Язучы иҗатын аңлау, ярату өчен, ул яшәгән чорны, тормышны яхшы белү кирәк. Г.Кутуйның Татарстан китап нәшриятында 1982 елда басылып чыккан “Илһам” җыентыгына тупланган әсәрләренә күзәтү ясала. Бигрәк тә җыентыктагы хатларга игътибар юнәлтелә. Алар 1941 - 1945 еллар аралыгында язылганнар. Арада иң күбе хатыны Галимәгә, балаларына аталган. Аларда никадәр ярату, сагыну, кайгырту, җиңүебезгә ышаныч, исән кайтуга өмет...
Вложение | Размер |
---|---|
kutuy.doc | 155 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль райны
Муниципаль уку йорты
“Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара 1нче гимназия”
“Сугышны мин китап аша белдем”
дип исемләнгән балалар иҗаты бәйгесенә эссе:
“Сагыну”.
Эшләде: 8-а сыйныф укучысы Латыйпова Чулпан
Тикшерде: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Сибгатуллина А.Ф.
Кукмара, 2010
Нинди көләч күзләр, үткен караш, дулкын чәчләр. Сез, Гадел абый, китабыгызның беренче битеннән үк серле елмаюыгыз белән укучыны каршы аласыз һәм соңгы битләрегезгә кадәр озата барасыз.
Кулымда – Татарстан китап нәшриятында 1982 елда басылып чыккан “Илһам” җыентыгыгыз. Анда Сезнең төрле елларда иҗат ителгән хикәя-повестьлар, нәсер, поэма, шигырь, сәхнә әсәрләрегез, мәкалә һәм хатларыгыз тупланган. Шулардан мин Сезнең илһам чыганагын эзлим. Кулыгызга каләм алырга, йөрәктәгене ачып салырга ярдәм итүче илһам чыганагын... һәм табам да кебек. Ул – сагыну һәм чиксез ярату! Яратканга күрә сагынабыз, сагынабыз икән, димәк, яратабыз!..
Язучы иҗатын аңлау, ярату өчен, ул яшәгән чорны, тормышны яхшы белү кирәк, дисәм, Сез дә килешер идегез. Шуңа да җыентыктан иң элек игътибарым Сезнең хатларыгызга юнәлә. 1941 - 1945 еллар аралыгында язылганнар. Арада иң күбесе хатыныгыз Галимәгә, балаларыгызга аталганнары. Аларда никадәр ярату, сагыну, кайгырту, җиңүебезгә ышаныч, исән кайтуга өмет...
“...Ил өчен куркынычлы көннәрдә безнең гаиләнең дә бер кешесе Ватанны саклый дигән уй сезне җылытып торсын. Минем өчен борчылмагыз, мин үлемсезләрдән”. (21. 07.42)
“...Уем сезнең турыда, синең дә, җанкисәгем Галимә, сезнең дә, балакайларым, кәефегез яхшы булсын иде. Әйе, без Ватаныбыз өчен авыр көннәр кичерәбез. Без җиңәргә тиешбез. Ә һәрберебез тыныч һәм нык булганда гына җиңә алачакбыз...” (28.10.42)
“...Ышан, җаным, мин тормышны яратам, тынычын да, кайнап торганын да яратам... Сугыш, әлбәттә, сугыш инде ул. Ләкин мин өйгә исән-сау кайтачагыма ышанам...” (18.11.42)
Салкын төннәрдә танк дивизиясе белән көненә йөз иллешәр километр араны махсус киемсез-нисез үтү Сезне госпитальгә кереп ятарга мәҗбүр иткән. Өзелеп көткән Җиңү көннәре дә ерак калмый инде. 1945 елның язы... Тиздән сугыш бетәчәк! Тик менә туңдыра шул, өшетә.. Тик бирешмәгәнсез Сез, cөйгәнегезгә хатлар язып юангансыз:
...Мин төш күрәм: туңам,имеш,
Чатный баш, әрни йөрәк.
Савыгыр өчен, имеш, тик
Бер йотым ширбәт кирәк.
Син иңдең дә, нур бирдең дә
Кочагыңда эреттең,
Мин туңганны син кояш күк
Иркәләдең, терелттең.
Бел, чибәрем, төштә түгел,
Инде чирлим чынында,
Я очып кил, я төшкә кер:
Даруым кочагыңда!..(15.09.44)
Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма Сезнең батырлыгыгыз онытылмас, чөнки без Сезнең китапларны яратып укыйбыз, алар аша тарихыбызны өйрәнәбез.
Сез Сталинградны азат итүдә катнашкансыз, шуңа да “Без – сталинградчылар!” дип горурланасыз. Руслар, украиннар, татарлар, белоруслар – корыч таулар тезмәсе булып, сине яклаганнар, Сталинград! Дошман ядрәсе белән имгәнсә дә, сугыш мәйданын ташламаган подполковник Михайлов, үз яшенә караганда күпкә картрак күренүче капитан Шевцов... Егерме тапкыр яраланган булса да, бер кулы исән һәм күзләре дошманны күрә алырлык сержант Воронов... Дошман дзотларына ыргылучы ерак казакъ сахрасыннан килгән ике туган Габдерасүл һәм Нурсаб Таксыбаевлар... Бер көн эчендә егерме алты фашистны юк итүче татар мәргәне Хисмәтуллин... Култык таякларына таянып сугышка керүче яраланган майор Бутузов... Аларның батырлыгы турында мин Сезнең “Без – сталинградчылар!” дип исемләнгән нәсерегезне укып белдем.
Гадел ага! Сезнең “Сагыну” нәсерегез әдәбиятыбызның йөзек кашы булып санала. Авыр сугыш елларында җиңеп чыга алуыбызның сәбәпләре нәкъ менә шушы әсәрдә тулы ачыла. Сез бу нәсерегездә миллионлаган совет солдатлары исеменнән сөйлисез. Ә аларның барасында да бер хис – туган илне ярату, туган илне сагыну, туган илгә ашкыну. Туган илгә кайту өчен, тизрәк дошманны юк итәргә, җиңүне якынайтырга кирәк! Шуңа да рәхимсез дошманга каршы юлбарыстай көрәшкәнсез Сез!
“...Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем...”
Сез чын күңелдән ышангансыз: бик яраткан кеше исән калырга тиеш. Югыйсә гаделсезлек була бит, ләкин сугыш бервакытта да гадел була алмый икән шул! Нәсердә сагыну хәсрәте, ярату матурлыгы белән беррәттән фаҗига да ята...
Юк, юк, мин ялгышам. Сез исән! Сез безнең арада! Сез безнең йөрәкләрдә! Сезнең теләк үтәлде: туган илебезгә батыр татар улы булып кайттыгыз, татар укучысы Сезнең китапларны укып сагыну, ярату хисләре кичерә икән, димәк, Сез – үлемсез!
Әдип күңеле алдан сизә ул...
...Сагындык, бик сагындык Сезне, Гадел ага!
Кто самый сильный?
Сказка на ночь про Снеговика
Агния Барто. Сережа учит уроки
Простые новогодние шары из бумаги
Сверчок