Бу иншасы белән минем укучым "Укытучым"дигән шәһәр күләм иншалар бәйгесендә катнашты
Вложение | Размер |
---|---|
Укытучым. | 15.52 КБ |
Укытучым.
Балачак хатирәсе итеп
Саклыйм әлифба дәфтәремне
Шуны ачсам, күз алдыма китерәм
Укытучы белән мәктәбемне.
Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы сүзләр! Укытучы- әнидән соң иң хөрмәтле кеше,чөнки тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүгә үк,безне апаның җылы, ягымлы карашы каршы ала. Әни безне сөйләшергә, тәпи басып китәргә, тормышны яратырга өйрәтсә, эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым- Гөлназ апам хәрефләрдән сүзләр төзеп, укырга һәм язарга өйрәтте.Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: зәп-зәңгәр күзле,кара кашлы, озын кара чәчле. Килеш килбәте түгәрәк йөзенә тагын да нур,матурлык, гүзәллек өсти,әйтерсең лә әкияттәге алиһәләрнең алиһәсе.
Беренче мөгаллимәм безнең сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде. һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр, түземле булды.Ул безнең белән шатлыкны да, кайгыны да бергә уртаклашты. Безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты, намуслы, кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды.
Һәркемнең күңелендә гомере буе йөрткән кадерле, газиз кешеләре- мөгаллимнәре була.
Минем өчен Гөлназ апа икенче әни ролендә булса, тагын әле иң кадерле, хөрмәтле укытучым итеп, Миләүшә апаны саныйм. Ул безгә үзебезнең газиз туган телебезне өйрәтә. Бу шигырь юлларын яраткан Миләүшә апага багышлыйм:
Өйрәттең син ярат балам диеп,
Туган ягың, әткәң-әнкәңне.
Гомерең буе халкың өчен тырыш,
Онытма син туган телеңне!
2010 нчы ел укытучы елы дип билгеләнде, моны мин бик хуплыйм, чөнки, минем уйлавымча, яшь буынны тәрбияләүдә, аң - белем бирүдә укытучы иң мөһим роль уйный.
Рәхмәт сезгә, укытучыларыбыз! Тормыш дулкыннары кайларга гына алып китсә дә, сез минем йөрәгем түрендә булырсыз.Киләчәктә дә бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын сезгә, хөрмәткә лаек җаннарга.
Тәмамлап шуны әйтәсем килә: мин үземнең туган телемне һәм аны безгә танырга өйрәткән укытучыларымны беркайчан да онытмам.
***
Камил коймага кадак кага. Камилнең кадагы кагылмый, кәкрәя. Кадак кәкрәйгәч, Камилнең кырыласы килә. кадакны какмыйча кайтып китә.
***
Кәүсәриянең кәҗәсе күршеләрнең кәбестәсенә керде. Күршеләре кәҗәне куа китте. Кәҗә келәтенә керде. Күршеләр келәткә кадак какты. Кәүсәрия келәтеннән, кәбестәләреннән колак какты.
Воздух - музыкант
Л. Нечаев. Яма
Эта весёлая планета
Отчего синичка развеселилась
Рождественские подарки от Метелицы