Знаменитый драматург Туфан Миннуллин в своих драматических произведениях поднимает актуальную проблему современного мира. Пишет о том, что каждый народ имеет свои корни, самобытность. Герои произведений драматурга живут в деревне и они любят свою деревню, свой язык и хотят передать своим детям обычаи, предания . Автор призывает татарский народ беречь илюбить сою землю,свои привычки, не забыть родной язык
Вложение | Размер |
---|---|
t.minnullin_2.doc | 47 КБ |
ТР Алабуга муниципаль районының
5 нче урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбе
Т. Миңнуллинның драматургиясендә милләт проблемасының бирелеше
Язды: Забирова Лилия Ситдик кызы
Тикшерде :Хайруллина Саһира Иршат кызы
Алабуга 2011
Эчтәлек:
Кереш
Йомгаклау
Кереш
«Т. Миңнуллин драматургиясендә милләт проблемасының бирелеше» темасы хәзер дә актуаль, чөнки татар милләтенә үтеп кергән эчкечелек, комсызлык, намуссызлык, катнаш никах милләтне юк итүгә илтүче факторлар.
Хәзер драматургиядә чор, заман, милләт мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирелә. Бу катлаулы тормышта үз-үзеңне ничек табарга? Матди һәм рухи байлыкның үзара мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? Ничек милләтне саклап калырга?
Язучының иҗаты әнә шулай җитди, милли проблемалар турында.Ул бу проблемаларны төрле яклап тикшерә, «гаилә һәм милләт», «шәхес һәм милләт», «әхлак һәм дин», «милли традицияләрнең элекке һәм хәзерге хәле» кебек нигезләрдә карый. Драматург халкыбыз алдында зур җаваплылык тоеп иҗат итә, милли сыйфатларыбызны югатмаска чакыра.
1. Т. Миңнуллинның драмаларының тематикасы
Татар милләтенең киләчәге турында уйланулар, халкыбызның бишек җырлары, йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, ата-ана догасы, чисталыгы, саф күңеллелеге, хезмәт кешесенә, ата-анага, өлкәннәргә, үткәннәргә хөрмәт, изгелек хисләре тәрбияләү тәҗрибәсе һәм моны яшь буынга да тапшыру өчен омтылып яшәү, башкалар белән аралашу рәвеше-әдипләрне яңадан-яңа әсәрләр язуга рухландыра торган кыйммәтле һәм затлы рухи хәзинә ул. Мисалга Туфан Миңнуллинның иҗат эшчәнлеген алыйк. Аның әсәрләрендә халкыбызның милли йөзе, үзенә генә хас матур сыйфатлары, рухи кыйммәтләребезнең язмышы өчен җан атып торган кеше образлары һәркемне сокландыра, ләззәтләндерә, уйландыра, борчый. Асылда авылда сакланган милли традицияләребезне бөтен нечкәлегендә беләсе килгәндә, кешеләр, Туфан Миңнуллин драмаларын укып, сәхнәдән карап, үзләренә гыйбрәт алалалар,киләчәккә ышаныч белән карыйлар.
Татар драматургиясенең күтәрелеш чоры 70 нче елларга туры килде. Әлеге күтәрелешнең кыйммәте шунда иде - ул гомумкешелек мәсьәләләрне күтәрде. Хәй Вахит,Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Шәрәф Хөсәенов, Туфан Миңнуллинның әсәрләре татар милләтенә генә булган сыйфатлар белән баетылды, бу сыйфатлар әсәрнең үзендә дә, аерым геройларында да чагылыш тапты.
Әсәрләр тормышчанлык, бүгенге татар тормышының четерекле мәсьәләләрен яктырту, заманча кичерешләр белән сугарылган иде. Илнең бик күп театрлары кризис кичергәндә, татар драматургиясе, татар театры үзара гаугаларга бирелмәде, кыска гомерле модаларга ияреп, үзенең милли йөзен югалтмады. Ләкин шулай да татар драматургиясендә дә төрлечә язучылар булды.
Ә Туфан Миңнуллин геройлары күңел көрлеге, эчке дөньяларының киңлеге белән аерылып тора. Әдип иҗатындагы миллилекне, халыкчанлыкны танымый мөмкин түгел. Миңнуллин әдәбиятка килгәнче, бик авыр тормыш мәктәбен үтә. Сугыш чорының авырлыгын үз җилкәсендә татый, төрле һөнәрләрдә үзен сынап карый. Тормышны тирәнтен белә, аның четерекле якларын, кешеләр арасындагы гаҗәеп катлаулы мөнәсәбәтләрне тоя, борчыла, эзләнә. Ә инде иң борчыганы - бүгенге көн кешесе. Ата-бабадан калган,гасырлар буе туплаган рухи мирасны кадерләп саклыймы, зур көрәшләр белән яуланган тормышны яратамы, аны тагын да яхшырту өчен бөтен көчен куямы, киләчәк буыннарга үрнәк булырлык итеп яшиме, хезмәт итәме? Әсәрдән- әсәргә, кызыл җеп булып, бер тирән фикер сузылган: “Кеше бул!”
Туфан Миңнуллинның милләтнең рухын һәм аның төп кыйбласын билгеләүне кискен чагылдырган пьесалары татар театрының урынын бүгенге көн югарылыгында саклап калды. Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин: “Димәк, үз-үзеңне табу өчен, ким дигәндә милләтеңнең меңьеллык әдәби мирасы белән таныш булырга, һич югы театрга барып, Туфан Миңнуллинның пьесаларын карарга кирәктер,”- дип дөрес әйтә.
Милли рухны, халыкчанлыкны чагылдырган сыйфатларны тикшерә башласак, Т. Миңнуллин иҗаты- үткән белән бүгенге көнне тоташтыручы өлкән буын образлары белән үзенчәлекле. Аның әсәрләрендәге картлар-акыл ияләре, милләтебез хәтере, әдәп, әхлак сакчылары, рухи дөньябызның сафлыгын, чисталыгын саклап, чишмә башында торучылар.
Татар кешесенең рухи ныклыгы. «Әлдермештән Әлмәндәр» дәге туксан бер яшьлек карт бу моңсу комедиядә ил һәм халык язмышы өчен иң җаваплы чорда вакыйгаларның үзәгендә кайнаган һәм ил өчен, милләттәшләре өчен, якыннары өчен гаять кирәкле булган олы җанлы өлкән буын вәкиле булып сурәтләнә. Халкыбызның матур әхлак сыйфатларын үзендә туплаган Әлмәндәрнең иң мөһим ягы-янәшәсендәгеләргә, бигрәк тә яшьләргә, уңай тәэсир итә алуында, башкаларны да үзенә тартып торуында.
Катнаш никах - татар яшәешен җимерүче көч. «Илгизәр +Вера» драматик хикәясендәге 75 яшьлек Нурхәмәт образы да үзенчәлекле. Ул элекке гадәтләрне саклау ягында. Рус, татар кешеләре тату булган, ләкин үз гореф- гадәтләрен, туй йолаларын, такмак-җырларын саклап яшәгән, рус кызлары- рус егетләренә, татар кызлары татар егетләренә кияүгә чыккан. Вера һәм Илгизәр өйләнешергә телиләр, гореф-гадәтләргә карамыйлар, яратышкач җитә дип уйлыйлар, зурлар сүзенә колак салмыйлар. Нурхәмәт тә, Алексей да катнаш гаиләдә туачак ызгышларны алдан күрәләр, ике милләтнең дә гореф- гадәтләре үзенчә булуын аңлатырга тырышалар. Чөнки исем кушу йоласыннан алып күмү йоласына кадәр аерма бар. Миңнуллинның бу әсәрендә сурәтләнгән авылда руслар да ,татарлар да бер- берсен кунакка чакыра, үзара дус яши, ләкин үз телләрен дә югалтасылары килми.Ике гаиләнең яшьләре Илгизәр белән Вера өйләнешү, гаилә коруга җиңел карыйлар, Илгизәрнең әнисе усал Дания дә иренең, каенатасының, күршесе Алексейның сүзләренә колак салмый.Туй вакытында инде буталчыклык башлана: туй русча һәм татарча алып барыла, ике халыкның да туй йолалары сакланмый. Ислам: “ Урыс белән янәшә генә яши алабыз. Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исеме кушканын ишеткәнең бармы? Урыска чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип эндәшә аламы?”- дип бәйләнә.
Туфан Миңнуллинның «Илгизәр+Вера» драматик хикәясендә татар милләтенең гореф- гадәтләре, туй йолалары, балага исем кушу, гаиләдәге олы кешеләргә хөрмәт белән карау, киленнәрнең олы кешеләргә ярдәме кебек гасырлар буе сакланып килгән изге төшенчәләрнең бер гаилә мисалында ничек җимерелүе күрсәтелә. Драматург «Илгизәр+Вера» драматик хикәясендә татар милләтенә кисәтү ясый: катнаш никахлар милләтнең асылын бетерүгә илтә.
Татар халкының киләчәге - авылда. Әсәрләрен укыган, спектакльләрен караган кеше сизә булыр: туган нигез - Туфан Миңнуллин өчен бик изге, шактый нык борчый торган мәсьәлә. “Без бит авыл малае” комедиясендәге бер урамлы Алпамыш авылының бер өйле урамында яши торган Иртуган үзенең туган нигезен таркатмас өчен җан тырыша.
Җиде баласына да туган илгә һәм нигезгә мәхәббәт тәрбияли алган герой-остаз итеп җанландыра драматург бу персонажны. Авыл бетүгә мәктәпнең ябылуы сәбәп икәнен Иртуган төшенә һәм гаиләнең яшь буынны тәрбияләүдә роле зур икәнен аңлата. Әхлаклы, намуслы, белемле, татар халкының рухи байлыгын белүче баланың бары тик тәртипле гаиләдә генә тәрбияләнә алуына ышана.
Үрнәк гаилә – милләт тоткасы. Татар милләтенең сакланып калуы өчен гаиләнең тәртипле булуы кирәклеген Туфан Миңнуллин «Күрше кызы» пьесасында, мәсәлән, гаилә тәрбиясеннән мәхрүм булган бала булуы белән аңлата. Малай әбисе белән генә тора, әти-әнисе аерылышкан.
Ятим балалар язмышы да Туфан Миңнуллинның башка драмаларында яктыртыла. «Әниләр һәм бәбиләр» драмасында ялгыз ана тәрбиясендә үскән Дилемма хәтта үз баласыннан баш тарта. Бу образ аша драматург бер фаҗига һәм аңа карата булган битарафлык икенче фаҗига тууына сәбәп булырга мөмкин икәнен аңлата. Бәхетсезлекнең төп сәбәбе- гасырлар буе буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, милли традицияләр какшауда. Дилемма Айзарәгә үзенә бишек җырларын өйрәтмәүләрен әйтә.Җиде ел үз баласы булуны көткән Валентина да, үзен бик тә ямьсез дип санаган Алтынчәч тә,беренче баласын табарга теләмәгән, шуның аркасында гомерлек газапларга дучар булган Исемсез хатын да турыдан-турымы, читләтепме , Дилемманы гаеплиләр. Ләкин драмада үрнәк алу хисе уятучы образ- ул Гөлфинә. Бу авторның зур казанышы.Гөлфинәнең-бераз гына беркатлы, күп сөйләргә яратучы, кыбырсыграк та хатынның- җанлы холык- гадәте әсәрдә бик оста бирелгән.Бу хатынның иң яхшы ягы- ул балаларын, ирен ярата, ярдәмчел, миһербанлы.
Милли гореф-гадәтләр – тәрбия нигезе. Туфан Миңнуллинның ихлас күңел белән яратып, бер төрле кадерләп, олылап иҗат ителгән образлары- ерак Сахалинда яшәп тә, үз туган телләрен, милли традицияләрен саклаучы һәм яшь буынга тапшыручы Хатирә карчык һәм аның оныгы Данияр. “Кулъяулык” пьесасында татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләре, ышанулары, риваятьләре турында сөйләнелә. Туфан Миңнуллинның драматургиясенең нәфис-ягымлы юлдашы-моң.
Драматург укучыга һәм тамашачыга җиткерергә теләгән күңел дулкыннары мөстәкыйль бер көйгә, я булмаса җырга әверелә. «Ай булмаса» йолдыз бар драмасында «Мәдинә-гөлкәем», «Моңлы бер җыр» трагедиясендә «Сибелә чәчәк» кебек халык яратып җырлый торган җырлар әсәрдәге лиризмны тагы да көчәйтеп, үстереп җибәрә.
Милләт югалмасын,бетмәсен дисәң, балага бишек җырлары җырларга кирәк, бишек җыры кешелекнең дәвамы, яшәүнең мәңгелегенә ышанычы һәм өмете булып ишетелә. Автор үзе үк: “Бишек җырларын онытмаган милләт кенә милләт булып яшәячәк”,-ди сыман.
Туфан Миңнуллинның башка пьесаларында да бишек җыры теге яки бу дәрәҗәдә актив яңгырап тора. «Сөяркә» дәге Хәбир: “Җырла әле берәр бишек җыры,” -дип, Әнисәгә мөрәҗәгать итә. Бишек җырын ишетсә, үзен изеп торган уйлардан арынып китәр кебек тоела.
Драматург өчен күңел сафлыгы, рухи байлык һәрвакыт өстен тора. Ана дигән исемнең бөеклеген, сафлыгын раслауда «Әниләр һәм бәбиләр» драматик хикәясендә төп урын алып тора. Бу – ата-ананың үз балаларына булган тирән хисен тулы һәм тирән итеп чагылдырган чын мәгънәсендәге гүзәл әсәр. Бу хис башка кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, миһербанлы күңел кебек сыйфатлар белән тулыландырып, халкыбызның дәвамлылыгын тәэмин иткән гореф- гадәтләр нигезендә гәүдәләнә.
Соңгы елларда татар авылларына үтеп кергән эчкечелек, наркоманлык күренешенең татар милләтенең яшәешенә куркыныч яный.
Туфан Миңнуллин, бала табып, үстереп, ана бәхетен, тигез гаилә ләззәтен татып яшәргә чакыра, исерек хатыннарны кешечә яшәргә өнди.
Автор «Гөргери кияүләре», «Йөрәк маем» комедияләрендә керәшен татарларының, Сергач мишәрләренең гореф- гадәтләрен күрсәтә.
Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә барган «Шәҗәрә» спектаклендә кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән тыгыз элемтәдә сурәтләве, халкыбызның милли йөзен саклавын тасвирлавы белән Т. Миңнуллин үзен халкыбызның ялыкмас улы булуын тагын бер раслады.
3. Бишенче мәктәп мисалында милләт проблемалары чагылышы
Хәзерге заманда татар балаларында рус мохитендә яшәү сәбәпле, татар милләте белән кызыксыну кими. Әле канатлары ныгып бетмәгән, ни күрсә, ни ишетсә шуны яшәү рәвеше итеп кабул итәргә торган балага тискәре тәрбия алыр өчен барлык «мөмкинлекләр» дә бар. Туган телебезне, халкыбызның милли үзенчәлекләрен, традицияләрне, гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм үстерүдә бүген җитди эш башкару кирәк.
Бу эштә мин 5 нче мәктәптә укучы катнаш гаиләдә булган укучыларның күпме икәнен исәпләү юнәлешендә эшләдем. Тикшерү нәтиҗәләре буенча (анкета) түбәндәгеләр ачыкланылды:
Катнаш гаиләдән булган балалар саны күп. Алар татар телен белмиләр. Шунысын искәртергә кирәк, читтән кайткан татар гаиләләрендә дә милли традицияләр сакланмый. Минем әйләнә-тирәмдә татар гаиләләреннән булган балалар күбесе өйдә русча тәрбия ала, рус телендә сөйләшә, фикер йөртә. Мәсәлән, татарча сөйләшми, татарча җыр да тыңламый торган гаиләдән бер укучы кыз бар. Тумышы белән бу гаилә Үзбәкстан якларыннан булган. Татар милләтенең әхлакый нигезе һәм үзенчәлекләре белән бары тик дәрестә генә таныша. Кызганычка каршы, гаиләдә милли тәрбия бирелми.
2008 – 2009 нчы уку елында 5нче мәткәптә катнаш рус – татар гаиләләре.
Класс | Катнаш гаиләләрдән балалар саны | Класс | Катнаш гаиләләрдән балалар саны |
1 а | 2 | 6 а | 3 |
1 б | 1 | 6 б | 5 |
2 а | 8 | 7 а | 6 |
2 б | 6 | 7 б | 3 |
3 а | 3 | 8 а | 4 |
3 б | 6 | 8 б | 3 |
4 а | 3 | 9 а | 4 |
4 б | 2 | 9 б | 7 |
5 а | 4 | 10 а | 13 |
5 б | 12 | 10 б | 2 |
Үзбәкстаннан кайткан гаиләләр 10 нчы сыйныфта – бишәү. Шуларның дүртесе татарча аңлый, татарча җыр тыңлый, өйдә әби – бабалары татарча сөйләшә, ләкин әти - әниләре үзара да ,балалары белән дә русча аралашалар. Үзләренең татар милләтеннән булуларын аңлыйлар. Татар язучылары, шагыйрьләре, җырчылары белән кызыксыналар.
Йомгаклау
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучыларда милли үзаң тәрбияләү өлкәсендә педагоглар һәм ата-аналар, дәүләт бергәләп максатчан эш алып барса, алдагы көннәребездә көчле дәүләтебез дә, яшәргә сәләтле милләтебез дә, якты киләчәгебез дә булыр.
Кулланылган әдәбият
Зимовье зверей
Ветер и Солнце
Что общего у травы и собаки?
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")
Рисуем кактусы акварелью