Укучы үзенең бабасы Гаян Әхмәтшинның сугышта әсирлеккә төшеп, дошман лагерьларында булуын, патриот-шагыйрь Муса Җәлилне күрүен, туган ягыбызга кайткач, Сталин лагерьларында булуын, ниһаять, акланып, туган авылына әйләнеп кайтуын сурәтли.
Вложение | Размер |
---|---|
huzin.doc | 537.5 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль райны
Муниципаль уку йорты
“Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара 1нче гимназия”
“Сугышны мин китап аша белдем”
дип исемләнгән балалар иҗаты бәйгесенә сочинение:
“Бабам – нәселебез кояшы”.
Эшләде: 8-а сыйныф укучысы Хуҗин Рөстәм.
Тикшерде: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Сибгатуллина А.Ф.
Кукмара, 2010
Бабам –нәселебез кояшы!
Без сугыш чоры балалары түгел. Сугыш турында кинофильмнар карап, китаплар укып кына беләбез. Илебез тарихындагы Бөек Ватан сугышы миллионлаган кешенең язмышын җимергән, сабыйларны ятим калдырган. Сугышның ачы хәсрәтле җиле һәр өйгә, һәр гаиләгә, һәр кешегә килеп кагылган. Рәхимсез сугыш еллары турында бик күп әсәрләр иҗат ителгән.
Шулай да укыган китапларым арасында иң тирән эз калдырганы – бабам Гаян Әхмәтшинның “Гомерем мизгелләре” китабы. Китапта бабамның кечкенәдән алып бүгенге көннәргә кадәр яшәгән гомеренең иң истә калган мизгелләре чагылыш тапкан. Аның тормышының һәр мизгеле гыйбрәтле. Ул үзенең истәлекләрендә авыл кешесенең эчке матурлыгын, эшчәнлеген, тирән акылын күрсәтә, Бөек Ватан сугышының күпләр белмәгән ягын ача.
Бабамны 18 яше тулгач армиягә, ә аннан сугышка алалар. Бу әле 1942 ел – немецларның ыргылып алга барган вакытлары була. Аларның часте Воронеж өлкәсенең Кантимеров шәһәре тирәсендә чолганышта кала һәм немецларга әсирлеккә эләгә.
Бабамнар өчен иң авыр язмыш 1942 нче елның август айларыннан башлана. Чолганышта калган солдатларны немецлар йөзәрләп, меңәрләп бер урынга туплый башлыйлар, аларны “үлем чокыры” дип аталган “Миллерово” лагерена алып киләләр. Бу лагерь ачык һавада була, көнгә бер тапкыр 300 грамм янган солы бирәләр. Лагерьда көн саен үлүчеләр булып тора. Октябрь ае җитеп, көннәр суыткач, аларны Германиядәге Мозбург дигән шәһәрнең “Шталаг VII-A” лагерена күчерәләр. Янәшәдә генә француз әсирләре лагере да була.
1943 нче елның гыйнварыннан бу лагерьдан азчылык милләтләрне аерып алу башлана. Аларны, яңадан вагоннарга төяп, Польшага алып китәләр. Берничә лагерьда туктап алганнан соң, Едлино дигән станциягә төшеп, легион дигән җиргә килеп җитәләр.
Легионның үзенең радиоузелы, музыкантлар капелла сы була. Территориясендә татар җырлары яңгырый. Легионның укчы батальоннары үзләренең хәрби занятиеләренә йөри. Ә эшче рота легионерларын һөнәре буенча төрле эшкә тараталар. “Мин территори яне бизәү эшләренә җайлаштым. Ашханә, штаб, немецлар яши торган барак әйләнәләренә чирәмле кәс кисеп алып кайтып тезә идек. Немецлар клумбалар яса тырга бик яраталар иде. Әгәр җиренә җиткереп эшләсәң, хезмәтеңне бәяли беләләр”, - дип искә ала бабам.
“Солдатхаем (ашханә) янында байтак кына бизәү эш ләре белән шөгыльләндек. Солдатхаемның бер башында «Г» формасында эшләнгән бүлмәләр бар иде. Аның берсендә музыкантлар яшәде, икенчесе культбүлмә иде. Бу бүлмәгә Гаяз Исхакый, Шиһа бетдин Мәрҗани, Шәфи Алмаз, Мирсәет Солтангалиев, татар революционерларының портретларын эшләп куй дык. Бүлмәбез музыкантлар - артистлар белән күрше генә булгач, Рушат Хисаметдиновны, Гайнан Курмашны, Дим Алишевны яхшы гына хәтерлим. Алишевның моңлы җырлавы әле дә күңелдә саклана. Аның чын исеме Гарәф Фәхретдинов булган икән. Легионда да, әсирлектә дә күпләр икенче исем-фамилия белән йөрде. Чөнки әсир лектә икәнлегеңне белсәләр, илдәге гаиләңне Себергә ку алар икән, дигән сүз бар иде. Шул сәбәпле икенче исем - фамилия артына яшеренүчеләр күп булды...
Менә безнең янга граждан нар киеме кигән ике кеше һәм бер татар офицеры ки леп туктады. Барыбыз белән дә исәнләшеп, күрешеп чыктылар. Нәрсә эшләвебез белән кызыксындылар. Алар Берлиннан, «Идел - Урал» комитетыннан булып чыкты. Берсе үзебезнең якта өлкән политрук, язучы булган, икенчесе дә шул ук комитеттан икән. Без нең белән күрешкән кешенең берсе Муса Җәлил булуын соңыннан белдем. Тик ул икенче фамилиядә — Гумеров булып йөргән.”
Бабама туган илгә кайту 1947 елда гына насыйп була. Ләкин монда әсирләрне кочак җәеп каршы алмыйлар. “Сатлыкҗан” дигән мөһер тагып, сталин лагерьларына озаталар. Бу лагерьларда бабамның тагын 6 ел гомере үтә. Китапта бабам әсирлектә, лагерьларда үткән тормышын бөтен нечкәлекләре белән сурәтли. Кайда гына булуына карамастан, бабам Кеше булып кала, явызлыкларның фашизм дигәненнән дә, сталинизм дигәненнән дә өстен калу өчен аны оста кулы, сабырлыгы, рухи ныклыгы коткара. Үз башыннан бик күп авырлыклар кичсә дә сынмаган, сыгылмаган бабам, күңеле тупасланмаган.
Китапта бабамның тыныч тормышта эшләгән эшләре дә күрсәтелгән. Аларны саный китсәң, тагын бер китап язарга мөмкин булыр иде, мөгаен. Бабамның китабы җиңүнең 60 еллыгына басылып чыккан иде. Аның презентациясен бик эчтәлекле итеп мәдәният йортында үткәрделәр. Ул кичәдә бабама багышлап мин дә шигырь сөйләдем.
Бабамның истәлекләрен мин еш кулыма алам, аларны кабат-кабат укыйм да шундый бабам булуы белән горурланам. “Аның урынында булсак нишләр идек?” дигән уйлар килә башка. Тик сугышлар гына башка булмасын, тыныч тормышта матур эшләребез белән бабамнар юлын дәвам итсәк иде. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан бабамны бәйрәм белән котлап, аңа сәламәтлек, озын гомер телим.
Әйе, бабам - нәселебезнең Кояшы ул. Ә Кояш җылыта һәм нур чәчә. Безгә, илгә - көнгә, дөньяга.
Загадочная система из шести экзопланет
Разноцветное дерево
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Золотая хохлома
Барсучья кладовая. Александр Барков