Сосна - зур авыл. Ул инеш буйлап биш чакрымга сузылган. Бу урыңда кайчандыр куе нарат урманы булган. Монда татарлар күп еллар элек Казан ягыннан күчеп килгәннәр. Башта бу урында мари халыклары яшәгән. Авылга Сосна исеме бирелү дә мари сөйләменнән алынган: «cосна» атамасы марича «инеш» дигәнне аңлата.
Вложение | Размер |
---|---|
Балтач районы Сосна авылы ономастикасы | 40 КБ |
Балтач районы Сосна авылы ономастикасы.
Муллагалиева Г., Балтач районы, Сосна урта мәктәбе,
Фәнни җитәкче: югары категорияле укытучы Вәлиева Г.Ф.
Ономастика (гр. onomastike-исем кушу сәнгате) – тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәренең үсеш-үзгәреш, ясалыш, номинацияләү закончалыкларын, кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы. Ялгызлык исеменең төренә карап, антропоним, топоним, гидроним, ороним, ойконим, микротопоним, зооним, космоним һ.б. аерыла. Ономастика фәне ялгызлык исемнәрен фонетик, морфологик, этимологик, семантик, сүз ясалышы яссылыкларында өйрәнә. Ономастика тарих, этнография, археология, әдәбият белеме, текстология, география, психология кебек фәннәр белән тыгыз бәйләнештә яши һәм үсә.
Минем туган төбәгем - Балтач районының Сосна авылы. Ул табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан. Авылым тирә - яктан таулар белән әйләндереп алынган. Ә бу тау битләрендә нарат, чыршы агачлары, артыш, зелпе куаклары үсә. Җәй көнендә бу таулар җиләк җыярга яратучыларны үзенә чакырсалар, көз җиткәч, гөмбәчеләрне үзенә «дәшәләр.»
Сосна - зур авыл. Ул инеш буйлап биш чакрымга сузылган. Бу урыңда кайчандыр куе нарат урманы булган. Монда татарлар күп еллар элек Казан ягыннан күчеп килгәннәр. Башта бу урында мари халыклары яшәгән. Авылга Сосна исеме бирелү дә мари сөйләменнән алынган: «cосна» атамасы марича «инеш» дигәнне аңлата.
Сосна атамасының килеп чыгышын җирле халык рус телендәге сосна, ягъни нарат сүзенә бәйләп аңлата. Әлеге атаманың язылыш һәм әйтелеш ягыннан рус телендәге сосна сүзенә туры килүе шулай кабул итүгә һәм аңлатуга китергән. Бабаларыбыз теге яки бу агач күп булып үсә торган урын белән мөнәсәбәттә авылларга исем кушканда, агачларның үз телләрендәге, ягъни татарча атамаларын исем итеп биргәннәр.
«Сосна топонимыныћ килеп чыгышын ике тљрле аћлатып була»,- дип яза Г.Ф.Саттаров.
Беренчедән, Сосна атамасы фин-угыр теллђренећ фин тармагына карый торган мари телендђ «дућгыз» мђгънђсен белдерђ торган Сосна кушаматына яки кеше исеменђ мљнђсђбђтле рђвештђ барлыкка килгђн булырга мљмкин. Сосна («Дућгыз») кушаматы њз-њзен шапшак, пычрак йљрткђн яки тискђре, начар, яман холыклы кешегђ тагылган. Сосна исеме исђ, профилактик характердагы йола исеме буларак, ир балага усал кљчлђр, авырулар тимђсен, аныћ яныннан читлђтеп њтсен дигђн телђктђн чыгып кушылган.
Икенчедән, Сосна атамасыныћ килеп чыгышын (этимологиясен) фин-угыр теллђре материалында башкача да аћлатып була.
Фин-угыр теллђренећ угыр тармагына карый торган манси телендђ (угыр тармагына тагын венгр џђм ханты теллђре керђ) сос-шош гидрографик номенклатура термины «инеш», «кечкенђ елга» тљшенчђсен белдерђ, -на ђйбернећ булуын, барлыгын белдерњче кушымча. Димђк, Сосна атамасы «инешле» дигђн мђгънђ аћлата. Тњбђн Сосна авылы янында Сосна дип аталган инешнећ агып ятуы ђлеге фикерне куђтли. Чагыштырып була: Шошма - (мансича -шош, - сос «инеш» -ма, -на ђйбернећ булуын белдерњче кушымча) Сосна инеше коя торган елга.
Элеккеге Сосна авылына өч авыл кергән : Югары Сосна, Урта Сосна, Түбән Сосна авыллары.
«Татары Среднего Поволжья и Приуралья» китабында (Москва, Наука, 1967 ) XVIII йөз азагы - Х1Х йөзнең беренче яртысында бу якларда Әтнә, Мәңгәр, Алат, Карадуван, Зюри, Түнтәр, Сосна, Ор, Саба, Мәчкәрә кебек шактый нык экономик үзәкләр барлыкка килүе әйтелә.
1858 нче елгы ревизия вакытыңда хәзерге Балтач районында иң зур авыл Сосна авылы була, ул ике өлештән торган: Түбән, яки Кучуковская Сосна һәм Югары Сосна. Авылда 310 хуҗалыкта 2262 кеше яшәгән.
Авылымны дүрт елга кисеп үтә: Каравыл елгасы ( чөнки элек каравыл өе шул елга янында булган), Таш күпер елгасы (аның аша салынган күпер таштан булган), Кәбеш елгасы һәм Әмер елгасы (елга тирәсендә яшәгән кеше исемнәре белән аталган). Элек халык биш мәхәлләгә берләшеп торган. Түбән оч, Күл башы, Кара җыен, Карга очы, Эштәмәй. Аларның һәрберсендә дә мәчет булган: Түбән оч, Таш күпер, Күл башы, Мазһар мулла, Югары оч мәчетләре.
Авылымның табигате дә искиткеч гүзәл. Җәен артышлы тау итәгендә җир җиләкләре кызарып пешә. Тау астыннан челтер - челтер инеш ага. Суы саф, эчәсең килмәсә дә, уч тутырып суын аласың. Инешне боздай салкын сулы чишмәләребез тулыландырып тора. Чишмә буе - таллык. Карт булсалар да, агачлар үз нәфислекләрен югалтмаганнар. Ничә еллар буе инде чишмәләрнең тынычлыгын саклыйлар! Талгын җилдә пышылдашып, безгә үзләре яшәгән елларның тарихын сөйләргә телиләр.Иртә - кичен таллыкта былбыл тавышы тынып тормый. Сандугач сайравы күңелгә шифа, җанга сихәт бирә. Шушы матурлыкка хозурланып, салмак кына агып ятучы саф сулы чишмәләр тавышы кушыла. Авылыбызда алар бик күп: «Көчти» чишмәсе, «Аргыоч», «Әпия», «Хәсибә», «Исмәгыйль», «Фәтхия», «Якын», «Изге» чишмәләр. Исемнәре дә җисемнәренә туры килеп тора. Аларның һәрберсенең ерак гасырлардан килгән тарихы бар.
Авылымнан ерак түгел генә тирә-якка ямь биреп торучы Сәхиб каенлыгы, Усаклык, Этләвек, Каенлык урманнарының да үз тарихы, үз сере бар.
Бай тарихлы, матур табигатьле туган авылым белән мин бик горурланам.
Әдәбият.
2. Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев.»Хәзерге татар әдәби теле», Казан, 2002.
Мороз и заяц
Что есть на свете красота?
Рисуем "Ночь в лесу"
Эта весёлая планета
Нечаянная победа. Айзек Азимов