Зур тарихлы татар милләтемнең,
Ераклардан килгән эзе бар!
Ярып үтеп, тарих катламнарын,
Саклап калган үзенең теле бар!
(С.Гыйльметдинова “Татар телем – назлы гөлем”)
Вложение | Размер |
---|---|
islam_mdniyate_hm_trbiya_msllre_ali.doc | 37 КБ |
Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсьәләләре.
Залилов Али Илфат улы
Алабуга шәһәре 3 нче урта мәктәбе, 9 сыйныф
Җитәкче: Шайдуллина Гүзәл Хатмулла кызы
Зур тарихлы татар милләтемнең,
Ераклардан килгән эзе бар!
Ярып үтеп, тарих катламнарын,
Саклап калган үзенең теле бар!
(С.Гыйльметдинова “Татар телем – назлы гөлем”)
Төрки халыклар яшәгән Идел буе җирлегенә ислам дине VII-VIII гасырларда ук керә башлый, ә Х гасырда бабаларыбыз яшәгән Бөек Болгар дәүләтендә ул рәсми рәвештә дәүләт дине итеп кабул ителә. Шуның нәтиҗәсендә төрки-болгар халкының тормыш кануннары, яшәү рәвеше, сәнгать, Бер Аллалык идеясе, Коръән белән яраклаштырыла.
Бөек символик мәгънәгә ия булган мөселманнарның Изге Китабы – Коръән дөнья тарихына, фән, әдәбият үсешенә зур йогынты ясый. Озак еллар дәвамында мөселман әдәбиятларының бер өлеше булып яшәгән һәм аларның мәдәниятенең рухи азыкларыннан бик иркен файдаланган татар әдәбиятында да болар һәммәсе үз урынын ала. Шулай итеп, төрки әдәбиятларының бер тармагы буларак формалашкан татар әдәбияты да Коръән йогынтысыннан читтә калмый. Матур әдәбиятта бу ачык гәүдәләнә. Болгар дәүләтенең бөек шагыйре Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы бүгенге көндә дә халык арасында киң укыла торган китаплардан санала.
Коръән тәгълиматы алга сөргән әхләкый сыйфатлар: кешелеклелек, шәфкатълелек, намуслылык, гаделлек, сабырлык – һәммәсе дә татар әдәбиятында чагылыш таба. Коръәндәге психологик яктан үтемле, тәрбияви, гыйбрәтле сюжетлар, аларны тыңлаучыга җитерүдә файдаланылган төрле сәнгать алымнары, чагыштыру, һәр образ һәм сюжетларның көчле эмоциягә корылган үзенчәлекләре әдәбиятыбыз тарафыннан бик теләп үзләштерелә. Татар әдәбиятында Коръәннән алынган сюжетлар, образлар, цитаталар иркен кулланыла.
Алда саналган дини-әхлакый әдәбиятның асылы нидә соң? Шагыйрьләр Коръән идеяләрен шигъри тел белән сөйләп, фани дөнья белән мавыкмаска, Аллаһы тарафыннан билгеләнгән фарыз, сөннәтне үтәп, тыйганнарыннан тыелырга куша. Шуны үтәүчеләргә ахирәттә җәннәт, үтәмәүчеләргә тәмугъ вәгъдә итә.
Ислам дине тәрбиягә күп урын бирә. Ислам тәрбиясенең яшәү максаты – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү, аның кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелу, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешү.
Тәрбия – катлаулы процесс. Ул баланың аң, акыл, физик, эмоциональ, социаль, әхлакый, рухи яктан үсеше. Рухи яктан динсез була алмый. Иман кешене изгелекләр кыларга этәрә, гөнаһлардан тыя. Дөньяви һәм дини педагогика миһербанлы, җаваплы, ирекле шәһесләр тәрбияләү максатын куя. Ислам тәрбиясе шәхесне актив эшчәнлеккә этәрә, сәләтләрен җәмгыять файдасына юнәлтергә дәртләндерә.
Әхлакый сыйфатлар, хисләр һәм акыл бала чакта формалаша башлый. Ислам тәрбиясе баланың табигатенә туры килә. Мөселман гаиләсе иң элек иманлы булуы белән аерылып тора һәм баласының фитри иманын сакларга бөтен көчен сарыф итә. Динебездә тән һәм рухи тәрбиягә нык игътибар ителгән. Тән сәламәтлеге булмаса, кеше камил рәвештә гыйбәдәт кыла алмый, эштә эшли алмый, гаилә һәм җәмгыять алдында бурычларын үти алмый.
Дини тәрбия балага әхлакый тәрбия биргәндә намуслылык, хезмәт сөю, укуга, бәхеткә омтылу, тынычлык, сабырлык, тугърылык, ышанычлылык, биргән вәгъдәдә тору, ата-ананың, туганнарның, күрше хакын белүгә мөрәҗәгать итә. Динебездә иң күркәм гадәт – Аллаһка ышану.
Динебезнең асылын төшенгән һәр бала үзенең сәламәт яшәү рәвеше белән мәктәптә дә үзенең сабакташларына үрнәк булып тора. Балалар зурларга хөрмәтле, кечкенәләргә мәрхәмәтле, ачык йөзле булалар.
Камил шәхес һәм җәмгыять тәрбияләү серләре Раббыбызга гына мәгълүмдер. Шәригать кушканча яшәү, җәмгыятьнең иминлеген тәэмин итә. Чын мөселман гаиләсендә балалар иң элек әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә. Анда һәркемнең үз урыны, максаты, бурычлары бар. Ә боларны белгән бала үз туган теленең дә әһәмиятен аңлап үсә.
Гариза
Укучы | Мәктәп (номеры) | Укытучы | Эшнең темасы | Укучының адресы, индексы, моб. телефоны | Укытучының (укучының) шәхси электрон адресы |
Залилов Али Илфат улы | Алабуга шәһәре, 3 урта мәктәбе | Шайдуллина Гүзәл Хатмулла кызы | Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсьәләләре | Алабуга районы, Хлыстово авылы | guzel-galimova81@mail.ru |
Что общего у травы и собаки?
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Карты планет и спутников Солнечной системы
Груз обид
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)