил итә.
Туфракны һәм суны, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауда урманнарның әһәмияте гаять зур.
Кешенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәзер урманнар дөнья күләмендә ярлылына һәм бетү куркынычы астында калды. Урманнар исәбенә авыл хуҗалыгы кырлары киңәйтелә, урманнарны вәхшиләрчә кисү дәвам итә. Тропик урманнарның ярлылануы аеруча борчу тудыра, аларның юкка чыгуының уртача еллык проценты барлык урман мәйданының 1% ын тәшкил итә.
Урманнарның бетә баруы тропикка гына хас түгел. 1980 – 1990 елларда урманнар 16,8 млн га/ел тизлек белән юк ителгән. Атмосфера, сулар һәм туфракның пычрануы аркасында, Европа һәм Төньяк Америка урманнарының массакүләм авыруы һәләкәте башланды. Интенсив кисү аркасында, Үзәк Россиянең ылыслы урманнары гамәлдә бетерелде. Себер, Ерак Көньчыгыш урманнарының аеруча әһәмиятле һәм техника үтеп керү өчен уңайлы массивлары юк ителә. Урманнарны бетерү климат шартлары, су режимы, туфракларның торышы үзгәрүгә китерә.
Кеше Жирне чыннан да үзгәртте.Ул аны үз сәламәтлеге,балаларының киләчәге өчен бик хәтәр хәлгә китерде.Кешелек өчен хәл итәсе мөһим экологик проблемалар бар:
-урманнарны саклап калу;
-чүлләргә әйләнүне туктатырга ;
-плнетаны һәртөрле пычранулардан сакларга.
Һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш!
Рисуем кактусы акварелью
Рукавичка
Ночная стрельба
Зимний лес в вашем доме
Почему Уран и Нептун разного цвета