Сочинение на тему: "Мой любимый учитель"
Вложение | Размер |
---|---|
ukytuchy_el_soch.docx | 382.89 КБ |
Асыл заттан.
Сез бөтен гомерегез буена
Торасыз гел сынау алдында.
Күңел аша, йөрисез үткәреп
Безнең шатлыкларны, моңнарны,
Яшисез Сез –
Олы җанлы Шәхес! –
Яшералмый соклануларны!
Әйе, кешенең булганлыгы, хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы, олы җанлы булуы аның йөзеннән үк күренеп тора. Минем сүзем олы шәхес исеменә лаек булган Дания Таһир кызы Кашапова турында. Аның белән бер сөйләшү җан азыгы, күңел тынычлыгы бирә. Беркайчан да тормыш авырлыгыннан зарланганын һәм ризасызлыгын күрмәссең. Ул тормыш юлыннан башын горур күтәреп атлый. Һәрбер туган таңга Аллаһы тәгаләгә рәхмәт укып, бүгенгесе көн белән яши. Аңа карап сокланырлык!
Кашапова Дания Таһир кызы Мамадыш районы Алгай авылында бу якты дөньяга килә. Бик шук, зирәк, чибәр, шаян кыз була. Әти – әнисе укытучылар булганлыктандыр инде, бәләкәй кызчыкның да, балачактан күңелендә укытучы булу хыялы уяна. Мәктәпне “5” билгеләренә генә тәмамлап, хыялны тормышка ашыру максатыннан Казан педагогия училищесына укырга керә. Аннан соң укуын Казан дәүләт педагогия институтының табигать фәннәре факультетында дәвам итә. 1984 нче елны Мамадыш районы Көмеш – Күл гомуми урта белем бирү мәктәбенә химия укытучысы булып урнаша. Һәр баланың характерын өйрәнү, шул нәни күңелләргә игелек орлыкларының нигезен салу катлаулы эш. Ләкин ул балалар белән уртак телне бик тиз таба. Билгеле бит: бер ягымлы караш, җылы сүз хәтта ташны да урыныннан кузгата ала
Белемле, туры сүзле, үз һөнәрен яратучы укытучыны коллектив та бик тиз үз итә. Дания Таһир кызы укытучылар арасында хөрмәт, ә укучылар арасында ихтирамны тиз арада яулый. 1999 нчы елда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куялар. Ул үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтә. Сүзе үтемле, җитәкчеләр алдында югалып калмый, эш барышында килеп чыккан проблемаларны тыныч кына чишәргә тырыша. Бу чорда мәктәпнең тәрбия системасын булдыра, аны Бөтенроссия бәйгесенә тәкъдим итә, республика күләмендә 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә.
Кешелеклелек, дөреслек сөючәнлеге, олы җанлылыгы, зур коллективта иҗади атмосфера булдыра алуы аның хезмәт юлында нык чагыла. 2004 нче елда Дания апага яңа вазыйфа – укыту эшләре буенча директор урынбасары – тапшырыла. 2006 нчы елдан директор вазыйфасын башкара. Мәгърифәт нурларын таратуда армый-талмый хезмәт итә. Ул гел эзләнүдә, алдынгы тәҗрибәләрне үзләштереп, заман педагогикасының мөһим мәсъәләләрен хәл итүдә файдалана. 2007 нче елда илкүләм өстенлекле “Мәгариф” проекты кысаларында мәктәбебез инновацион үсеш программалары конкурсында җиңеп чыкты һәм 3 укытучыбыз илебезнең иң яхшы мөгаллиме исемен яулады. Мәктәбебезнең 2 укытучысы Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының “Гомуми белем бирүнең почетлы эшчесе” күкрәк билгесе белән, 4-се Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгәннәр. Коллектив белән оста дирижер кебек идарә итә ул.Хезмәттәшләрен бер йодрыкка туплый белә, һәрберсенең сәләтен ачыкларга тырыша, аларга үз вакытында дөрес юнәлеш бирә, хезмәтләрен дә гадел бәяли.
Дания Таһир кызы яхшы җитәкче генә түгел, укытучы буларак, балаларга төпле белем дә бирә. Укытучымның беренче дәресе әле дә күз алдымда. Аның ышанычлы карашы, йомшак сүзләре, ягымлы йөзе минем эчкерсез күңелемдә бер изге хатирә буларак уелып калды. Дания апаның һәр дәресе бик кызыклы үтә. Мавыктыргыч итеп теманы аңлата һәм тормыштан мисаллар китереп, әсәрдәге проблемага карата һәрберебезнең фикерен тыңлый. Укытучымның таләпчәнлек сыйфатын мин бик хуплыйм, чөнки таләп кушканны намус белән башкаруны, тырышлык куюны сорый ул. Шуңадыр да аның укучылары олимпиадаларда алдынгы урыннар алып, укытучыларын куандырып тора.
Бәйгеләрдә катнашырга алынса да , Дания апа һәрвакыт җиренә җиткереп эшли. Шәхсән, бу өлкәдә мин аңарга бик рәхмәтле: республикакүләм “Йолдызлык- Созвездие”, “Дулкыннар” бәйгеләрендә җиңүләрем һәммәсе дә Дания апа ярдәмендә ирешелде. Һәр конкурста янәшәмдә була, үз-үземә ышанырга, көчле булырга өйрәтә. Көн дими, төн дими,эшен, йортын калдырып мине дөрес интонация белән сөйләргә, сәхнәдә үземне ничек тотарга- барысына да өйрәттә. Ә кайберәүләр бит үз балалары өчен дә шулай тырышмый!
Дания апаның игътибарлылыгы, һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торуы аркасында дуслары да бик күп, барысы да аны хөрмәт итә. Ул үзе дә бәйгеләрдә еш катнаша, җиңүләр яулый. 2006 нчы елда”Гомуми белем бирү лидеры” республика бәйгесенең “Авыл мәктәпләрендә профилизация” номинациясендә җиңүче,”Районның иң яхшы мәктәп директоры-2007”,”Районның иң яхшы мәктәп директоры кабинеты -2009”.
Авылдашларымның күбесе аның шәкертләре. Укучыларның гына түгел, авыл халкының да менә дигән киңәшчесе, сердәшчесе, ярдәмчесе ул. Җор телле, ачык йөзле Дания апабыз әле дә мәйдан уртасында, сәхнәләрдә. Районга бәйрәм кичәләрен алып барырга һәрдаим чакырып торалар. Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйны аннан да оста алып баручы юктыр, мөгаен. Юбилей кичәләре, туйлар... Бәйрәмнәребезнең җанлы узуында укытучы апамның өлеше бик зур!
Бу зур педагогик уңышларның төп чишмәчекләре кайда икән соң? Әлбәттә, иң беренче чиратта әти белән әнидә.Әтисе- Әхтәмҗәнов Таһир Галимҗан улының 45 еллык педагогик стажы бар, әнисе Бибилатифа Низам кызы шулай ук 40 елдан артык укытучы вазифасын башкара.
Алар икесе дә “Халык мәгарифе отличнигы”. Дүрт кызларына да дөрес тәрбия бирә алганнар, укытучы һөнәренә мәхәббәт уятканнар. Бүгенгесе көндә дүрт кызлары да җитәкчеләр.
Олы кызлары Нурия-Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 7 нче номерлы лицейда укыту эшләре буенча директор урынбасары, Әлфияләре - Мамадыш районы Олыяз лицеенда фәнни-эксперименталь эш буенча директор урынбасары, Данияләре – Мамадыш районы Көмеш-Күл мәктәбе директоры, кечеләре Диләрә Казан шәһәре Идел буе районының 171 нче мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары. Әби һәм бабайның эшләрен Нурия апаның кече малае Алмаз да дәвам итә. Ул әнисе мәктәбендә балаларга инглиз теле дәресләрен укыта. Дания апаның улы Илнур да династиянең лаеклы дәвамчысы булырга әзерләнә, Татар Дәүләт гуманитар-педагогик университетының табигать фәннәре бүлегенең 4 нче курс талибе.
Әлфия апаның тормыш иптәше Рәсүл абый да тарих фәне укыта. Әхтәмҗановлар, чын мәгънәсендә, хөрмәткә лаеклылар. Кызлары да үзләре шикелле яраткан хезмәтләренә бар көчләрен куеп эшлиләр.Бу искиткеч матур гаиләдә булып, эчкерсез, тыйнак кешеләр белән сөйләшеп утыруы үзе бер рәхәт. Үзара искиткеч җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләүләре турында сөйли. Аларга карыйсың да, бәхетле картлыкларыннан көнләшеп тә куясың. Май аенда бергә гомер итүләренә 55 ел тула. Әхтәмҗановлар династиясе Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан “Пирамида” күңел ачу үзәгенә бәйрәм тантанасына бару бәхетенә ия булдылар. Тантанада династия турында күп кенә җылы сүзләр әйтелде һәм аларның 230 еллык педагогик хезмәтләре кыйммәтле бүләк белән бәяләнде.
Дания апа искиткеч гади, аралашыр өчен ачык кеше, аның белән күңелне борчыган теләсә нинди мәсьәлә хакында рәхәтләнеп сөйләшергә, яхшы киңәшләр алырга була. Миңа калса, чын зыялылыкны билгели торган сыйфат нәкъ менә шул. Мәртәбә, дан, шөһрәт янәшәсендә гадилеклегеңне югалтмау, кешелеклегеңне саклап кала алу бары тик асыл затларга, зыялы, көчле шәхесләргә генә хас.
“Сезнең тормышта тоткан кыйблагыз нидән гыйбарәт?” дигән сорауга Дания апа гадәттәгечә елмаеп: “Бер кешегә һәм бер нәрсәгә зыян салмаска”,- дип бик мәгънәле җавап бирде. Һәрбер гамәле белән янәшәдәгеләргә шатлык-куаныч бүләк иткән кеше үзе дә һичшексез, бәхетле булырга тиеш. Дания апа чыннан да бик бәхетле. Аның яраткан эше, укучылары, хөрмәт итеп торучы , иҗади эшләүче коллективы белән беррәттән гаҗәп матур, күпләргә үрнәк булырлык гаиләсе, берсеннән -берсе акыллы, тәрбияле улы һәм кызы бар. Гүзәл хатын-кыз да, гүзәл ана, яраткан килен дә ул!
10 нчы класс укучысы Садыкова Алия.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
МАМАДЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
КӨМЕШ-КҮЛ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Асыл заттан
(Укытучы елына багышланган иншалар бәйгесенә)
Эшне башкарды:
10 нчы укучысы Садыкова Алия
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Именинный пирог
Иван Васильевич меняет профессию
Компас своими руками
Фотографии кратера Королёва на Марсе