Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
niem_hat.doc | 37 КБ |
Мәктәптә син - минем укытучым,
Дәвам итә өйдә тәрбияң.
Изге сүзләреңә тап төшерми
Яши алсам иде, әнием.
Әниемә хат.
Исәнме, кадерле, газиз әнием. Сиңа улың Хәйдәр - 11 сыйныф укучысы хат яза.
Бу хатымны язуыма 2010 елның Россия Президенты Указы нигезендә Укытучы елы дип игълан ителүе сәбәп булды. “Бу – бик дөрес гамәл”, - дип уйлыйм мин. Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан, аның фидакарь хезмәтеннән башка җәмгыять үсешен күз алдына да китереп булмый. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә укытучының роле бәяләп бетергесез. Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият-сәнгать әһелләре дә үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.
Укытучы, эшең җиңел түгел,
Мәшәкатьле синең язмышың.
Сабырлыгың җыеп, яшь буынның
Төзәтәсең күпме ялгышын.
Әнием, бу шигырь юллары нәкъ синең турында язылган, диярсең. Күп тырышлык, көч таләп итә торган катлаулы, җаваплы хезмәтнең авырлыгын күреп үссәң дә (дәү әнием дә - тәрбияче), күңелеңдә әлеге һөнәргә карата уянган мәхәббәт хисләрен берни дә сүндерә алмаган: 1982 нче елда язмыш сине Арча педагогия көллиятенә алып килгән.
Беренче сыйныфка кергәндә, бер авыз сүз дә русча белмәгән баланың рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып китүендә беренче укытучың Денисова Роза Хәировнаның да өлеше зур булгандыр, дип уйлыйм мин.
Хезмәт юлын башлап җибәреп, Арча районы Венета авылында рус теле укыту, шул ук вакытта Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып уку... Әйе, әнием, сиңа бер дә җиңел булмагандыр.
Инде Иске Чүриле урта мәктәбендә эшли башлавыңа да 20 ел вакыт узган. Шушы чор эчендә - гаилә кору, балалар үстерү, тормыш авырлыкларына бирешмичә, үз эшеңнең остасына әверелү…
Укучыларың олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулыйлар икән, бу - синең тынгысыз хезмәтең, бөтен талантыңны һәм тырышлыгыңны мәктәп эшенә багышлавың нәтиҗәсе. Үземнең өч ел рәттән рус әдәбияты буенча район олимпиадаларында икенче урынга лаек булуым өчен дә мин сиңа рәхмәтле.
Күптән түгел Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” драмасын укып чыктым. “Бөтен көч, бөтен ихтыяр, бөтен вакыт, гомеребез, иманыбыз балаларга багышланган булырга тиеш. …. Әгәр кем дә кем шулай укытырга сәләтсез икән, мәктәпкә якын килмәсен! Монда сезгә дә, миңа да ташлама юк. Үзебез сайлаган язмыш, түзәргә туры килә.” Мәктәп директоры Илгиз Туктаров тарафыннан әйтелгән бу сүзләр укытучы һөнәренең гаять җаваплы икәнен искәртә.
Яшь буынны тәрбияләү, аның шәхесен формалаштыру киләчәк белән бәйле. Укытучының тукталып калырга хакы юк, аннан алга карап яшәү сорала. Туфан Миңнуллинча әйтсәк, укытучылык – синең өчен һөнәр генә түгел, ул – син сайлаган язмыш та. Әнием, үзең сайлаган һөнәргә тугры калып, син дә заман белән янәшә атлыйсың: белемеңне һәрдаим арттырып, һөнәри осталыгыңны камилләштерәсең. Бүгенге көндә компьютердан иркен файдаланасың, интернет аша үзең укытып чыгарган укучылар белән аралашасың.
Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет ни ул? – дисәләр.
Бәхет шушы: укучылар
Кеше булып үссәләр.
Шагыйрә Клара Булатова язганча, син дә үз бәхетеңне укучыларың язмы-
шы белән бәйлисең. Алар исә барысы да тормышта үз юлларын тапканнар. Укыган, эшләгән җирләреннән рәхмәт сүзләре һәм мактаулар килеп тора. “Укучыларым турында яхшы хәбәрләр ишетү - зур сөенеч. Аллага шөкер, йөземә кызыллык китергән укучыларым юк”, - дисең син , алар белән го-рурланып. Үзләре дә сине онытмыйлар: бәйрәмнәр уңаеннан котлаулар юл-лыйлар, шалтыратып, хәлеңне беләләр.
Бүгенге укучыларың өчен син - белем бирүче дә, тәрбияче дә, киң эрудицияле, эзләнүчән шәхес тә. Укытучы дигән мактаулы исемне горур йөртәсең, үзеңнән өлкәннәргә киңәшче булсаң, яшьләргә остаз син.
Унберенче сыйныфта укучы 7 кыз һәм 7 егет өчен син - “икенче әни” дә. Иске Чүриле, Ашабаш, Штерә, Венета авылларыннан килүче 14 укучыдан бердәм коллектив туплап, аларга дөрес тәрбия бирү – зур түземлек, сабырлык сорый торган җаваплы эш. Бүген, балаларыннан да бигрәк, әти-әниләре тәрбиягә мохтаҗ булган заманда, сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында әхлак сыйфатлары тәрбияләү өстендә эшлисең. Һәр укучыга иҗади якын килеп, аларга шәхес итеп карыйсың. Без, өч балаң өстенә, шушы 14 укучының шатлык-куанычларын, борчу-хәсрәтләрен дә йөрәгеңә сыйдырасың. Хөсәенов Рүзәлнең ике ел рәттән район олимпиадаларында берничә фәннән беренче урынны яулап, республика бәйгеләрендә катнашуы һәм шушы уңышлары өчен быел җәй Анапада ял итеп кайтуы белән чын күнелдән горурланасың. Әти-әни назыннан мәхрүм үсүче игезәкләр Денис һәм Кристинаның язмышлары өчен борчылып, алар турында һәрдаим кайгыртып торасың.
Быелгы уку елы синең өчен аеруча җаваплы: чөнки без, син укыткан 11 нче сыйныф укучылары, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачакбыз. “Белемнәре шәһәр гимназияләрендә укучыларныкыннан ким булмасын!” –
дип , барлык көчеңне куеп, инде 7 нче ел безгә рус теленнән төпле белем бирәсең. Һәр яңалык белән танышып барып, шуны безгә дә җиткерәсең. Синең йөзеңә кызыллык китермичә, имтиханнарны барыбыз да яхшы билгеләргә генә тапшырсак иде.
Мәктәп еллары гомеремнең иң матур мизгелләре булып калыр, мөгаен. Минем өчен мәктәп ул - гадел булырга, тормыш авылыкларын җиңәргә өйрәтүче укытучыларым һәм шуларның берсе булган - әнием. Янымда шундый якын, терәк кеше булуын сизү миңа тырышып укырга этәргеч булды.
Минемчә, һәр ел укытучы елы булырга тиеш, чөнки укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ул - иң кирәкле, иң җаваплы, иң гуманлы һөнәр иясе. Шуңа күрә дә даими игътибарга, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.
Ялганны өнәмәүче, эчкерсез, киң күңелле, һәр эшне җиренә җиткереп, намус белән башкарып, башкаларга үрнәк булучы әнием! Сиңа нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер, тәртипле, ышанычыңны акларлык укучылар телим.
Сине яратып һәм хөрмәт белән улың Хәйдәр
10 нчы октябрь, 2010 нчы ел.
Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сафиуллин Хәйдәр.
Цветок или сорняк?
Для чего нужна астрономия?
Хитрость Дидоны
Разноцветное дерево
Рисуют дети водопад