Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын яктырткан презентация.
Вложение | Размер |
---|---|
Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы_2.pptx | 946.1 КБ |
Слайд 1
Ризаэддин Фәрхеддиннең иҗади мирасы Әзерләде: Гали ев Рамил Иршат улы , Сарман районы Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Фәнни җитәкчесе: Салихова Рәмзия Равил кызы , ТР Сарман районы Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең II кв.категорияле татар теле укытучысы 1859-1936Слайд 2
Р.Фәхреддинне ң 1 нче китабы “Әт-төхфәт әл-әнисия” дип атала. Ул 1887 елда Казанда басылып чыга. Р.Фәхреддинне ң үзенең кул язуы
Слайд 3
Тарихка караган хезмәтләр 1. 1893 елда Р. Фәхреддин «Болгар вә Казан төрекләре » исемле зур хезмәт яза. Хезмәт язулы борынгы кабер ташлары , төрле чорда , төрле урында сугылган тәңкәләр һ.б. ш . халкыбызның тарихын өйрәнергә ярдәм итә торган чыганаклар турында язылган кисәкләрдән тора. Т өрек милләте атамасын, киң төшенчә биреп, “төрки халык” мәг ън әсендә аңлата. “Болгар” атамасын “күмәк”мәг ън әсендә килүче һәм “һуннар белән финнарның бергә кушылып, аралашып беткәннәреннән соң бирелгән исем” ди. Бу хезмәт – татар халкының милли тарихын өйрәнү өчен гаят ь кыйммәтле фәнни чыганак .
Слайд 4
«Болгар вә Казан төрекләре » исемле зур хезмәтнең бүлекләре Болгарның мәмләкәтләре һәм хөкүмәтләре Болгарның нәселләре вә телләре Болгарларның мәдәниятләре. Кәсеп һәм һөнәрләре Болгарларның мәшһүр шәһәрләре Болгарларның хөкемдарлары вә ханнары Болгар төрекләренең дин вә мәзһәбләре Болгар төрекләренең татарлар белән кул астында калулары.
Слайд 5
Тарихка караган хезмәтләр 2. Р.Фәхреддин борынгы гарәп һәм төрки сәяхәтчеләренең кулъ язмалары – сәяхәтнамә-ләренә һәм үзенең дә сәяхәттә күргәннәренә нигезләнеп, 1200 битлек “Юаныч” хезмәтен язган. Галим буларак, 3 мөһим нәрсәгә – зур шәһәрләргә, гарәп сәяхәтчеләренә, төрки сәяхәтчеләренә һәм сәяхәтнамәләрнең исемнәренә иг ъти барын юнәлтә. Беренчесен ул “Иске вә бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре” дип исемләгән һәм анда 25 башкаланың кыскача тарихларын тасвирлаган .
Слайд 6
“Юаныч” хезмәтенең Икенчесен “Ислам (гарәп) сәяхәтчеләре” дип атый һәм анда 12 сәяхәтченең кыскача тормышы һәм эшчәнлеге турында мәг ъ лүмат бирелә. Өченчесен ул “Шимал ь төрекләреннән булган үз сәяхәтчеләребезнең сәяхәтнамәләре” дип атый һәм үзенә билгеле булган 27 сәяхәтнамәнең исемнәре һәм аларның авторлары турында кыскача мәг ъ лүмат бирелә.
Слайд 7
“Юаныч” хезмәтендә күтәрелгән мәс ь әләләр: - әхлак - тәрбия - тормыш-көнкүреш - гаилә - никах - дуслык-дошманлык - сугыш, тынычлык - хөкүмәт һәм аның җитәкчеләре - дәүләт эшлеклеләре - суд эшләре - коллык, хөррият - борынгы һәм бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре исемлеге (алфавит тәртибендә) - шагыйр ь ләребезнең җыр һәм шигыр ь ләре - кунак булу. кунак итү - ашау-эчү әдәпләре - тәмәке һәм аракының зыяны - бозык һәм яхшы холыклар - милләт
Слайд 8
“Асар” – мәшһүр кешеләр турындагы хезмәт “Асар” – татар укымышлылары, мулла һәм мөдәррисләре, әдип һәм шагыйр ьл әре турында гаят ь бай мәг ъл үматлар туплаган күп томлы хезмәт. Анда Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмседдин Зәки һ.б. бик күп укымышлыларның биографияләренә һәм әсәрләренә караган мәг ъл үматлар бирелә. Мифтахеддин Акмулла, Шиһабеддин Мәрҗани, Каюм Насыйри турында да башлап язучы Ризаэддин Фәхреддин була. Ул аны 1898 елда Уфадагы Диния нәзарәтенә казый булып сайлангач яза башлый.
Слайд 9
Шиһабеддин Мәрҗани Каюм Насыйри Мифтахеддин Акмулла
Слайд 10
3. « Асар » томнары турында … «Асар»ның 1 нче томы 483 битне тәшкил итә , 666 шәхесне эченә ала. 572 биттән торган 2 нче томы 343 затның тормышын сурәтли . Бу ике том 1900 елдан алып 1908 елга кадәр 15 кисәктә дөн ь я күрә. 3 һәм 4 нче томнар әлегә басылмаган . Кулъязма килеш Уфадагы Россия Фәннәр Академиясенең Урал фәнни үзәге Башкортостан бүлегенең Тарих, тел, әдәбият институты архивында саклана.
Слайд 11
“Асар”ның чыганаклары: Материалларның бер өлешен Риза казый Диния нәзарәтенең архивында таба. Алар арасында метрика, ревизия кенәгәләре, эш кәгаз ь ләре, шәхси хатлар һ.б. була. Кирәкле мәг ъл үматларны газеталардан, кабер таш ъязмаларыннан , төрле кулъязмалардан ала. .
Слайд 12
“Алтын Урда ханнары” хезмәте Алтын Урдага караган хезмәте “Алтын Урда ханнары” атала. 1236 елда Бөек Болгар дәүләте буйсындырылгач, Алтын Урда дәүләте (1242 - XV 80 елларында) оеша. Бу хезмәттә Чынгыз хан, Жучи хан, Бату хан, Бәрәкә хан, Нугай мирза, Үзбәк хан, Җанибәк хан, Мамай мирза, Туктамыш хан, Идегәй мирза, Олуг Мөхәммәд хан һәм Әхмәд хан турында тулы мәг ъ лүматлар урнаштырыла. Китап ахырында Дәүләтнең эчке төзелеше буенча кыскача мәг ъ лүмат бирелә. Китапта дини дәрәҗәләр (казый, мөфти һәм мөдәрис), милек, мал (финанс) эшләре буенча дәрәҗәләр турында мәг ъ лүмат бирелгән. Китап булып 1996 елда Равил Әмирхан эшкәртүендә басыла.
Слайд 13
“Казан ханнары” хезмәте Әнвәр Хәйри эшкәртүендә 1995 елда басыла. Казан дәүләтенең 13 ханы турында мәг ъ лүмат бирелә. Бу китапка галимнең Олуг Мөхәммәд, Мәхмүд хан, Хәлил хан, Ибраһим хан, Мөхәммәт Әмин хан, Гадел-Латыйф хан, Сәхиб Гәрәй, Сафа Гәрәй, Җан Гали хан, Шаһ Гали хан, Үтәмеш Гәрәй һәм Сөембикә, Ядкәр хан турында язмалары урнаштырыла. Ханлыкның 113 еллык дәверен үз эченә ала. Тарихчы галим тарафыннан ханнар турында, яшәгән һәм идарә иткән еллары хакында тулы информа ция бирелә. 1439 елдан 1552 елга кадәр Көнчыгыш Европаның эре һәм куәтле бер дәүләте булып саналган, зур халыкара абруйга ия булган Казан ханлыгының данлы чорлары да, фаҗигале дәверләре дә бу китапта шактый калку чагылыш таба.
Слайд 14
Тәрбиягә караган 1 нче әсәрләре Уфада казыйлык вазифасын үтәгән чорда Ризаэддин Фәхреддин «Сәлимә яки гыйффәт » (1899) повестен иҗат итеп бастыра . Әсәр әдәп һәм әхлак мәсь әләләрен яктыртуы белән бик әһәмиятле. 1903 елда « Әсма » повестен яза. Әсәрнең төп герое булган Әсма Габбас мулла белән Гайшә абыстай гаиләсендә тәрбияле , укымышлы кыз булып үсә . Ата-анасыз калгач , начар фикерле кешеләр мохитына эләгеп , әздән генә ялгыш юлга кереп китмичә кала. Әсәрдә ятим балаларны аздыручы хатыннар кискен тәнкыйть ләнә.
Слайд 15
Уфада эшләү дәверендә Ризаэддин Фәхреддин «Мөталәга», «Тәрбияле ана », «Тәрбияле бала», « Тәрбияле хатын », « Шәкертлек әдәпләре », « Адабе тәгъ лим” (“Укыту кагыйдәләре”), “Кор ъән вә тәбакать ”, “Гаилә”, “Нәсыйхәт”, “Мәшһүр хатыннар”, “Исмәгыйл ь сәяхәте», « Ибне Рөшд» кебек тирән эчтәлекле, тәрбиягә, ислам диненә , аерым шәхесләргә багышланган дистәләгән китабын дәнь яга чыгара. 1907 елга хәтле Р. Фәхретдиннең барлыгы 29 исемендәге әдәби, тарихи, гыйл ьми педагогик, дини хезм әтләре һәм әсәрләре басылып чыккан
Слайд 16
“Тәрбияле ана” хезмәте 1898 елда Казанда басыла. 1899-1910 елларда басыла. “Тәрбияле хатын” хезмәте Бу китаплар дидактик-педагогик рухта язылган. Бу хезмәтләрдә ананың гаиләдәге роле, бала тәрбияләүдә җәмгыят ь алдындагы җаваплылыгы бәян ителә, шулай ук мәктәпкәчә яш ьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү буенча кыйммәтле киңәшләр бирелә. Сабыйларны һәртөрле албасты,җеннәргә бәйле уйдырмалар белән куркытмаска өнди, һәрчак тыныч тонда сөйләшергә киңәш итә. Бу хезмәтләрдә чисталыкның, туклану ре жи мының роле, салкын тию авырулары, кием-салым, аяк киеме, хатын-кыз гигиенасы хакында киң мәг ъ лүмат , эшлекле киңәшләр бирә.
Слайд 17
“Тәрбияле бала” дидактик хезмәте 1889 елда Казанда басыла. Китапның беренче өлешендә Р.Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлегенә басым ясый. Мондый бала гаилә һәм җәмгыят ь өчен зур байлык . « Алтыннан да кыймм ә тле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр . Ата-ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас ». Тәрбияле бала – әдәплелек кагыйдәләрен белгән бала . Ул әти-әнисенең баймы-ярлымы булуына карамастан , кеше арасында кадерле булыр , ә тәрбиясез баланың бай булса да, хөрмәте булмас , дигән фикерләр әйтелә.
Слайд 18
“Әдәбе - тәг ълим ” хезмәте 1902 елда Оренбургта, 1908 елда Казанда басыла. Җәмгыят ь тә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнен ассызыклап күрсәтеп “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру кирәктер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек тиешле тәрбия бирелмәгәндә – гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш”. Мәшһүр мәг ъ рифәтче бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк дип саный.
Слайд 19
“Әһле гыял” (“Өй әдәбе”) 1908 елда Оренбургта басыла. Кыз балаларга һәм хатын-кызларга багышлап язылган хезмәтендә Р. Фәхреддин яш ь ләрнең гаилә төзү мәс ь әләләренә дә җитди иг ътибар ит ә. “Гаилә төзү – мәмләкәт тәшкил итү кадәр кирәкле исәпләнгән, бу турыда бер төрле тәртип булырга тиеш”, - ди. Галим гаиләдә тормыш-көнкүреш һәм тәрбия мәс ь әләләрен уңышлы хәл итүдә хатын-кызның зур рол ь уйнавына, ана тәрбиясенең иң мөһим чыганак булуына әледән-әле туктала.
Слайд 20
“Җәвамигул ь - кәлим шәрхе”дини хезмәте 1916 елда Оренбург шәһәрендә нәшер ителә . 552 битлек бу фәлсәфи хезмәттә Р. Фәхреддин Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәрнең төрле мәс ьәләләргә багышланган 344 хәдисенә аңлатмалар бирә . Китапның кереш сүзендә галим хезмәтне гарәпчә укырга өйрәнә башлаучы шәкертләргә дәреслек буларак тәкъ дим итә һәм аларны әхлакый яктан тәрбия кылуны да максат итеп куя. Галим-философ буларак Р. Фәхреддин “... Кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешле” дигән фикере белән укучыны җәмгыят ь өчен файдалы итеп тәрбияүне бурыч итеп куя.
Слайд 21
«Шура» ж урналындагы эшчәнлеге Р.Фәхреддин 1908-1918 елларда “Шура” ж урналының алыштыргысыз мөхәррире була. Иҗтимагый-фәлсәфи фикер, әдәбият, мәдәният, мәгариф һ.б. темаларга караган бик күп мәкаләләре шушы ж урналда басыла. Галим “Мәшһүр ирләр”, “Мәшһүр хатыннар” исеме белән атаклы кешеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турындагы китапларын, педагогика һ.б. өлкәләргә караган хезмәтләрен дә чыгарып бара.
Слайд 22
күпкырлы талантлы шәхес. Ул тарих, философия, җәмгыять белеме, педагогика, логика, психология, әдәбият, тел белеме, библиография, сәнгать, география, этнография, археология, археография, генеология, эпитафия, медицина, нумизматика, юриспруденция, астрономия, халык авыз иҗаты, дин тарихы һәм башка фәннәр белән нык кызыксынган һәм алар буенча күпсанлы хезмәтләр язып калдырган . Р.Фәхреддин –
Слайд 23
Кулланылган әдәбият : Әдәбият. 9 нчы сыйныф. Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.Ә., Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел. Ризаэддин Фәхреддин хакыйкате. Кәримова Ф.С. Яр Чаллы , ӨПББИ, 2005 ел. Мәшһүр мәг ър ифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия пр ц ессында файдалану. III кисәк, Казан, “Школа”, 2007 ел. Мәг ър ифәтче Ризаэддин Фәхреддин тәг ълиматы : эзләнүләр һәм тәҗрибә. Яр Чаллы , 2006 ел. Интернет материаллары
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Хитрость Дидоны
Знакомимся с плотностью жидкостей
Колумбово яйцо
Ласточка. Корейская народная сказка