Татар халкының күренекле, мәшһүр рәссамы,
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, талантлы шәхес
Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай
Без, Казан шәһәре Идел буе районының 127 нче урта мәктәбенең 10нчы Б сыйныфы укучылары татар халкының күренекле, мәшһүр рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, талантлы шәхес Бакый Урманче иҗаты буенча эзләнү эше алып бардык. “Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай” исемле тема өстендә эшләдек. Бу эзләнү эше дәверендә без барыбыз да бердәм, дустанә мөнәсәбәтттә булдык, төрле музей хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать вәкилләре дә үзләренең зур ярдәмнәрен күрсәттеләр. Җыелган материалларны Багаутдинова Ләйсән туплап, яклауга әзерләде Кушымтада укучылар тарафыннан сынлы сәнгать музеенда, Кырлайдагы Тукай музее йортында төшерелгән фото-сүрәтләр тәкъдим ителә.
Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында мулла гаиләсендә туа. Ул башлангыч белемне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, әхлак кагыйдәләрен гаиләдә үзләштерә. Соңрак Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый.
Нәкышче әнисе, буяучы бабасы, җырбәеткә оста әбисе Бакыйга кечкенәдән үк көчле тәэсир иткән. Күргән-белгәннәрен киндергә төшерү теләге уяткан. Рәссам, үзен белә-белгәннән алып, әле рәсем ясавы, әле балчыктан төрле уенчыклар әвәләп уйнавы, бигрәк тә камыштан уенчык өй, тегермән коруын еш искә ала торган булган. Ул бигрәк тә агач белән эш итәргә яраткан. Үсә төшкәч, өйгә кирәкле эскәмия, урындыкларны, умарта ояларын үзе ясаган. Ә инде скрипкада уйныйсы килгәч, бу уен коралын да үзе ясаган.
Бала вакытындагы бу мавыгулар Бакый Урманченең бөтен иҗатында чагыла. Ул гомере буе сынлы сәнгатьнең hәр төре белән шөгыльләнгән, күпкырлы талант иясе булган. Аның иҗаты нәкыш, пейзаж, скульптура, графика, шәмаилләр, рәсем сәнгатен hәм башкаларны үз эченә ала. Бакый абый җырларга, шигырьләр язарга яраткан. Чит телләрне дә яхшы белгән.
Әмма Б.Урманчега, сынлы сәнгать белән чынлап торып шөгыльләнә башлаганчы, зур тормыш мәктәбен үтәргә туры килгән. 22 яшьлек Урманче 1919 нчы елда Казан сәнгать мәктәбенә укырга кергән. Бакый бу мәктәпнең беренче татар студенты булган. Шушы вакыттан башлап, ул 70 елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә багышлаган. Бакый Урманче үз иҗатында татар халкының тормышын күрсәтү белән генә чикләнмәгән, башкорт, рус, казах, үзбәк, уйгур халыклары тормышын да тирәнтен тасвирлаган
Бакый Урманче үз иҗатында бигрәк тә Тукай әсәрләрен үзәк урынга куя. Рәссам сүзләренә караганда: “Тукай рәссамнар өчен үзе бер чишмә. Тукайның һәрбер әсәре, минемчә, бик күп еллар агып, безгә шундый татлы чишмә суы биреп торыр. Бездән соң әллә ничә Урманче да чыгар, әллә ничә бүтән затлар да. Ләкин һәммәсе, Тукайга мөрәҗәгать итеп, шул Тукайны ясый бирерләр...”, “...Тукай иҗаты минем эшчәнлегем өчен әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Бөтен иҗатым бөек шагыйрь темаларына багышланды, дисәм дә ялгышмам...”, “...Тукайның һәр әсәрендәге образларны, вакыйгаларны тасвирлау җиңел. Иң мөһиме – аның бөтен иҗаты халыкчан, татар тормышыннан алынган. Аның кайсы гына әсәрен кайта-кайта кабат алып укыма, үзең өчен яңалык табасың, яңа хисләр, яңа тойгылар, уй-фикерләр белән байыйсың. Тукай халкыбыз белән бер уй, бер өмет, бер хыялда яшәгән, иҗат иткән, шуңа да иҗаты мәңгелек!”
Ул гомере буе тылсымлы сәнгать төрләрен ачкан. Б.Урманче үзенең табигать биргән сәләте, тырыш хезмәте hәм югары белеме белән меңнән артык график эш, 300 гә якын картина, 100 дән артык скульптура иҗат иткән.
Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда hәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелә. Аның эшләре музейларда саклана. Күренекле, зыялы кешеләребез hәрвакыт музейга килеп, әсәрләре белән танышып аны сагынып искә алалар. Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат була. Бөек рәссам Казанның Яңа бистә зиратына җирләнә. Талантлы улын халык онытмый, республикабызда hәр елның 23 февралендә аның туган көне билгеләп үтелә. Быел 23 февральдә аның тууына 112 ел тула.
Бакый Урманче исемен мәңгеләштерү уңаеннан, республикада аның исемендәге премия булдырылды. 1998 елда Казанда Б.Урманче музее ачылды. 1997 елның 28 февралендә рәссамның 100 еллыгына Казанның Зур Кызыл урамында скульптор Мәхмүд Гасыймов ясаган hәйкәл ачылды.
Б. Урманче исеме мәңгелек вафатына 19 ел үтсә дә, аның туган көне ел саен билгеләп үтелә. Хөкүмәтебез аның эшчәнлеген югары бәяләде. Бакый Идрис улы урманче – нәкыш остасы, сынчы, график hәм педагог, Татарстанның hәм Россиянең халык, Казахстанның атказанган рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Аңа багышлап китаплар чыгарылды, шагыйрьләребез шигырьләр иҗат итте. Илдар абый Юзеев сүзләренә караганда:
Мәрмәр сыннар сөйли башлар менә –
Белмәгәнмен икән мин элек.
Бакый дигән идем ташлар гына,
Ул үзе дә бакый – мәңгелек.
Кушымта
Эчтәлек
№ 2.-171-176 б.
№7.-169-177 б.
// Казань, № 10-11, 1997.
Снег своими руками
Зимний дуб
Как нарисовать ветку ели?
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Твёрдое - мягкое