сочинение о бабушке
Вложение | Размер |
---|---|
platonov_andrey_no4.doc | 97 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
Кукмара поселогы муниципаль бюджет белем бирү
учреждениесе
«Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Әбием - горурлыгым
Житәкче: югары квалификацион категорияле татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Платонова Дамира Даниял кызы
Башкаручы: 10А сыйныфы укучысы
Платонов Андрей Геннадьевич
Кукмара, 2012
89 яшен тутырып килүенә карамастан, җыйнак-төз гәүдәле әбиемә карап сокланам мин. Шушы гомер эчендә тормышның ачысын-төчесен күп күргән ул. Әмма күңелендә яшәүгә булган омтылышы, киләчәккә өметләре зурдан әле.
Әниемнең әнисе – Зинаида Ильинична Филиппова – 1923 нче елның 23 июнендә Балтач районы Иске Торҗа авылының гади крестьяны гаиләсендә дөньяга килә. Тыныч-тату гаиләдә әти-әни кайгыртуын тоеп, 5 бала үсәләр алар. Әле мәктәп яшенә җиткәнче үк кул арасына керә башлыйлар: кош-корт карарга, яшелчәләргә су сибәргә тиеш булалар. Әбиемнең әтисе Илья сугышка кадәр үк күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Кечкенә генә удмурт авылында 60 нчы еллардан ук бакча җиләге үрчетә башлый. Өй янындагы 15 сутый алмагач бакчасында нинди генә җиләк-җимеш агачлары булмый аның: 46 төп алмагач, 18 е кытай алмасы (кышкы салкында 20 ләп төбе өшегәч, төпләп, урынына яңаларын утырталар), чия, карлыган, кура җиләк, миләш, шомырт куаклары шаулап үскән. Бакчаның ике як киртәсе буенда балан, ә аннан соң җәелеп киткән 25 сутый бәрәңге бакчасының ике ягында крыжовник, гөлҗимеш куаклары тезелгән. Исең китәр: барысы ничә төп агач һәм куак булды икән анда?! Җәй коры булганда ул алмагачларның һәрберсенә 3-4 әр чиләк су ташып сибәләр әле... Өй түрендә хәтта урман чикләвеге дә үскән. Бүген исә әбиемнең дә бакчасында чикләвек куагы кукраеп утыра. “Безне әти кеше күзенә карап, аның кулындагы ризыкка кызыгып яшәмәскә өйрәтеп үстерде. Эшләргә кирәк – бөтенесе дә була,” – ди ул безгә.
Шундый зур бакчаны карап үстерү зур көч сораса да, җиләк-җимеше, аны сатудан кергән акча ишле гаиләне иркен яшәтергә ярдәм иткән Илья бабайга. Бакчадагы 9 умартаның кортларына да рәхәт булган инде!.. Болар өстенә әле сугышка кадәрге чорда ук су буенда 15 әр сутый өстәмә кыяр, помидор бакчасы була авыл халкының. Түтәлләр арасына чишмә суы җибәреп сугаралар. Илья бабай, сугышка кадәр дә, аннан соң да ящик-ящик алма, капчык-капчык кыяр тутырып, данлыклы Малмыж базарына сату белән йөргән. Балтачтан хәтта безнең районга – Янилгә кадәр (кайчандыр бит авыл зур базар тоткан, ярминкәләр гөрләгән) килә торган булган ярминкәгә. Аннан гаиләсенә, бала-чагасына кием-салым, тәм-том төяп кайткан. Абзар тулы мал-туар, кош-корт асраганнар. Илья бабай белән Евдокия әби үзләре дә искиткеч тырыш кешеләр була, балаларын да хезмәткә өйрәтеп, аннан тәм табарга юл күрсәтеп үстерәләр. Һәр балалары тормышта үз урынын тапкан. Илья бабай белән Евдокия әбинең уртанчы кызлары Зинаида – минем кадерле әбием. Ул бөтен тормышын хезмәткә багышлаган. Әлбәттә, мондый гаиләдә тәрбияләнеп үсеп, башкача мөмкин дә түгелдер.
Әбием Зинаида үз авылларында 4 сыйныф башлангыч белем ала. Ул чордагы китап-дәфтәр, карандаш-каләм юклыкны, мәктәпкә капчык киндереннән теккән яки фанерадан ясаган сумкалар тотып йөргәннәрен сөйләгәндә бер гаҗәпләнсәк, шул сабыйларның иртән укырга киткәнче сәгать 3 тә, 4 тә торып мунчаладан кап сугулары, күшил (әби сүзе буенча: атларның авызына асып ашарларына салу өчен сетка сыман әйбер) ишүләре башка сыймый. Күрше Иске Көшкәт авылында 6 нчыны бетерә дә 13 яшьлек кыз гади колхозчы булып эшли башлый. Шул елларда ат яки үгез җигеп сука сукалау, урак белән ашлык уру да, урман кисү, аны ат белән чыгару да төшә яшь кыз җилкәсенә. 1941 нең декабрендә ай буе Кайбыч якларында окоп казыганнарын бигрәк тә уфтанып сөйли. 40 градуслы суыкта барлы-юклы киемнән, итекләре юеш, төшке аш та ашамыйча эшләгәннәр. Түзгәннәр! Әбиемә ул вакытта бары 18 яшь!
Бу чорда инде Илья бабай – колхозның тәҗрибәле ветеринары сугышта. Озакламый эшкә үҗәтлеге белән аерылып торган кызы – әбием Зинаиданы РКШ га(Районная колхозная школага) 6 айлык ветфельдшерлык курсларына укырга җибәрәләр. Менә шулай ул 1943 нче елдан, әтисе һөнәрен үзләштереп, гомерен терлекчелек белән бәйли. 20 яшендә дәһшәтле сугыш барган 1943 нче елда комсомолга керә. Җитәкчелек кая куйса, нинди эш таләп итсә, шуны башкара. Безгә сөйләгәндә әбиемнең шул чор истәлекләре күңелендә кабат яңара.
… 1943 нең зәмһәрир салкын кышы. Колхозга ветеринар да, мөдир дә булып кайткан кызны азык юклыктан хәлсезләнгән атлар бигрәк борчый. Алар бит төп эшче көч, аякка бастырырга кирәк. Күтәрәмгә калган атларны чарасызлыктан асып куялар, көнне-төнне бер итеп тәрбиялиләр: шешәдән онлы-тозлы су имезеп, авыл халкыннан чиләкләп җыйган бәрәңгене пешереп, башак әзерләп ашатып, корчаңгы авыруыннан тилмергәннәрен дәвалап, ничек тә язгы чәчүгә чыгарлык итәләр. Эш җаен белүче бу кызны “атларны чәчүгә бастырды” дип, РайЗО тагын 1 еллык зоотехниклар курсына Чистайга укырга җибәрә. “Сугыш еллары, эшче көч җитми. 8 сәгать укыганнан соң безне баржа бушатырга алып баралар иде. Ул заманнарда юл юк. Ял яки каникулда Чистай – Арча – Балтач аша авылга (130 чакрымлап ара) җәяү йөрдек”, – дигәннәренә без шаккатабыз. Менә шундый шартларда бөтен алган белеме дә шул гына аның – ел ярымлык ике курс!? Ә 43 ел хезмәт иткән ул! Ферма мөдире дә, ветеринар, зоотехник, 1 ел Чепьяда инкубатор станциясе директоры да ул.
Бөтен җаны-тәне белән ил-көн өчен көйгән белгеч 1953 нче елда партиягә кабул ителә. Аннан тагын колхозга. Берьюлы 3 вазифа йөклиләр: парторг, зоотехник, агроном. 7 айдан янә районның иң артта калган колхозы көтә…
1960 – 1980 нче елларда әбием – Филиппова Зинаида Ильинична – Кукмара районының бүген даны Парижга кадәр барып җиткән Вахитов исемендәге колхозында баш зоотехник хезмәтен намус белән башкара. Ул чорларда колхозда терлекчелек тармагы шактый аксый. Хәтта дуңгыз абзарларының түбәсе дә булмый, малларны шалашта асрыйлар Җитәкчеләр, белгечләр һәм эшчеләрнең фидакарь хезмәтләре бушка китми: колхоз алдынгылар рәтенә күтәрелә.
Ул күп еллар дәвамында авыл советы депутаты итеп сайлана, парторг вазифасын да башкара, халык контролеры булып та тора. Аның партия укуларында ясаган докладлары язылган дәфтәрләрне әнием һаман да саклый. Удмурт кешесе чиста татарча язып тутырган дәфтәрләр
Боларның үзен зур оештыру сәләтенә ия буларак таныткан әбием – баш зоотехник Зинаида Ильиничнаның да турыдан-туры хезмәте нәтиҗәсе икәнен легендар шәхес – Кукмара райкомының беренче секретаре А. М. Булатов имзасы белән бирелгән Мактау грамоталары исбатлый.
Ә иң олы бүләге дип исәпләгән “1941 – 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәтләре өчен” медаленә исә әбием 1947 нче елда ук – 24 яшендә лаек була. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә зур шул. Медальләре 7әү:
1980 нче елда “Хезмәт ветераны” медаленә ия була.
Әбием бүген дә әле үз көчендә. Һәркемне шаккатырырлык хәтеренә, илдә-көндә барган һәрнәрсәдән хәбәрдар булуына гаҗәпләнерлек аның.
Әлбәттә, авыр елларда яшәве, юлсыз заманнарда бозлы суга билдән чумып йөрүләре, 12 шәр чакрым авылсыз басулардан эшкә барулары, көнне төнгә ялгап алны-ялны белми хезмәттә булулары эзсез узмаган. Сызлана, авыргалый әбием. Әмма бер генә дә “Авырыйм,” – дип ятканын күрмәссең. Җәй буе төрле үлән, яфрак, үсемлек тамырлары җыя ул, шулар белән дәвалана. Физик күнегүләргә кадәр ясый. Киңәш сорап авыл халкы да килә әле үзенә.
Бүгенге көнгә кадәр эштән аерылганы юк. “Тик торсам, авырыйм мин”, -- ди ул. Гомере буена күпме чигү чиккән, тегү теккән, бәйләгән ул.
Әбием бүген Янил авылында тормыш ямен, дөнья гамен тоеп”, барча туганнар белән аралашып, үз өендә гомер кичерә. Әбием безнең уңышларга да бик куана. Үз гомер юлын безгә өлге итеп, үз көчең белән яулап алынган җиңүнең тәмен тоя белергә өйрәтә.
Безне байлыкка омтылмаска, кешенекеннән көнләшмәскә, җиңел килгәнгә кызыкмаска , булганына шөкер итеп, сөенеп гомер итәргә өнди. Бу – аның безгә нәсыйхәт-васыяте. Шулай ук нәселебезнең олы буын вәкилләре исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә өйрәтәләр.
Әти белән әнинең олылырга мөнәсәбәтеннән исә (әтинең әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Платонов Григорий Кириллович та безнең арада әле, аңа 86 яшь) аларны хөрмәтләргә, ярдәмнән ташламаска кирәклекне тоябыз.
Катлаулы да, мактаулы да гомер кичергән әбиемә Ходайдан сәламәтлек, тыныч тормыш, бәхетле картлык телим. Үзе яратып үстергән гөлләре, чәчәкләре арасында безнең җаннарыбызның җылысын тоеп, уңышларыбызга сөенеп яшәргә язсын.
Яшәүне бит еллар билгеләми,
Чал чәчтә генә дә түгел шаукымы…
Безнең буында да балкыр әле,
Әбием, синең гомереңнең ялкыны.
Сорняки
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Мальчик и колокольчики ландышей
Лягушка-путешественница
Сказка на ночь про Снеговика