Статья ученицы нашей школы, опубликованная в районной газете, написанная ею после проведения в нашей школе акции "Мин татарча сөйләшәм"
Вложение | Размер |
---|---|
publikaciya_6_klass.docx | 16.19 КБ |
Татар җырлары матур
Мин 6-нчы мәктәпнең 6А сыйныфында укыйм. Миңа мәктәбем ошый, дәресләрдә күп мәгълүмат, төпле белем алам. Ә укытучыларыбыз барысы да яхшы, киң күңелле, белемле кешеләр.
Һәр ел саен апрель аенда безнең мәктәптә татар теле айлыгы үтә. Чөнки бу айда бөек татар шагыйре Г. Тукай туган. Бу айлык вакытында без кичәләр, бәйрәмнәр, шигырь конкурслары үткәрәбез.
Күптән түгел шушы айлык кысаларында безнең мәктәптә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе булып узды. Мин һәм минем сыйныфташларым Диләрә, Катя һәм Карина татар телендә Роберт Миңнуллин сүзләренә Резеда Ахиярова иҗат иткән «Яратыгыз!» җырын өйрәндек. Ике сыйныфташым рус милләтеннән булсалар да, рәхәтләнеп татарча җырны башкардылар. 5, 7 сыйныф укучылары татар биюен, ә башлангыч сыйныфлар әкиятне сәхнәләштереп куйдылар. Бу концерт номерлары белән без 10-нчы номерлы «Җемелдәвек» балалар бакчасына киттек.
Нәни балалар безнең концерны карагач, шат булып калдылар, аларга әле без баллы сюрприз да ясадык. Без алар белән уеннар уйнадык, татар телендә сөйләшеп тә алдык.
Үзем дә бу балалар бакчасына йөрүем белән, хәзер мәктәбемдә белем алуым белән горурланам. Татар телен тагын да ныграк хөрмәт итик, татар рухыбызны онытмыйк. Телебезне саклап калу – безнең кулыбызда!
Әлмәт шәһәре
6-нчы гомумбелем мәктәбенең
6А сыйныф укучысы
Камилла Ганиева.
Сладость для сердца
Как нарисовать черёмуху
Рисуют дети водопад
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Воздух - музыкант