Сочинениедә сугыш вакытындагы авыр тормыш тасвирлана.
Вложение | Размер |
---|---|
kirekmi_sugysh.doc | 24 КБ |
Кирәкми, кирәкми безгә сугыш!
Сугыш - һәркем өчен дә зур фаҗига. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле үлемен көткән әсирләр язмышы турында без китаплардан укып, әби-бабайларыбыз сөйләгәннәрдән ишетеп кенә беләбез.
Бөек Ватан сугышы башланганда, карт бабам Хәкимов Динмөхәммәт Хәким улы Бурят-Манголиядә гомер кичергән (хәзерге вакытта Улан-Удэ). Ачы хәсрәт бөтен гаиләне дә били. Бабама да сугышка китәргә повестка килә.Ул көнне бабам үзенең кечкенә улын көне буе күтәреп йөргән.
Кайгылы һәм авыр көннәр. Авылда ир-атлар көннән-көн кими. Тормыш авырлыгы әниләр, бала-чага җилкәсендә. Атларны сугышка алалар. Колхоздагы бар эшне үгезләр, сыерлар белән башкару: җир сөрү, сукалау, тырмалау. Миннәхмәт бабам сөйли: “Әниләр колхозда (безнең авыл Хамней Закаминский районында иде) ашлык сукканда, без алар янына барып тырмаларга булыша идек. Чөнки әниләрне кайтарганда ашлык куырып ашаталар иде. Без дә шунда тамакны туйдырып кайта идек. Ул вакытта мәктәпкә киеп барырга аяк киемнәребез, өстебезгә кияргә дә юк иде. Без юклы-барлы киемнәрне чиратлап кия-кия мәктәпкә йөрдек.”
Шулай интегә-интегә белем алырга тырышып йөргән мизгелдә, мәктәптә янгын чыгып, ул кара кисәүгә әйләнә. Шушы көннән башлап бөтен вакыт азык эзләүгә, аны сатып әз генә булса да акча эшләүгә кайтып кала. Җәй көннәрендә Силинга елгасыннан балык тотып аны сатарга тырышалар, кыш көннәрендә өшегән җиләк-җимешләрне җыеп ашарга алып кайта торган булалар. Сугыш чоры әниләре, әбиләр нинди генә эш эшләмәгәннәр. Хәтта агач кисеп, алардан шакмак ясап, сугышка җибәрә торган булалар. Бу шакмакларны машинага ягулык итеп кулланалар. Шундый авырлыкларны кичеп, ачлык, ялангачлык аша бу сугышның бетүен түземсезлек белән көткәннәр. Ниһаять, бу көн җитә. Карт бабам, сугыш бетеп өч ай үткәч, гаиләсе янына кайту бәхетенә ирешә. Үзе белән немец тамгасы салынган кашык, шкатулка, көзге, савыт та алып кайта ул.
Бу әйберләрне, үзләренең туган ягы Балыклы авылына әйләнеп кайткач, бабам Олыяз урта мәктәбенең музеена тапшыра. Бу хатирәләр, мизгелләр бүгенгедәй күз алдыннан үтә, җан җылый, йөрәк үрсәләнә. Бүгенге матур, тыныч тормышның кадерен белеп яшик! Кирәкми, кирәкми безгә сугыш!
Димиева Рәзинә, Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара 1нче гимназиянең 8-а сыйныф укучысы.
Как нарисовать небо акварелью
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Нарисуем попугая цветными карандашами
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Четыре художника. Осень