Бәет жанрында 1812 елгы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының сурәтләнүе тикшерелә.
Вложение | Размер |
---|---|
Бәет жанрында 1812 елгы Бөек Ватан сугышының чагылышы | 56 КБ |
Мөхәммәтов Данияр Илгизәр улы
Әлмәт шәһәре 4 нче мәктәп укучысы
Бәет жанрында
1812 елгы Бөек Ватан сугышының чагылышы
19 нчы гасыр башында Россия империясе һәм аның халыклары зур куркыныч алдында калалар. Франция императоры Наполеон Бонапарт, яхшы коралланган күпсанлы армия туплап, Европада басып алу сугышлары башлап җи бәрә. Күп кенә дәүләтләрне үзе нә буйсындырып, ул Россия чик ләренә якынлаша. «Өч елдан мин бөтен дөньяның хакиме булачак мын,— дип күкрәк кага Наполеон.— Хәзергә Россия генә кала, лә кин мин аны сытып юк итәчәк мен!»
Россиянең барлык төбәкләрендә дошманга каршы көчле хәрәкәт башлана. Казан губернасында яшәүче халыклар да бу хәрәкәт тән читтә калмый. Күпләр үзлә ре теләп сугыш кырына китәләр. Наполеон яулары Мәскәүгә якын лаша башлагач, Казанда халык ополчениесе җыела. Бу ополчение гә рус, татар, чуваш авылларын нан килгән крестьяннар, мануфак тура эшчеләре керә. Казанның шул чордагы язучысы В.Панаев язганча, халык ополчениесе «бер дәм омтылыш белән бик тиз оеш ты: картлар да, яшьләр дә бер байрак астына басты». 3300 кеше лек ополчение сугышчыларын шә һәр халкы кремль янында танта налы төстә озатып кала. Шул ва кытта меңәр кешедән торган тагын ике батальон оештырыла. Алар-ның берсе — атлылар батальоны — татар крестьяннарын берләштер гән.
1812 елгы рус-француз сугышы Россия халыкла рының уртак җиңүе белән тәмам лана.
М. И. Кутузов армиясе Көнба тыш Европа илләрен французлар дан азат итүдә актив көрәшә. Бу сугышларда безнең Казан опол чениесе солдатлары да катнаш кан. Дрезденны азат итү өчен бар ган сугышларда алар чын батыр лык үрнәкләре күрсәтәләр. Казан нан чыккан атлы батальон сугыш чыларының Мерзебург һәм Гам бург шәһәрләрен азат итүдә үз-үзләрен аямыйча көрәшүе хәтта француз генералларын да шакка тырган.
Татар халкының 1812 елгы рус-француз сугышында катнашуы тарихыбызда тирән эз калдырган. Бу вакыйгалар турында җырлар-бәетләр чыгарганнар. Буыннан-буынга күчеп, алар безнең көннәргә хәтле килеп җиткәннәр.
“Рус-француз сугышы” бәетләре, башка бәетләрдән аермалы буларак, бөтен бер коллектив катнашы белән чыгарылган.
Французлар килеп кергән Мәскәү дигән калага;
Безнең гаскәр килгәчтин, алар качты далага.
Мәскәүгә дә кердек без, Наполеонны күрдек без;
Французларны җиңгәндә, җир җимереп йөрдек без.
(“Рус-француз сугышы бәете”)1
Дөрес, тылда калган кешеләр тарафыннан аерым бер кешегә атап иҗат ителгәне дә бар.
Шул яуларны туздырырга китте безнең Миңнулла;
Иле өчен көрәшкәндә ул газиз башын сала.
Әй балалар, көтмәгез сез,әйткәегез юк инде,
Олы көрәш кырларында ул вафат булган инде.
(“Миңнулла бәете”)1
Бәетләрнең башлам өлеше “бисмилла әйтеп” яки вагыйганың елы күрсәтелеп һәм сүзнең кем-нәрсә турында баруы белдерелеп башлана.
Бисмилла әйтеп башладым, бу бәетнең башларын,
Француз белән сугышып, күпне күрде башларым.
(“Рус-француз сугышы бәете”)
Тарих мең дә сигез йөздә ун икенче сәнәдә,
Напольонның гаскәрләре яу башлады Рәсәйгә.
(“Рус-француз сугышы бәетләре”ннән)
1812 елда Наполеонга каршы Ватан сугышын чагылдыручы “Рус-француз
____________________
1 Ф. И. Урманче. Тарих мең дә сигез йөз дә: Бәетләр, мөнәҗәтләр. - Казан: Мәгариф, 2000.-27-28 бит.
сугышы” бәетләренең кайсы гына вариантын алсаң да, аларның берсендә дә елау, сыкрау, сугыштан читтә торып калырга теләү кебек нәрсә юк. Киресенчә, туган илне чит дәүләт илбасарларыннан саклау эшенә барлык халыклар, шул исәптән татар халкы да, актив катнаша.
Французларның күпере, тимер икән челтәре;
Башкорт-типтәр туган икән француздан элгәре.
Французның атлары кырын җирдә дулыйдыр;
Башкорт белән типтәрләр французны турыйдыр.
Башкорт, типтәр уклары, туры бәрә күпләре,
Без сугышта күргәннәр әле монда бетмәде.
(“Рус-француз сугышы бәете”)1
Халыкның бу сугышка булган мөнәсәбәтен, аның рухи кичерешләрен түбәндәге һәм дошманга каршы аяусыз көрәш юлына басуын түбәндәге юллар бик ачык күрсәтә:
...Мендем тауның башына, атым яздым ташына,
Бу француз азган икән үзенең газиз башына.
...Армияне җыйдырып сайлап-сайлап алдылар,
Без сугышка кергәндә, куанышып калдылар.
...Французның илләре, түгәрәк икән күлләре,
Французларны куганда, үттек без күп илләрне.
...Мәскәүгә дә кердек без, Наполеонны күрдек без,
Французларны җиңгәндә, җир җимертеп йөрдек без.
...Наполеонның эшләпәсе кангә тапланган иде,
Без сугыштан кайтканда, илләр шатланган иде.
(“Рус-француз сугышы бәете”)
Бу юлллардан 1812 елгы Ватан сугышында халыкның нинди дәрт һәм күтәренке рух белән катнашуы ачыктан – ачык күренеп тора. Бу сугышка
_____________________
1 Төз. Т. Әхмәтова, И. Надиров, К. Җамалетдинова. Татар халык иҗаты: Бәетләр.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983.-39 бит.
карата чыгарылган бәетләрнең берсендә дә елау, сыкрау, сугыштан читтә торып
калырга теләү кебек нәрсәнең әсәре дә юк. Бәетләрдә гасырлар буенча саклангып килгән иске традиция-вакыйганы шунда катнашучының үз авызыннан сөйләтү юлы белән тудырылган солдат образы монда инде сугышның төп максатын белеп, аңлап сугышучы образ итеп сурәтләнә. Солдат – үз илен явыз дошман һөҗүменнән саклау өчен канлы сугышка, ут эченә барап кергән герой ул.1
Рус-француз сугышына багышланып чыгарылган бәетләрнең барысында да халык вәкиле буларак сурәтләнгән солдат образына каршы якка Наполеон дәһшәтле хәрби җитәкче итеп сурәтләнә. Бәеттә бу сугышның төп максаты турында да бик ачык төстә языла:
“Наполеонга тәхет кирәк, үз җиренә сыймаган”
(“Рус-француз сугышы бәете”)
Наполеон әйтә икән: “Минем теләгем, - диеп,-
Башка җирнең җир-сулары - илгә бүләгем”, - диеп.
Французларны кызыктырды Рәсәйнең маллары;
Шул малларны талар өчен басып керде яулары.
(“Миңнулла бәете”)
Ә инде: “Француз килә сугышырга тугыз король ашалый”, - дип, дошманның берничә илне басып-таптап килүенә, аның һөҗүменең җитди булуына ишарә ясала. Кыскасы, бәеттә француз армиясенең көче инкарь ителми: “французның күпере тимер белән беркеткән”, “французның капкасы, тимер икән тактасы”, аның атлары да “ефәк белән тышаулы”, ә аның солдатлары исә “әфицәргә охшаулы” итеп сурәтләнә. Төрле милләт халыкларыннан торган рус армиясенә бөтен Европа илләрен үз алдында тез чүгәргә мәҗбүр иткән һәм Мәскәү каласына килеп кергән әнә шундый көчле дошманга каршы көрәшергә туры килә. Сугыш бик каты була. “Дүрт-биш
____________________
1Х. Ярми. Татар халкының поэтик иҗаты.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1967.-132 бит.
кердек сугышка, каннар билдин актылар”, - диелә бәеттә. Монда, беркадәр
арттыру, дастаннар стилен сакларга омтылу чагыла “безнең гаскәр килгәчтин алар качты далага”, “унике типтәр бетерде французның гаскәрен”. Күргәнебезчә, сугышта хәрбиләрнең искиткеч зур батырлыклар күрсәтүе бәетләрнең һәрбер юлыннан күренеп, аңлашылып тора.
Туган ил өчен көрәшсәң, батырлык үзе туа;
Күп батырлыклар күрсәтте безнең авыл Миңнулла.
(“Миңнулла бәете”)
Уңышлардан башы әйләнгән Наполеонның Мәскәүгә килеп кергәч гаять авыр хәлгә төшүе бәеттә гаҗәп оста тасвирлана: “Наполеонның эшләпәсе кангә тапланган иде” яки “Наполеон бер төш күргән, яшен суккан күзенә” кебек сурәтләр бик тә тапкыр килгән. Шул рәвешле, “капкынга килеп төшкән” бу карт арсланның образы хәтта беркадәр сатирик планда бирелә. Бәеттә Россия халыкларының өстенлеген сурәтләү көчәйгәннән-көчәя бара, һәм әсәр дошманның тар-мар ителүен тасвирлау белән тәмамлана. Наполеон армиясенең җиңелүе һәм хурлыклы рәвештә качуы бәеттә зур рухи канәгатьләнү хисе белән хикәяләнә һәм:
Французлар монда кергәч, таныдылар үзләрен;
Уңда башкорт, сулда типтәр, таба алмыйлар эзләрен, -
дигән йомгак ясала.
Татар солдатының рус-француз сугышында җир җимертеп, күп сулар кичеп (“французларны куганда үттек без күп илләрне”, “французларны куганда, күп суларны йөздек без”), чиксез зур батырлыклар күрсәтүе бәеттә югары художестволы дәрәҗәдә гәүдәләнгән.
Европа илләрен Наполеон гаскәрләреннән азат итүдә катнашып, зур батырлыклар күрсәткән, Парижга тәүгеләрдән булып аяк баскан татар - баш корт полклары «За взятие Парижа 19 марта 1814 год» дигән көмеш медаль һәм орденнар белән бүләкләнә. Шулай ук 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан бөтен яугирләргә дә «В память войны 1812 года» дигән көмеш медаль тапшырыла.
Дүрт-биш кердек сугышка, каннар билдин актылар,
Сугышларны бетергәч, безгә медаль тактылар.
(“Рус-француз сугышы бәете”)
Халык авыз иҗатының бу төре, рус-француз сугышы тәмамланып, озак еллар узгач та, халык күңелендә яшәвен дәвам иткән. Бәетләрдән күренгәнчә, 1812 елгы сугыш, ил тарихында, халык аңында Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган гадел сугыш булып урын алган.
Уртак ватаныбыз саналган Рәсәйне саклап, яу кырында калган һәм, Париж урамнарын айкап, Елисей яланнарында милли моңнарыбызны яңгыратып, дан – шөһрәт белән әйләнеп кайткан батырларыбыз бервакытта да халык хәтереннән чыкмас.
Ералаш
Любили тебя без особых причин...
Юрий Визбор. Милая моя
Зимний лес в вашем доме
Две лягушки