Әхмәт Юныс турында сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
platonov_anton_sochinenie.docx | 17.3 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
Кукмара поселогы муниципаль бюджет белем бирү
учреждениесе
«Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Якташымның данлы исеме
Житәкче: югары квалификацион категорияле татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Платонова Дамира Даниял кызы
Башкаручы: 3В сыйныфы укучысы
Платонов Антон Геннадьевич
2012
Минем туган җирем – Кукмара. Ул һаман үсә, зурая, матурлана. Яңа йортлар гына түгел, инде 5 микрорайон барлыкка килде. Без дә яңа микрорайонда яшибез. Кешеләр аны нигәдер Ералаш дип атыйлар. Ә урамыбыз Әхмәт Юныс исемен йөртә. Мин бәләкәй вакытта адресымны “Әйтмәс Юныс урамы, 56 нчы йорт” дип йөргәнмен. Ә хәзер әни белән эзләп укыдым. Әхмәт Юнысның кем икәнен дә белдем. Безнең Кукмараныкы икән ул. Без яшәгән яңа микрорайоннардагы урамнарга үзебезнең як кешеләренең исемнәрен биргәннәр икән, әнием шулай сөйләде. Әтием белән әнием сөйләгән буенча тагын кызыклы нәрсәләр белдем әле ...
Әхмәт Юныс безнең районның Әсән-Елга авылында 1916 нчы елда туа. Мәктәптә ул чорда 7 ел гына укыганнар. Әхмәт Юнысов та мәктәпне тәмамлагач ук эшли башлый. Башлангыч мәктәптә укытучы, аннары мәктәп директоры була. 1935 – 1937 нче елларда Чиләбе өлкәсендә укыта. Шунда беренче шигырьләрен яза башлый.
1937 нче елда Әхмәт Юныс Казанга кайта һәм Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. “Кызыл Татарстан” газетасында да эшли. Ул газета хәзер “Ватаным Татарстан” дип атала икән, без дә алдырабыз аны, әтием укый.
Фин сугышы башлангач, үзе теләп, Әхмәт Юныс армиягә китә, сугышта катнаша. Аннан кайткач, газетада эшли, шул вакытта шигырьләр китабы чыга.
Бөек Ватан сугышы башлангач, тагын армиягә алына. Ә хәзер егетләр нигәдер армиягә бармаска тырышалар. Әхмәт Юныс сугыш кырында чыга торган “Ватан намусы өчен” дигән газетада корреспондент булып хезмәт итә. Фронтта чагында коммунистлар партиясенә алына. Минем әниемнең әнисе Зинаида әбием дә сугыш вакытында 1943 нче елда комсомолга, 1953 нче елда партиягә керә. Ул чакларда коммунистлар партиясе дәрәҗәле булган, ә хәзер сайлаулар вакытында сайлаучылар да аз.
Сугыштан соң Әхмәт Юныс Казан дәүләт университетында укый. Узган ел апам белән мин дә анда бардым, үскәч шунда укырга керәм дип кайттым. Бүген апам 2 нче курста укый. Ул туфрак белгече булачак. Ә Әхмәт Юныс газета-журналларда эшләгән. Ул эшләгән “Пионер” журналы безгә дәрестә укытучыбыз Лилия Заһитовна күрсәткән “Ялкын” икән. Аннары Әхмәт Юныс кабат Татарстан китап нәшриятында эшли, балалар әдәбияты бүлегендә җитәкче була. Әнием аның 10 га якын китап чыгарганын, үзе яшәгән вакыттагы кешеләрнең батырлыклары турында язганнарын сөйләде. Ул әле без дәрестә яратып укый торган Корней Чуковский, Самуил Маршак, Агния Бартоның шигырьләрен дә татарчага тәрҗемә иткән икән. Аларын укыганым юк әле.
Әхмәт Юныс Казанда яшәгән, 1976 нчы елда вафат булган.
Менә нинди кеше исемен йөртә мин яшәгән урам. Районыбыздан чыккан данлыклы кеше икән Әхмәт Юныс!
Минем әтиемнең әтисе Григорий бабам катнашкан сугышта да булган...
Кызык, Әхмәт Юныс исеме белән бәйле күпме нәрсәне беләм дә икән бит... Белмәгәнен әни белән бергәләп укырбыз да сөйләрмен әле...
Зимний дуб
Рыжие листья
О чем поет Шотландская волынка?
Композитор Алексей Рыбников
Ель